Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Саклану срогы чыкмаганмы?

Кайвакытта нинди дә булса продуктны карыйсың һәм аптырап каласың: бер якта - саклану срогы язылган, икенче яктан - яраклылык срогы, өстә - реализация срогы, аста - фасовкалау числосы. Сатып алган вакытта кайсысына ориентлашырга? Шул сорау белән без ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча Территориаль органының әйдәп баручы белгеч эксперты Гөлназ Сабировага...

- Дөрестән дә, кайбер товарлар берьюлы берничә срокка ия булалар. Мәсәлән, туңдырма, кофе, бал, макарон эшләнмәләре, тәмләткечләр.

- Продуктның яраклылык вакыты белән саклану вакыты арасында нинди аерма бар?

- Саклану вакыты - норматив яки техник документта язылган буенча продуктның үзлекләре югалмый торган вакыт аралыгы. Бүтәнчә әйткәндә, бу вакыт эчендә продукт үзенең тәмен, консистенциясен, хуш исен һәм файдалы сыйфатларын, чыккан вакыттагы кебек итеп саклый. Яраклылык вакыты исә - шул вакыт узганнан соң, продуктны кулланырга ярамаганлыгын аңлата. Мәсәлән, саклану вакыты чыкса, бал каралып китә, шикәрләнә, әмма бу әле аны ашарга ярамый дигән сүз түгел. Алай гына да түгел, вакыт узган саен бал файдалырак та булырга мөмкин. Ә менә яраклылык вакыты чыкса, бу балны ашамау хәерлерәк. Һәм, ниһаять, реализация вакыты. Ул кайсы вакыт аралыгында продуктны сатып алучыга тәкъдим итәргә мөмкин икәнлеген аңлата.

- Кайвакытта берүк упаковкада берьюлы төрле цифрлар белән берничә число һәм вакыт күрсәтелә?

- Продуктны эшләп чыгаручы тиккә генә беренче чиратта яраклылык вакытын ачык итеп күрсәтергә омтылмый. Ул бит иң озагы. Шул ук вакытта сатып алучы өчен иң әһәмиятлесе - саклану срогы, чөнки бу вакытта продукт зыянсыз һәм файдалы гына түгел, ә бәлки тәмле һәм яңа. Бу әле кибетчеләрнең бердәнбер хәйләсе дигән сүз түгел. Мәсәлән, әгәр целлофан пленка белән тышланган тавык боты яки канатын (яраклылык вакыты 48 сәгать) игътибар белән карасагыз, кибет этикеткасының эшләнеп чыккан число этикеткасының өстенә ябыштырылуын күрер­сез. Фабрикадан тавык ите кибетнең ит сату бүлегенә килеп җиткәнче, аны бүлгәләп целлофан пленкаларга төреп сату залына куйганчы, кагыйдә буларак, тәүлектән артык вакыт үтә. Ә упаковкада "шул-шул вакытта төрелгән, яраклылык вакыты: ике тәүлек". Шулай итеп саклану срогы 24 сәгатькә "озайтыла".

- Сатылмый яткан продуктларның саклану вакытын тагын берәр юл белән озынайтып буламы?

- Срогы чыккан колбаса яки сырны рәхәтләнеп кисеп куеп сатарга мөмкин. Краб таякчыклары, колбаса яки яшелчәләр туралып "салат"ка әйләнә.

- Сатып алучыларга нинди киңәшләрегез бар?

- Әйбер сатып алганда һәрвакыт яраклылык вакытын карагыз;

- заводтан чыккан вакытын һәм яраклылык вакытын игътибар белән карагыз (продукт кибеттә фасовкаланса бигрәк тә);

- саклану шартларына да игътибар итегез. Мәсәлән, сөт продуктлары махсус суыткычларда яки суытылган витриналарда сакланырга тиеш;

- продукциянең бәяләрен төшереп сатылган җирләрдән ераграк йөрегез.

Әгәр инде ялгыш яраклылык вакыты чыккан товар сатып алсагыз, үзегезнең ризасызлыкны ТР Дәүләт­алкогольинспекциясенең Арча территориаль органына белдерә аласыз.

- Җавапларыгыз өчен рәхмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев