“Шахтер”ныкы – Татарстанда иң зуры
Ел тәмамланырга әле 2 ай вакыт бар, ә "Шахтер" хуҗалыгында узган 10 ай эчендә бер сыердан 9298 килограмм сөт савып алдылар. Узган елның шушы көнгә үк бирелгән күрсәткеченнән 2014 килограммга артык. Иң сөендергәне шул - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре сүзләренә караганда, Татарстанда иң зур сан бу! Район буенча...
Ел тәмамланырга әле 2 ай вакыт бар, ә "Шахтер" хуҗалыгында узган 10 ай эчендә бер сыердан 9298 килограмм сөт савып алдылар.
Узган елның шушы көнгә үк бирелгән күрсәткеченнән 2014 килограммга артык. Иң сөендергәне шул - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре сүзләренә караганда, Татарстанда иң зур сан бу! Район буенча алсак та, 10 айда һәр сыердан тәүлеклек уртача 7711 килограмм сөт савылды. Тулай савым да сокланырлык: район буенча 544987 центнер тәшкил итсә, "Шахтер"ныкы 100000 центнерга якынлашып килә.
"Шахтер"ның соңгы ай күрсәткече дә күркәм - бер сыердан сауган сөт күләме 886 килограмм булды. Узган елгыдан 148 килограммга күп. Монда эшне яхшы оештырган җитәкче, белгечләрнең дә, тырыш савымчыларның да өлеше зур. Хуҗалыкта эшләүчегә яхшы хезмәт хакы да түлиләр, эш шартлары да күпләр сокланырлык. Яңа гына күрше республикадан Комыргуҗа авылына күченеп килгән савымчы Рузинә Гыйлаҗетдинова белән шул хакта сөйләштек.
- Бирегә килүемә куанам, эшкә шатланып киләм. Тиздән хуҗалык яңа йорт төзеп бетерә һәм безнең гаиләгә тапшыра. Бу бит эшләргә стимул, - ди ул.
Аның сүзләрен савымчы Людмила Әхмәдиева да куәтли. Татарстанның атказанган терлекчесе Гөлнар Хисамиева һәм 30 ел савымчы стажы булган Рәфидә Сибгатуллина да шул ук фикердә.
Россия авыл хуҗалыгы министрлыгының оператив мәгълүматларында иң күп тәүлеклек тулай савымның Татарстанда булуы турында хәбәр ителә. Республикабыз өлеше бөтен Россия төбәкләрендә сауганның 7,7 процентын ук тәшкил итә. Аерым төбәкләр белән чагыштырсак, Татарстанда "ут күршеләребез": Марий Элдән - 12,5, Чуваш Республикасыннан - 8, Башкортостаннан 2,4 тапкырга артык сөт савыла. Ә Татарстанда Әтнә районы өлеше 5,2 проценттан артып китте. Әлегә көнлек тулай савымны Кукмара һәм Балтач районнарында гына бездән күбрәк алалар. Ә югарыда телгә алган 10 айлык күрсәткечләрдән күренгәнчә, "Шахтер" сыерлары районда 17 % тирәсе тулай савым белән куандыралар. Менә шундый саннар, нәтиҗәне үзегез ясагыз.
Автор фотосында: (сулдан уңга) Рүзинә Гыйлаҗетдинова, Рәфидә Сибгатуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев