Әтнә таңы

Әтнә районы

Җәмгыять

“Cалкын кышлар, тукмы кошлар?”

Ноябрь ахырында ук мәктәпкүләм линейкада киләсе шәфкатьлелек ае уңаеннан "Кошларга ярдәм итик" акциясе игълан ителеп, укучылар һәм укытучылар аның планы белән таныштырылды. Акциянең максаты: кышлаучы кошлар турында мәгълүмат булдыру, кошларга җимлекләр ясау...

5-6 сыйныф укучыларына бездә кышлаучы кошларның туклануы турында чыгышлар, 1-5 ләргә алар турында рәсемнәр, 1-7 сыйныфларга җимлекләр ясарга йөкләнде.

Биология укытучысы Илзия апалары җитәкчелегендә безнең якларда кышлаучы кошлар ачыкланды. Алар: кайры ярыкларында кышлаган бөҗәкләр белән тукланучы песнәкләр (бер пар песнәк кыш буена 40 төп җимеш агачын корткычлардан чистарта, миллионнарча бөҗәкләрне юк итә, ә җәйге айларда көненә 500-600 зарарлы бөҗәк ашый икән), безнең як табигатен бизәп торучы карабүрекләр, төрле шартларда яшәргә җайлашкан чыпчыклар һ.б.

Интернеттан җимлекләрнең нинди генә төрләре белән танышмадылар: әти-әниләр белән бергәләп, 25 җимлек әзерләнде. Кичәбезгә килгән "Ашыт" дәүләт тыюлыгы хезмәткәре Әхмәтҗанов Рәшит абый җимлекләргә уңай бәя бирде.

Җимлекләр ясау өчен кулланылган материаллар: пластик шешәләр, соктан, сөттән бушаган тартмалар, фанера эшләнмәләр. Җимлекләргә ипи валчыклары, көнбагыш , арпа, бодай ярмалары, туң май кисәкләре салып Рәшит абый белән бергә мәктәп территориясенә элеп куйдык.

Саф һавада ял итү сәгатьләрендә эзтабарлар - башлангыч сыйныф укучылары - җимлекләргә нинди кошлар килүен күзәтәләр, фотога төшерәләр. Дәресләрдән соң, җимлекләргә ризык салган вакытта ничә кош килүен саныйлар.

"Мин ничек кошларга ярдәм иттем" дигән темага иншалар язу, рәсемнәр ясау, фотога төшерү кебек эшләр әле дәвам итәчәк һәм киләчәктә һәр укучының хезмәте бәяләнәчәк.

Ә сезнең, дуслар, җимлекләрегез буш, кошларыгыз ач түгелме?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев