Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Самат Шакир─безнең горурлык

Авылдашлары, шагыйрь, эзтабар язучы Самат Шакирның туган көне уңаеннан, Күәм урта мәктәбендә әнә шундый исемдә әдәби кичә уздырды, дип хәбәр иттеләр Күәм авыл китапханәсеннән.

Үзе исән булса язучыга быел, 15 нче апрельдә, 93 яшь тулыр иде. Кичәдә 5-8 нче сыйныф укучылары катнаша. Авыл китапханәчесе Луиза Вафина белән укучылар экран аша шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлын барлап, эзтабарлык эшчәнлеге белән танышалар, аудиоязмалар тыңлыйлар, клиплар карыйлар. Күренекле әдипнең тирән кичерешләрне эченә алган шигырьләрен сәнгатьле сөйләүче укучыларның чыгышларын, мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлнара Сөнгатова бәяли. Ә кызларның шагыйрьнең җырга әйләнгән әсәрләрен башкарулары кичәне тагын да бизи.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев