Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Салкыннан саклану кирәк

Салкыннан саклану кирәк Көчле салкыннар вакытында тормыш куркынычсызлыгы турында кайгырту аеруча мөһим. Мондый суыклар янгын чыгу куркынычын көчәйтә, юл- транспорт фажигаләре килеп чыгу мөмкинлеген арттыра. Электр җиһазлары белән эш иткәндә аеруча сак булу кирәк. Өшү куркынычын булдырмау өчен урамда булу вакытын да киметү кирәк. Ерак юлларга чыгудан да тыелып тору...

Салкыннан саклану кирәк

Көчле салкыннар вакытында тормыш куркынычсызлыгы турында кайгырту аеруча мөһим. Мондый суыклар янгын чыгу куркынычын көчәйтә, юл- транспорт фажигаләре килеп чыгу мөмкинлеген арттыра. Электр җиһазлары белән эш иткәндә аеруча сак булу кирәк. Өшү куркынычын булдырмау өчен урамда булу вакытын да киметү кирәк.
Ерак юлларга чыгудан да тыелып тору кирәк, чөнки көчле салкын һәм бозлавык юл бик хәтәр. Инде юлга чыкмый калу мөмкинлеге юк икән, узегез белән җылы киемнәр һәм калын одеял алырга тырышыгыз. Өшегән очракта тәннең бу урынын коры йомшак чүпрәк кисәге белән ышкыгыз.
Бу очракта кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итү кирәк. Туңу яки өшүдән саклану өчен берничә кагыйдәне үтәү кирәк.

Салкында тәмәке тартмагыз - тарту кан әйләнешен киметә, ә бу исэ кул-аякларны өшүгә бирелүчән итә. Салкында иркен кием кию яхшы, ул кат-кат булса тагын да әйбәтрәк. Җилле салкын көннәрдә бит һәм ачык урыннарны майлы крем белән майлагыз. Шулай ук алка һәм йөзек кебек бизэнү эйберләрен киюдән дә тыелып тору кирәк. Шуны да онытмаска кирәк, суыкка балалар һәм өлкән яшьтәге кешеләр тиз бирешүчән. Аларга аеруча игътибарлы булыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев