Кайбер каләм ияләре сөйләмдәге (җөмләдәге) үзара ачыклаулы мөнәсәбәттә торган ике сүзне, бер сүз итеп, кушып язу белән мавыгалар. Нәтиҗәдә телебезнең дөрес язу кагыйдәләре, тәгаенләп әйткәндә, кушма сүзләр ясалу тәртибе бозыла.
Телебездә янәшә торган ике сүз, мөстәкыйль мәгънәләрен югалтып, гомуми яңа бер мәгънә белдерә башлаган очракта гына кушма сүзгә әверелә. Мәсәлән, көнбагыш, атланмай, ишегалды, өйалды, аккош (аккошларның барысы да ак булмый), өчпочмак (ашамлык) суүсем, өскорма һ.б. Кайбер каләм ияләренең исә, теге яки бу янәшә торган ике сүзне бернинди нигезсез кушып язып, алардан, үз белдеклеләнеп, кушма сүз ясап куюларын һич кенә дә яраклы гамәл дип әйтеп булмый.
Хәзер мисал итеп китереләчәк уйдырма кушма сүзләрнең барлык кисәкләренең дә мөстәкыйль мәгънәләре аермачык аңлашылып тора, һәм, димәк, алар бернинди дә кушма сүзләр түгел, бәлки үзара ачыклагыч мөнәсәбәтендәге аерым-аерым сүзләр. Шулай булгач, аларны кушып язу телебезнең дөрес язылыш кагыйдәләрен тупас бозу итеп санала.
«Фидель Кастроның элеккеге тәнсакчысы Хуан Санчес...». Бу җөмләдәге тәнсакчысы, беренчедән, русчадагы телохранительнең ялгыш калькасы (хәрефкә-хәреф тәрҗемәсе), аны шәхси сакчысы дип куллану кулайрак булыр иде; икенчедән, тән сакчысы берничек тә кушып язылырга тиеш түгел: ул безнең телгә рус теленнән механик рәвештә күчереп кую аркасында килеп кергән.
«Алар сатлыкҗан булып санала» (мондагы сатлыкҗан аерым язылырга тиеш: сатлык җан).
«Канкойгыч бәрелешләрдә ул ике тапкыр контузия ала». Мондагы канкойгычны кушып язу өчен дә бернинди нигез юк. Ул да рус телендәге кровопролитные (столкновения) сүзен калькалаштыру нәтиҗәсендә барлыкка килгән. Дөресе - кан койгыч (кан коюлы, канлы).
Илкүләм халык фикерен өйрәнү үзәге. (Ил күләмендә халык...).
Әлегә тулыканлы мәхәллә Тукайда гына (дөресе - тулы канлы).
Моңа кадәр Владимир Якунин тизйөрешле тимер юлны салу эше башланмаска да мөмкин икәнен әйткән иде (... тиз йөрешле тимер юлны салу эшенең башланмаска да мөмкин икәнлеген әйткән иде кирәк).
Кырымның Яңа Конституциясе кырымтатар файдасына булмаска ошый (...Кырым татарлары файдасына булырга ошамый).
Бөтентатар иҗтимагый үзәге... халык җыены уздыра (дөресе - Бөтен татар иҗтимагый үзәге...).
Очасавара архипелагы янында суасты вулканы атылгач... Бу җөмләдәге суасты русчадагы подводный (вулкан) сүзеннән калькалаштырып алынган. Дөресе - су асты вулканы.
Русиядә бишенче буын суасты көймәсе эшләнәчәк (...су асты көймәсе...).
Хуҗалыкта җәйге лагерьлар юк, маллар ярымбәйләп асрала. (... ярым бәйләп... кирәк).
Йөзегезгә карагач ярымай күренә. Монда ике хата бар: беренчедән, карагач сүзеннән соң өтер куелырга тиеш; икенчедән, ярымай, дигән сүз юк, ярым ай сүзләре генә булырга мөмкин. Җөмлә стиль ягыннан да бик тупас төзелгән. Ул Йөзегездән ай нуры сирпелә яки Йөзегез ай кебек балкый кебегрәк төзелергә тиеш.
Халкыбызның якты киләчәге өчен җан атып йөрүче бертөркем депутатларның... (бер төркем депутатларның...).
Бертөркем галим яман шешнең барлык төрләрен дә... җиңү ысулын уйлап тапкан (Бер төркем галимнәр... кирәк).
Кеше тормышының иминлеген саклау - республикада алып барыла торган киңкырлы юнәлешләрнең берсе (дөресе - ... күп кырлы яки күп төрле юнәлешләрнең берсе).
Ара сүзе белән бергә килгән сүзләрне кушып язу да дөрес түгел: Милләтара һәм конфессияара татулыкны саклап калу өчен...; динара элемтәләр булдыру да дөрес булыр иде.
Яңа образларны гадәттә, йокыаралаш күрәм (дөресе - йокы аралаш...).
Сүзләрне ялгыш кушып язу очраклары аеруча күп сүзе белән бергә килгән әйтелмәләргә карый. Бу мәсьәләдә соңгы вакытларда сәер күренеш хөкем сөрә: күп сүзе белән янәшә торган барлык сүзләрне дә кушып язу гадәткә кереп бара. Мисаллар:
Күптавышлы моңлану могҗизасы.
...христианлыкны мәҗүси күпаллалыкка кайту дип кабул итә.
Күпмәдәниятле дөньяда ислам дине дип аталучы халыкара форум.
Күпмилләтле, күпдинле илебездә тыныч-тату яшәү аеруча әһәмиятле.
Гүя, аның күпсанлы пассажирлары ...тугайларга таралышкан.
Этник гармония күптеллелек аша гына мөмкин (...күп теллелек аша...).
Быел күптөрле эшләр эшләнде (Быел күп төрле эшләр эшләнде).
Ана телебездә - күптомлы энциклопедия (дөресе - күп томлы ...).
Күпьеллык нәтиҗәле эшчәнлеге өчен...(Күп еллык нәтиҗәле эше өчен...)
Күпкатлы йортлар төзеп куйдылар (Күп катлы йортлар...).
Н.Я.Бичурин күптөрле чыганакларны өйрәнеп... (...күп төрле чыганаклар...).
Күпфатирлы йортлар белән идарә итү (Күп фатирлы йорт...).
Күпбалалы гаиләләргә бүлеп бирелгән җирләр (Күп балалы гаиләләр...).
Бу җөмләләрдәге күп сүзе белән кушып язылган сүзләр - рус телендәге многонациональный, многочисленный, многоквартирный кебек рус кушма сүзләренең ялгыш калькалары. Аларның берсе дә кушма сүзләр түгел һәм, димәк, аларны кушып язарга да нигез юк.
Такташ әсәрләренең өчтомлыгы чыгып өлгергән иде (...өч томлыгы...).
«Уйдырма» кушма исемнәргә мисалларны күп күрсәтергә мөмкин.
Телебездә күп таралган ялгыш язу очракларының бер төрен тезмә ялгызлык исемнәрен яза белмәү тәшкил итә. Моның төп ике сәбәбе бар: берсе - рус телендәге шундый исемнәрне ялгыш тәрҗемә итү, икенчесе - тезмә ялгызлык исемнәрен язу кагыйдәләрен белмәү.
Рус телендә дә, татар телендә дә тезмә ялгызлык исемнәрен язу кагыйдәсе, нигездә, бер төрле: тезмә ялгызлык исемнәренең беренче сүзе генә баш хәрефтән языла, калганнары кечкенә хәреф белән башлап языла. Хәер, тезмә исем составында ялгызлык исеме булса, ул зур хәреф белән башлап язылырга тиеш, әлбәттә. Әмма бу мәсьәләдә рус теле белән татар телләренең бер үзенчәлеге бар. Рус телендә тезмә ялгызлык исеме эченә кергән беренче уртаклык исеме баш хәрефтән язылса, аны татарчага тәрҗемә иткәндә, рус әйтелмәсе эчендәге сүзләрнең урнашу тәртибе үзгәргәнлектән, рус тезмәсендә баш хәреф белән язылган беренче сүз татарчада, кайчакта, беренчелеген югалтып, кечкенә хәрефтән башлап язылырга тиеш була.
Ләкин бу үзенчәлек ике тел белән эш итүчеләр практикасында еш кына исәпкә алынмый. Нәтиҗәдә тезмә ялгызлык исемнәренең дөрес язылышы кагыйдәсе бозыла. Мәсәлән, Министерство образования и науки Республики Татарстан дигән русча тезмә ялгызлык исемдә Министерство сүзе, әйтелмәдә беренче булып торганлыктан, баш хәрефтән язылса, татарчасында мәгариф сүзе, беренче урында булмаганлыктан, кечкенә хәреф белән башлап язылырга тиеш. Әмма безнең мәгълүмат чаралары авторлары бу кагыйдәне бервакытта да исәпкә алмыйлар һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы формасында - Мәгариф сүзен баш хәреф белән язалар (дөресе - Татарстан республикасының мәгариф һәм фән министрлыгы).
Аппарат Кабинета Министров Татарстана әйтелмәсендә Аппарат, тезмә ялгызлык исемнең беренче компоненты буларак, баш хәрефтән языла. Аны татарча әйткәндә исә, аппарат, сүзтезмәнең башында тормаганлыктан, кечкенә хәрефтән башлап язылырга тиеш. Әмма бөтен газеталарда һәм башка чыганакларда Татарстан Министрлар Кабинеты Аппараты дип, ягъни аппаратны хаксыз рәвештә баш хәрефтән язалар.
Татарстан Язучылар берлегенең корылтае...(дөресе - Татарстанның язучылар союзы съезды...).
Татарстан Республикасы хөкүмәте дигәндә дә кайберәүләр, ялгыш, хөкүмәт сүзен баш хәреф белән язалар.
РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Аркадий Дворкович... очрашуында катнашты. Бу җөмләдә дә хөкүмәт һәм рәис сүзләре, ялгыш, баш хәрефләр белән язылган.
Татнефть Директорлар советының чираттагы утырышы булып узды. Директорлар сүзен зур хәрефтән башлап язуны һич кенә дә нигезләп булмый: ул бернинди дә ялгызлык исеме түгел.
Бу турыда РФ Вице-премьеры Ольга Голодец белдерде. Монда Вице-премьерны баш хәрефтән язу шулай ук дөрес түгел.
Бу җөмләдәге Гадәттән тыш илчесе әйтелмәсенең гадәттән сүзенең баш хәреф белән язылуын шулай ук берничек тә аңлап булмый: Япониянең Гадәттән тыш һәм вәкаләтле илчесе Тикохито Харада... утырышында катнашты. Гадәттән тыш илче (гадәтие дә, гадәттән тышы да) һич кенә дә ялгызлык исеме була алмый.
Казандагы мәгълүм бер концерт залын газеталар менә болай яза: С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залы. Дәүләт һәм зур сүзләрен зур хәреф белән башлап язуны ничек нигезләп була? Берничек тә булмый. Бу тезмә исемне ялгызлык исеме дип атарга телибез икән, моның өчен әйтелмәнең беренче сүзен (С.Сәйдәшев) зур хәреф белән башлап язу җитә.
Кайбер каләм ияләре, язганда, гомумән аны-моны уйлап тормыйча гына эш итәләр, күрәсең. Менә бу җөмлә авторы мәгариф сүзен ни өчен баш хәреф белән язды икән?! Бу көннәрдә Мәгариф хезмәтләреннән файдаланучылар хокукын яклау җәмгыяте башлыгы.... Шушы ук фикерне бу җөмләгә карата да әйтергә була: Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына Юлламасында ... кагылып үтте. Юллама ни өчен баш хәрефтән язылган? Ул ялгызлык исеме түгел бит!
Россия Президенты Рәхмәте игълан ителде (... рәхмәте игълан ителде кирәк).
Тезмә ялгызлык исемнәрен язуда ялгышлар күбесенчә тәрҗемә иткәндә рус һәм татар телләренең үзенчәлекләрен исәпкә алмау аркасында килеп чыга дигән идек. Шушы фикерне расларлык тагын бер-ике гыйбрәтле мисал китерәбез.
Республикабызның язмышын хәл итүдә гаять әһәмиятле бер документ исемендәге беренче сүз - Декларация - пунктуация кагыйдәсе буенча, баш хәрефтән языла:
«Декларация о государственном суверенитете Республики Татарстан». Моны татарчага тәрҗемә иткәч, декларация сүзе, беренче урынын югалтып, кечкенә хәреф белән язылырга тиеш, чөнки ул үзе генә ялгызлык исеме түгел. Ләкин безнең каләм әһелләре, бу документ исеменең русчасына карап, механик рәвештә декларацияне зур хәрефтән башлап язалар. Дөресе - Татарстан Республикасының дәүләт суверенитеты турында декларация!
Татарская государственная филармония имени Габдуллы Тукая. Татарчасы - Габдулла Тукай исемендәге Татар Дәүләт филармониясе (Татар һәм дәүләт сүзләре баш хәреф белән язылырга тиеш түгел).
Олимпия Уеннарында уңышка ирешүчеләр арасында милләттәшләребез дә бар (дөресе - Олимпия уеннарында...).
Монда билбаулы көрәш буенча Дөнья Беренчелеге узды (...дөнья беренчелеге узды кирәк).
Татарча матбугат материалларында сүзләрнең дөрес язылышы бозылуның башка төрле очраклары да бар. Кайберләрен генә күрсәтеп китик.
Соңгы вакытларда кайберәүләрнең ишетелгәнчә генә язу чире йоктырулары аркасында микән дигән сүзне куллану гадәте кереп китте. Мәсәлән: Пенсиямне дөрес исәплиләр микән?; Хет берәрсе уйлый микән минем хакта? Балам мәктәпкә китте микән? Татар телендә микән дигән сүз юк. Бу җөмләләрдән күренгәнчә, икән ярдәмче сүзенә аның алдыннан килгән сүзнең мы-ме сорау кисәкчәсен ул сүздән хаксыз аерып алып кушып кую аркасында килеп чыга.Чын татарча булсын дисәң, ...исәплиләрме икән?;...уйлыймы икән?; ...киттеме икән? рәвешендә булырга тиеш. Кайбер төбәкләрдә яшәүчеләр телендә микән диалекталь форма буларак, икән сүзе урынында кулланыла. Бу ялгыш кайчакта газеталар теленә дә кереп китә: Ниндирәк үрдәк микән ул? Әдәби дөресе - Ниндирәк үрдәк икән ул?
Кайбер сүзләрнең морфологик төзелешен исәпкә алмыйча, аларның ишетелүенә генә таянып, тиешле сузык аваз хәрефен ялгыш төшереп калдырып язу очраклары бар. Мәсәлән», ...барсы да бар татар моңында дигән шигырь юлы җөмләсендә барсы сүзе ялгыш язылган. Дөресе - барысы да бар татар моңында. Бездә сеңел сүзенең беренче һәм икенче зат кушымчалары белән килгән очракларында аның икенче е авазын төшереп калдырып язу гадәткә кергән: сеңлем, сеңлең, диләр. Бу дөрес түгел: сеңелем, сеңелең, дип язылырга тиеш: бу сүзнең төп мәгънәле кисәге - сеңел һәм аның зат-сан, килеш белән төрләнгәндә үзгәрешсез саклануы зарур.
Бездә алынма сүзләрнең кушымчаларын, фамилияләрнең соңгы сузыкларын (-ов-ев) язуда төрлелек хөкем сөрә: яңа орфография сүзлекләре юк, элеккеләре - күптән тузып, таралып беткән, һәм журналистлар да, башка каләм ияләре дә һәркайсы үзенчә эш итә. Мәсәлән, мәдәният, әдәбият, нәшрият кебек сүзләргә, соңгы иҗектәге сузыкның калын яки нечкә әйтелешенә карап (ә бу мәсьәлә тәгаен хәл ителмәгән) калын кушымча да, нечкә кушымча да ялгап әйтәләр һәм язалар: әдәбиятны-әдәбиятне, мәдәнияткә-мәдәниятка, нәшрияттан-нәшрияттән. Андый алынма сүзләргә калын кушымчалар ялгау аларның чыганак телдәге әйтелешен дөресрәк чагылдыра: әдәби+йат (ның, ка, ны, тан,та), мәдәни+йат, нәшри+йат һ.б.
Соңгы иҗеге и сузык авазы белән ясалган ялгызлык исемнәренә нинди кушымча ялгау мәсьәләсе дә ачык түгел. Мәсәлән, безнең журналистлар, Рим сүзендәге и авазын нечкә сузык дип уйлап, аңа нечкә кушымча ялгап язалар: «Иң популяр урыннар исемлегенә Римдәге Колизей кертелгән». Ләкин Римдагы и ирек сүзендәге и кебек нечкә әйтелми, ы авазына якынрак итеп, калынрак әйтелә, шуңа күрә Римгә, Римдәге һ.б.ш. түгел, бәлки Римда, Римдагы һ.б.ш. рәвештә булырга тиеш.
Кайбер сүзләрне язудагы ялгышларның сәбәбе, әле әйтелгәнчә, орфография кагыйдәләренең билгеләнеп бетмәвендә булса, хаталарның күбесе каләм иясенең игътибарсызлыгы яки татар телен җитәрлек белмәве аркасында була. Мәсәлән, зәвык - бик мәгълүм һәм язылышы, әйтелеше дә бәхәссез сүз, ләкин кайсыдыр журналистлар аны ялгыш язалар: «Сәнгать кешесенең зәвеге югары булырга тиеш». Вазгыять тә сүзлекләрдә шушы рәвештә теркәлгән, ләкин аны безнең иң өлкән республика газетасы вәзгыять дип яза. «Татарстан милли музее бу мәрәсимне Мостафа авылында билгеләп үтте» (дөресе - мәрасим). Бер газета хәтта академик Зәкиевнең исемен Мирфатих дип яза, хәлбуки аның чын татарчасы - Мирфатыйх.
Яки менә тагын гади генә сүзләрне дә хата белән язу: «... хезмәт хаклары 10 процентка кимеячәк» (дөресе - кимиячәк); «...бәхетле тормыш төзеячәк-ләренә ышана» (...төзиячәкләренә ышана кирәк).
Һәм инде кайбер журналистларның, хәзерге телдә гомум кабул ителгән орфография кагыйдәләрен бозып, конфетны кәнфит дип, пальтоны пәлтә, скрипканы эскрипкә, товарны тауар, немецны нимес, йогуртны йогырт дип язуларын берничек тә аңлап булмый.
Республика газеталарының берсендә «Көндә бәйрәм, көндә туй» (дөресе - көн дә бәйрәм, көн дә туй) дигән җөмләгә тап булгач, телебезнең мондый элементар кагыйдәләрен белмәгән каләм ияләре шундый җитди матбугат органында ничек эшлиләр икән дип бик нык гаҗәпләнергә туры килә.
Телебездә, сингармонизм законы бозылып формалашкан гарәп һәм фарсы алынма сүзләренең язылышы кайбер кешеләр өчен кыенлык тудыра, һәм бу ялгыш язуга сәбәп була. Әмма андый кыенлык кичергән һәм ялгышуларга дучар була торган каләм ияләренә бер генә киңәш бирү зарур: татар теленең орфография кагыйдәләрен үзләштереп, язганда бик игътибарлы булырга, үзеңнең язу белән бәйләнешле шөгылеңне тиешле җаваплылык хисен тоеп башкарырга кирәк.
Алынма сүзләргә кушымчалар ялгауда, дөресрәге, аларны язуда объектив кыенлыклар бар. Бу - четерекле өлкә. Мәсәлән, повесть сүзе, нечкә авазларга тәмамланса да, гамәлдәге кулланма-сүзлекләр кушканча, повестьлар, повестьны формасында, ягъни калын кушымчалар ялганып төрләнә. Лагерь сүзе белән дә шул ук хәл: лагерь-лагерьга-лагерыбыз. Шул ук вакытта известь сүзенә нечкә кушымча ялгана (известькә).
Язуда башбаштаклылык күренешләре дә бар. Мисал өчен табигый сүзен алыйк. Бу сүзнең соңгы авазлары калын әйтелешле, димәк, аңа калын кушымчалар ялганырга тиеш: табигыйлык, табигыйлыгы. Әмма кайбер китапларда һәм газеталарда табигыйлек, табигыйлеге формасында язылган сүзләр очрый.
Кыскасы, телебезне куллану өлкәсендә культуралы булу өчен, бердән, туган телебездә язу эше белән шөгыльләнүчеләргә гамәлдәге орфография кагыйдәләрен катгый үзләштерү таләбе белән бергә көн үзәгендә татар теленең орфография сүзлекләрен яңартып, кайбер кагыйдәләрне үзгәртеп бастырып чыгару ихтыяҗы да тора.
Нет комментариев