“Сезгә дә килеп җиттек”
Наз" хәйрия фонды хезмәткәрләре район авылларында яшәүче бер төркем балага Яңа ел бүләкләре тапшырдылар.
Әлеге фонд һәм аның җитәкчесе Нурания Сәйфетдинова хакында күпләр белә: оешма узган елны да аз керемле, авыр хәлле гаиләләрдә тәрбияләнүче 12 балага "Яңа ел тамашасы" оештырды, өстәвенә, балаларның һәрберсенә, Кыш Бабайдан сорап язган хат нигезендә, бүләкләр өләштеләр.
Быел Кыш Бабай балаларга чаңгы, чана, тимераяк, спорт киемнәре, җылы курткалар... хәтта кәрәзле телефонга кадәр алып килгән.
- Соңга калып йөриләр димәгез - без күп авылларда булабыз, ниһаять сезгә дә килеп җиттек, - дип сөйләнә-сөйләнә залга Кыш Бабай белән Кар Кызы килеп кергәч, балаларның йөзләре балкый башлады. Суык Бабай кулыннан үзең теләгәнне алу һәркемгә дә тәтеми ул! Балалар бүләкләрен бер-берсенә күрсәтеп, мактанышырга өлгерделәр, мактанырлык та иде шул.
- Теләгән бүләгегезне генә түгел, үлчәмен дә языгыз, ә бу юлы размеры зурракларны, бәлки, алыштырырга да туры килер , - диде Кыш Бабай.
"Наз" фонды 2005 елдан бирле безнең "Изгелек" социаль үзәге белән хезмәттәшлек итә. Бу юлы да әлеге чара шушы 2 оешма тарафыннан оештырылды. Г.Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театрына район авылларының 7 гаиләсеннән әти-әниләре, әбиләре озатуында 12 бала килгән иде.
Бәйрәм чарасында мәгариф бүлеге мөдире Илнур Сәләхов, халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге җитәкчесе Гөлсинә Шакирова да катнашып, балаларга изге теләкләр җиткерделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев