Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Салават уңышка иреште

Казанның «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында «Татар моңы» халыкара яшь башкаручылар телевизион конкурсының гала-концерты узды. Исегезгә төшерәбез, кон­курсны ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Президенты каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм күрсәтү фонды, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, «Татарстан - Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе, Казан дәүләт мәдәният институты һәм «Салават» эстрада театры оештырды. Бәхәссез, бәйгенең географиясе...

Казанның «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында «Татар моңы» халыкара яшь башкаручылар телевизион конкурсының гала-концерты узды.

Исегезгә төшерәбез, кон­курсны ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Президенты каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм күрсәтү фонды, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, «Татарстан - Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе, Казан дәүләт мәдәният институты һәм «Салават» эстрада театры оештырды. Бәхәссез, бәйгенең географиясе елдан-ел киңәя, быел Россиялеләрдән тыш, Кытай, Англия, Чехия, Черногория, Үзбәкстан, Казахстан­нан барысы 200ләп кеше катнашкан. Алар арасында Югары Сәрдә егете дә бар.
Салават Яруллин мәктәптә укыганда ук газета битләрендә бер генә яктыртылмады. Үзара әңгәмәдә дә: "Моңарчы газетада спорттагы уңышларым белән бәйле рәвештә яздыгыз. Әмма минем бөтен хыялым - музыкант булу иде. Гармунчыларны күргән саен, их, алар кебек оста итеп уйнарга иде, дип хыялландым", - ди. "Өметсез - шайтан гына, диләр. Хыялым тормышка ашты", - дип өсти. Зур уңыш - Салават Нурис­лам улы Яруллин "Инстру­менталь башкару" номинациясендә III урын яулый.
Конкурсның ни дә­рә­җәдә җитди булуын жюри составын карап ук чамаларга була. Жюрины Салават Фәтхетдинов җитәкли, составында Фердинанд Сәлахов, Филүс Каһиров кебек халык артистлары була. 5 ноябрь көнне конкурсның - беренче, 24 ноябрьдә икенче, сайлап алу турлары уза... Кыскасы, сүзне Салаватка (үзебезнең Әтнә егетенә) бирик.
- Сәхнәгә җиңәргә дип чыкмадым, дөреслектә үземне сынап карарга теләдем. Хәер, алай дию дә дөрес булмас. Чөнки булдыра алуыма һәрдаим ышанам. Аннан соң, телевидениегә чыгып, үземә бер язма истәлек тә булдырасым килде, - ди.
Башта - хромкада, аннан тальян гармунда уйный. Жюри аның чыгышын бик ошата. Үзе исә: "Барча катнашучылар, шул исәптән жюри әгъзалары белән дә танышып, дуслашып беттек. Әле дә социаль челтәрдә аралашып торабыз. Үзебезнең аерым чат бар, барыбызның да телефон номерлары - шунда. Бер гаилә, курсташлар кебек без хәзер", - ди.
Ә бит күптәннән төрле бәйрәм, мәҗлесләрдә катнаша, гармунда уйный ул. Үзенең музыкаль аппаратурасы бар, артистлар белән баянда уйнап чыгыш ясый. Күрше-тирә районнар гына түгел, күрше республикаларга еш бара. Киләчәккә планнары җитди.
- Гаиләмне туенды­рыр­лык дәрәҗәдә һәм тормышымны җитешле итеп яшәргә телим, - ди. Шунда ук:
- "Әтнә таңы"н элек-электән кызыксынып укыйм. Үз тырышлыгы белән уңышка ирешкән якташларыбызны газета битләрендә әледән-әле яктыртуыгызга зур рәхмәт. Әтнә яшьләре сәнгать ягыннан көчлеләр, дип саныйм. Йоклап ятмасыннар, хыялларын тормышка ашыру юлына курыкмыйча атласыннар, - дип теләкләрен җиткерде.
Фото шәхси архивтан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев