Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сак булыгыз, давыллы җил көтелә – “Әтнә таңы”

Сак булыгыз, давыллы җил көтелә - "Әтнә таңы" Татарстан Республикасында әйләнә-тирә мохитне саклау мониторингы һәм гидрометеорология идарәсе мәгълүматлары буенча Татарстанда 2 июнь көнне көндез һәм төнлә давыллы җил, яшенле яңгыр явуы көтелә. Давыл вакытында җил 15-20, урыны-урыны белән 24 м/с җитәргә мөмкин. Боз яварга мөмкин. Һава шартлары начарланганда урамда булсагыз,...

Сак булыгыз, давыллы җил көтелә - "Әтнә таңы"

Татарстан Республикасында әйләнә-тирә мохитне саклау мониторингы һәм гидрометеорология идарәсе мәгълүматлары буенча Татарстанда 2 июнь көнне көндез һәм төнлә давыллы җил, яшенле яңгыр явуы көтелә. Давыл вакытында җил 15-20, урыны-урыны белән 24 м/с җитәргә мөмкин. Боз яварга мөмкин.

Һава шартлары начарланганда урамда булсагыз, электр үткәргечләре астында, агачлар, реклама щитлары янәшәсендә тормагыз. Яшенле яңгыр башланганда юлда велосипедта, мотоциклда барсагыз, хәрәкәт итүдән туктагыз, транспорт чарасыннан төшеп, 30 метр ераклыкка китеп, яңгыр туктаганын көтегез. Яшенле яңгыр вакытында машинада булсагыз да, хәрәкәт итүдән туктап торыгыз, электр үткәргечләрендә кимчелек булса, яшен сугуы бар. Туктап, тәрәзәләрегезне ябып, яңгыр үткәнен көтегез.

Бәла килсә, гадәттән тыш хәлләр хезмәте номерын "112" не җыегыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев