Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сайладык! Үзебезнеке якын!

Мөнәсәбәт Һәрвакыттагыча бу юлы да Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлау районыбызда зур оешканлык белән үтте. Халык өчен уңайлы итеп оештырылган иде: чират торып, көтеп арып бетәсе, этешәсе-төртешәсе булмады. Олы Әтнә урта мәктәбендә һәм Габдулла Тукай исемендәге авыл хуҗалыгы бинасындагы комиссия членнары халыкны елмаеп кабул итте. Сайладык та кайттык, гражданлык...

Мөнәсәбәт

Һәрвакыттагыча бу юлы да Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлау районыбызда зур оешканлык белән үтте.

Халык өчен уңайлы итеп оештырылган иде: чират торып, көтеп арып бетәсе, этешәсе-төртешәсе булмады. Олы Әтнә урта мәктәбендә һәм Габдулла Тукай исемендәге авыл хуҗалыгы бинасындагы комиссия членнары халыкны елмаеп кабул итте. Сайладык та кайттык, гражданлык бурычыбызны үтәдек. Ил-көннәр тыныч булып, исәнлектә эшләп, яшәп торыйк. Ара-тирә зарланырга яратсак та, Аллага шөкер, бары да бар: кечкенә генә районыбыз яши, алай гына да түгел, республикабызда сөт җитештерү буенча алдагы урыннарда бара, район халкының тормышы җитеш, сайлауга килүче райондашларның фикере белән килешми булмый, "Аллага шөкер, ни теләсәк шул бар, тормыш-көнкүреш шартлары шул дәрәҗәдә яхшы, шәһәрдәге кебек яшибез, газы, суы кергән, урамнарда асфальт... мәктәпләребез төзек, больницабыз бар, авылларда яңа ФАПлар ачыла, спорт мәйданчыклары төзиләр... тынычлык кына булсын, илебез белән акыллы җитәкчеләр идарә итә, безгә тагын ни кирәк", - күпчелек әнә шул фикердә. "Урын өстендә ятучы абыйны багам, 14 сентябрь көнне өйгә килеп сайлаттылар. Мөгамәлә бик әйбәт, оештыручылар бик игътибарлы. Мин үзем "Бердәм Россия" партиясен сайладым, күпчелекнең менә шушы партиягә өстенлек бирүенә сөенәм. Ни өченме? Әлегә кадәр алып барган сәясәте әйбәт, нигезле, эзлекле. Илебездә тынычлык, ашарга күп, эшләргә эш бар. Татарстан башкаларга үрнәк булып тора бүгенге көндә, безнең республика белән санлашалар. "Бердәм Россия" партиясенең башында Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов үзе тора. Ул халыкка бик якын. Тәртибе үрнәк, белемле, зирәк фикерле, уртак тел таба белә, безнең өчен бик күп эшли. Дөрес башка партияләрнең программасында да бик кызыклы, кызыктыра торган фикерләр бар. Тик әле ул фикер генә, аны ничек үткәрәселәрен белгән юк. Алар әлегә халыкны ияртеп, әйдәп барыр дәрәҗәдә, дип уйламыйм. Ә "Бердәм Россия" инде сыналган, миңа ул якын. Киләчәктә дә үз юлыннан туры барыр, дип тә ышанам",- ди Күәм авылында яшәүче Нурания апа Батталова. Килешми булмый, ничә тапкырлар сынаганым бар, берәр сайлауда башка партияне сайлап карыйм әле, дип барам мин дә сайлауга. Бюллетень алып тавыш бирә башлагач, туктап калам, кул бармый, чагыштыра башлыйм, башка партияләр миңа да ят. Үзебезнеке якын, "Бердәм Россия" - безнеке!

Сайлаудан соң кызыксыну көчле, телевидениене көне буе тыңлыйбыз. Башкаларның фикерен беләсе килә. Ә анда браслетлар турында сөйлиләр, сайлыйсың, сиңа браслет бирәләр, бушлай транспортта йөреп, зур стадионда кичен бушлай концерт карыйсың... оештырганнар бит, халык та онытылмаган. Президентыбызның халыкка рәхмәт әйтеп "Казан -Арена"да чыгыш ясавы да җанга җылылык өстәде. Бар җирдә - бәйрәм рухы...

Әтнә районы авылларында да бәйрәм күтәренкелеге өстенлек итте, халык сайлап, концертын карады, кайнар коймагыннан авыз итте. Бу көннәрдә авылларда яшәүче хәбәрчеләребез әнә шул хакта гына сөйләп торды. Аллага шөкер, әле яшибез. Иң мөһиме үзара аңлашып яшибез, киләчәктә дә шулай булсын!

Районда сайлаучылар саны 10407 булып, барлыгы 99,5 проценты сайлауларда үз тавышын бирде.

46нчы бермандатлы Арча сайлау округыннан тәкъдим ителгән кандидатлар җыйган тавыш.

Ринат Закиров - 98 процент, Әдһәм Касыймов - 0,9 процент, Илһам Низаметдинов - 0,5 процент, Рината Шәфигуллина 0,3 процент тавыш җыйган.

"Бердәм Россия" партиясенә - 98,3, "Гадел Россия" - 0,25, "Родная партия" - 0,07, ЛДПР - 0,13, КПРФ - 0,99, "Родина" партиясе 0,07, Коммунистическая партия Коммунисты России 0,07 процент тавыш бирелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев