Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сез безнең халкыбызга кирәк

Район үзәгендә армиягә китүче егетләребезне зурладылар. Урысча әйтсәк, "Призывниклар көне" үтте. Яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге, Татарстан Республикасының Арча һәм Әтнә хәрби комиссариаты белән берлектә оештырылган бу тантаналы чарада район Советы рәисе урынбасары Айрат Каюмов, район имам-мөхтәсибе Наил Сәгъдиев, хәрби комиссариат начальнигы Алмаз Борһанов, әти- әниләр, армиягә китәчәк 13...

Район үзәгендә армиягә китүче егетләребезне зурладылар. Урысча әйтсәк, "Призывниклар көне" үтте. Яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге, Татарстан Республикасының Арча һәм Әтнә хәрби комиссариаты белән берлектә оештырылган бу тантаналы чарада район Советы рәисе урынбасары Айрат Каюмов, район имам-мөхтәсибе Наил Сәгъдиев, хәрби комиссариат начальнигы Алмаз Борһанов, әти- әниләр, армиягә китәчәк 13 егет катнашты. Мәртәбәле кунаклар да чакырылган иде: Белоруссияне фашистлардан азат итүдә катнашкан хөрмәтле ветераннарыыбыз Мөршидә Бадыйгова, Габделхәй Нурмөхәмәтов, Мәсхут Фазылҗанов, Самат Хәкимов. Сәламәтлекләре начар булу сәбәпле, егетләр өчен үткәрелгән бу бәйрәмдә ветераннарның балалары катнашты. Ветераннарга Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан Белоруссия президенты Александр Лукашенко тарафыннан җибәрелгән котлау-рәхмәт сүзләре белән юбилей медален дә Айрат Фәнил улы ветераннарның балаларына тапшырды. Ә Алмаз Әгъзәм улының ветераннарның тормыш һәм сугышчан юлы белән таныштыруы Ватанны сакларга китүче егетләр өчен зур тормыш мәктәбе булды. Имамыбыз Наил Сәгъдиев сөйләгәнчә, "Тәкъдир дигән төшенчә бар. Без ике нәрсәне: әти-әнине, Ватанны сайлый алмыйбыз. Безне әти-әниебез шушы җирдә тудырган икән, без аны яратырга һәм сакларга тиешбез. Хезмәт итү елларында гыйбадәткә керә. Алмаз Әгъзәм улы "Егетләребезне дога укып озатабыз, дога белән каршы алабыз", дип сөйләгәч, без дә җомга саен үзебезнең мәчетебездә армиядә хезмәт иткән егетләребезнең сәламәт кайтулары, хезмәтләренең җиңел булуын, ил-көнгә иминлек сорап, дога кыла башладык. Татарстаныбыз, әти-әниләр, безнең йөзгә кызыллык китермәгез, шул ук вакытта белеп торыгыз сез кирәк динебезгә, сез кирәк безнең халкыбызга, сез кирәк безнең Ватаныбызга. Исән-сау кайтырга язсын"- догалар укылды, менә шундый изге теләкләр теләнде. Армиядә бүгенге көндә хезмәт иткән 186 егетебез (21е Әтнәнеке) сафына тагын безнең 13 егетебез кушылачак. Сәламәт кайтуларын күреп куанырга язсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев