Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сөенечебезнең чамасы юк

Сезнең белән дә уртаклашасым килде. Соңгы язмамда узган ел башланган Комыргуҗа -Җөлби юлындагы төзекләндерүне язган идем. Авылның һәр өлкән кешесе, бала-чагасы, җәяүләп тә, велосипед белән дә, шушы юлдан йөреп кайттылар. Үзем дә беркөнне балалар белән юлны карап кайтырга булдым. Авыл урамыннан алып Комыргуҗаның үзенә кадәр җиттек. Ис, акыл китәрлек булган...

Сезнең белән дә уртаклашасым килде. Соңгы язмамда узган ел башланган Комыргуҗа -Җөлби юлындагы төзекләндерүне язган идем. Авылның һәр өлкән кешесе, бала-чагасы, җәяүләп тә, велосипед белән дә, шушы юлдан йөреп кайттылар. Үзем дә беркөнне балалар белән юлны карап кайтырга булдым. Авыл урамыннан алып Комыргуҗаның үзенә кадәр җиттек. Ис, акыл китәрлек булган ул, күзләремә яшьләр килде. "Без дә юллы булдык", диеп юлны өч минутта үттек. Әгәр юлыбызда районыбыз башлыгы Габделәхәт Хәкимов очраса, кочаклап, елый-елый рәхмәт әйтерлек иде халәтем. Юлның салынуына аның хезмәте дә зур булды. Һәркөн вакыт табып төзүчеләр янына килеп китте ул.

Юл кырыенда авылыбызның иске зираты бар. Зиратта авылның өлкән әби, бабайлары гел дога кылалар иде. Мин дә мәңгелек йортта догалар укып, җитәкчеләребезгә, авыл халкына, үземә, балаларыма сәламәтлек сорап, шушы юлның игелеген күрергә насыйп булсын дип теләп, дога кылдым. Фәрештәләрнең "Амиин" дигән минутына туры килсен.

Люция ГАРИПОВА,

Яңа Җөлби авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев