Шигырь ул – тылсым
"Күңел чыңы" Шигырь ул - тылсым Шигыр - күкләр догасы. Роберт Әхмәтҗанов әнә шулай бәяли шигъриятне. Шулайдыр, шулай булмаса, бөтереп алып кереп китә алмас иде, әле алай гына да түгел, бер шигырь укып канатланып яшәүчеләр дә, әнә шул шигърият белән җанына дәва алучылар да бар. Әнә шул тылсымы белән яшәтә...
"Күңел чыңы"
Шигырь ул - тылсым
Шигыр - күкләр догасы. Роберт Әхмәтҗанов әнә шулай бәяли шигъриятне.
Шулайдыр, шулай булмаса, бөтереп алып кереп китә алмас иде, әле алай гына да түгел, бер шигырь укып канатланып яшәүчеләр дә, әнә шул шигърият белән җанына дәва алучылар да бар. Әнә шул тылсымы белән яшәтә дә, яшьнәтә дә ул...
Райондашлар ярата шигырь укырга, иҗат итүчеләр дә күп... Күрше-тирә район берләшмәләрен күреп, " Безне өйрәтүчеләр дә булса...", дип уфтангаладык. Аннан "Безне кем килеп өйрәтер икән, үзебез тотынсак, бар бит сәләтлеләр, талантлылар...", дигән фикергә килдек. Һәм күптән түгел, ике ай элек, районыбызда "Күңел чыңы" түгәрәге эшли башлады. Үзебез оештырдык. Җитәкчесе - мин, киңәш биреп өйрәтүчесе - үзебезнең Гөлүсә Батталова.
Форсат чыга тиздән, Тукай туган көндә - шигърият бәйрәмендә үзебезне күрсәтергә, дөньяга чыгарга мөмкинлек туар, теләүчеләр безгә кушылыр, үзебезнең барлыкны белдерербез, дип иҗат белән шөгыльләндек. Алдан мактанып, шапырынасыбыз килмәде. Район советының аппарат җитәкчесе Гөлнара Галяутдинова да безнең бу фикеребезне хуплап, "Эшләп карагыз, языгыз, сайлау мөмкинлеге туар, аннан дөньяга чыга башларсыз", - дип фатиха бирде. Эшли башладык: айга бер мәртәбә район үзәк китапханәсендә шигъри җанлы китапханәчеләр ярдәме белән очрашу уздырдык, тагын очрашырга җыенабыз.
"Күңел чыңы"ның социаль челтәрдә үз сайты http://ijat-rt.ru/, "Контактта" ачык группасы https://vk.com/ijat_rt, кәрәзле телефонның ватсабында 15 кешедән торган үз группасы бар, керергә теләүчеләр булса мөрәҗәгать итәрсез.
Очрашу айга бер булса, ватсапта көнозын аралашабыз, язылган шигырьләрне куеп тикшерәбез, бергәләп өйрәнәбез... Сөенәбез Энҗе Хөсәенова, Сирин Зарипова кебек яшь кызларыбыз бар. Гөлүсә Батталова, Рүзия Камаева, Раилә Нигъмәтҗанова, Раилә Корбанова, Гөлфия Шиһапова, Гөлүсә Галимҗанова, Мөнир Шакиров, Фәридә Хәсәнова, Сылу Зарипова, Резеда Сәмигуллина, Фәридә Филатова, Зөлфия Вәлиева уңышлы гына иҗат итеп киләләр.
Энҗе Хөсәенованың шигырьләрен карап, "Матбугат ру" сайтына тәкъдим иттек. Фикерләр ишеттек.
Бергә эшләү дәверендә зур сөенечебез бар, Гөлүсә Батталованың "Бер йотым бәхет" дип исемләнгән китабының үрнәкләрен баса башладылар.
Әле китапның үзен күрмәдек, фотосын карадык, монысы әле сер. Билгеле, әлеге китап Гөлүсәбезнең үз тырышлыгы, Аллага шөкер, шатлыгын уртаклашырлык түгәрәк-группабыз бар.
Безнең әле өлкән яшьтәге Илсур абый Шакиров, Рәүфҗан абый Закиров, Җәүдәт абый Фәйзрахманов, Гомәр абый Шакиров кебек остазларыбыз да бар. Очрашкан вакытта аларның фикерләрен дә тыңлыйбыз, киңәшләшәбез. Бу язмам - үзебезнең түгәрәк эшен күрсәтү.
Ә хәзер иҗатыбыз белән танышыгыз. Гаеп итмәссез, без әле башладык кына!
Сүрия МИНГАТИНА
Без - Тукайлы халык
Без - Тукайлы дибез,
Без - Тукайлы халык.
Җансыз, гамьсез кавем
Тукайгамы лаек?!
Тукай кыйбласымы
Без йөз тоткан тараф?
Соры гавәм бара
Кыямәткә карап.
Тукай туган телдә
Дәшсәк, кемнәр аңлар?
Күз яшедәй сафмы
Тамырларда каннар?
Нәрсә дияр иде
Тукай кайтса әгәр?!
Тереме соң авыл?
Татармы соң шәһәр?
Бармы милли моңнар,
Кайда милли үзаң?
Йөздә - ялган битлек,
Җанда - зәгыйф иман.
Кисекбашлар баскан
Дөнья бүген - базар.
Үз җирендә ятим -
Тукайлымы татар?
Пар атларда чаба
Алга таба заман.
Тик тезгеннәр генә
Чит кулларда һаман.
Үз-үзеннән бизеп
Йоклаганмы милләт?
Татар сыенырлык
Җирдә бармы җәннәт?
Бер уяныр әле
Татар дигән халык.
Кычкырасы килә -
Без Тукайга лаек!
Без - Тукайлы халык...
Кычкырасы килә...
Гөлүсә Батталова.
Җүләрләр йорты
Тәрәзәнең тимер челтәрләре
Яктылыктан көн дә пароль сорый.
Акыл белән хисап өзгән гәүдә
Тар коридор аша кая сөйри?
Тыштан йозак элгән бүлмәләрдә
Чәчен йолка кемдер ирек даулап
… Эврика! - дип, шәрран яра галим,
Гаскәрбашы кайткан җиңү яулап…
Монда бар да үзен даһи саный,
Монда фикер хакыйкатьтән өстен!
Тышкы дөнья тимер челтәр аша
Бигрәк төссез акыллылар өчен!
Ачкыч ярыгыннан теш ыржайта -
Каһкаһәләп әллә язмыш көлә?
Сары төскә манган шушы йорттан
Дөньясына сары йогып килә.
Пәрәвезле тәрәз ырмаулары
Җан газабын инде потлап йоткан…
Күктә очам дигән иләсләрне
Әллә кайчан кемдер төртеп еккан…
Балы кипкән, агу гына саркый
Кесәләргә тулган кәрәзләрдән…
Сиңа охшаш берәү карый төсле
Тимер челтәр элгән тәрәзләрдән…
24.04.2017.
Гөлүсә Батталова.
Төштә күрдем Тукайны...
Бүген төштә күрдем мин Тукайны,
Габдулласын бөек татарның.
Чиккән кәләпүшен кигән иде,
Күзләрендә моңсулык аның.
Авыр сулап куйды бөек Тукай,
Әллә эзләгәнен тапмады…
Әллә инде тапты, ә тапканы
Шагыйремнең өметен таптады.
Дәштем аңа шунда: "Бөек Тугай,
Нигә йөзең шундый хафалы?
Нигә сулышың авыр, әллә инде,
Безнең кылган эшләр хаталы?"
Уйга калды шагыйрь, ә аннарыө
Ашыкмастан сүзен башлады:
"Татарымның һаман авыр хәле,
Шуңа йөрәгемнең сызлавы.
Көтәр диеп белдем, сеңлем,
безне Алгы көндә якты киләчәк.
Шигырьләрем белән сагышым бастым
Белә идем, сеңлем, көтә идем
Авыр тормыш беркөн үтәчәк.
Хәзер менә кабат кайттым, халкым,
Күрергә дип заман шаукымын.
Ләкин, шуңа сызлый йөрәккәем,
Күрмим үзгәрешләр дулкынын.
Хәер, күрәм, ләкин яхшымы соң -
Кеше үз эченә бикләнә,
Күңел дәрьясыннан чыккан хисне
Саклау белән генә чикләнә.
Нигә соң мин күрмим вакыт "эшен",
Һәм ишетмим халкым тавышын?
Нигә куана алмыйм, әйтче, нигә?
Үзгәртә алмыйм халкым язмышын?
Мин башымны иеп басып тордым,
Җиткерә алмый сүзем, фикерем…
Уйланырга була икән, чынлап
Ачты шагыйрь дөньяга күзем.
Сылу Зарипова.
Яз килә
Тубә кыегында сөңге бозлар,
Көмеш тамчы җиргә коела.
Карлар эри, язгы сулар ага,
Әйтерсең лә дөнья җылына.
Иртән торсаң, кичәге гузәллек,
Никтер туңып бозга әйләнә.
Яз узенчә көнне буш уздырмый,
Кабат-кабат кышка бәйләнә.
Яз сылукай бирешмәскә тели,
Сөңгеләрдән тамчы коела.
Эри карлар, кар эрегән җирдә
Нәни кулләвекләр җыела.
Иртән торсаң, кыш хакимлек итә,
Ишелеп-ишелеп ап-ак кар ява.
Буран уйный, яуган ап-ак карлар,
Бар жиһанга очып тарала.
Озакламас кышның бу көннәре,
Язга инде ерак калмаган.
Сыерчыклар җыры ишетелә,
Туган якка алар юл алган.
Гөлусә Галимжанова.
Эзем кала
Аяк атлыйм…
Кар өстендә
Эзем кала.
Салкын кышта
бер ялгызың йөреп кара…
Миңа таба әнә…
икәү килә.
Шатланышып,
ап-ак карны алып сибә.
Бәхетлеләр, димен,
алар бергә.
Аларның бит
парлы инде эзләре дә.
Кулым туңа,
тик җылыта бияләем…
Ярый әле димен,
Бәйләгәнмен.
Аяк атлыйм…
Кар өстендә эзем кала.
Салкын кышта
бер ялгызың йөреп кара…
Энҗе Хөсәенова.
Белер идем...
Ә мин китап ачкан сыман,
Ачып укыр идем уйларыңны.
Белер идем, төнге күккә карап,
Яш(е)рен генә ниләр уйлавыңны.
Ә мин сандык ачкан сыман,
Ачып карар идем йөрәгеңне.
Белер идем, тик кадерләп кенә
Йөрәгеңдә кемне йөрткәнеңне…
Ә мин үзем ачар идем,
Йөрәгемне, уйларымны, күң(е)лемне…
Әгәр ачсам сиңа хисләремне,
Күзләреңдә өмет күрерменме?..
Энҗе Хөсәенова,
13.04.2017
Көтәм диде...
Көтәм диде, чынлап көтәм диде...
Күң(е)ле тулды, күзе яшьләнде...
Аның хәлен аңлаган шикелле,
Күк күкрәде, яшен яшьнәде...
Көтәм диде, чынлап көтәм диде...
Муеныннан кысты, кочаклап.
Хәтеренә мәңге сеңеп калды
Бик бәхетле булган - ул чаклар...
Көтәм диде, чынлап көтәм диде...
Ирененнән үпте үрелеп.
Кочагында аның басып торды,
Ихлас мәхәббәткә төренеп...
Көтәм диде, чынлап көтәм диде...
Кулын болгап калды поездга...
Сөйгән ярын читкә алып китте,
Бер кычкыртып поезд узды да...
Көтәм диде, чынлап көтәм диде...
Хатлар язды ак бит тутырып.
Ә кичләрен җавап хаты көтте,
Тәрәз каршысына утырып.
Көтәм диде, чынлап көтәм диде...
Җилләр аша сәлам юллады.
Бар дөньяга назлы тав(ы)шы белән
"Көтәм сине" диеп, җырлады.
Көтәм диде, чынлап, көтәм диде...
Ул хат салды әле бүген дә...
Ялгышыннан хәзер, авыр сулап,
Елап тора тәрәз төбендә...
Көтәм диде, чынлап көтәм диде...
Хыянәт итте биргән антына...
Бүген менә башка берәү белән
Үзенең кызыл туен уздыра...
Энҗе Хөсәенова.
26.04.2017.
Кыр казы
Ялгыз гына оча бер кыр казы,
тавышыннан үзәк өзелә.
Кай тарафка таба оча икән…
Ишләренең юк бит эзе дә.
Ялгызлыкның тавышы да моңсу,
күкләр иркен, биек булса да…
Ялгыз калган кыр казларын жәлләп,
басып торам биек кыяда.
Мин үзем дә әллә кыр казымы?
Күңлем гел күкләргә ашкына…
Куркам кайчак, дәва табылырмы?..
Иркен күктә ялгыз башыма.
Гөлфия Шигапова,
Олы Әтнә.
Уйларым көннәр күк...
Көннәр шундый озын, еллар шундый кыска. (Альфонс Доде)
Замана агымы бөтереп очырта,
йомычка урнына әйләнәм,
буй кыска.
Җирнең үз күчәре чиксезлек кырында
әйләнә минем күк:
көн кыска, төн кыска...
Еллары озын күк, уй кыска.
Гамьсезлек үтерә, битараф кешелек,
тамак тук...
Тарихи бергәлек, ялгызлык, аңсызлык,
алырдай сабаклар онтыла.
Татарның үткәне,
күпме кан түккәне...
иреге, хөрлеге... әйләнә минем күк
сәясәт кырында...-
Киләчәк куркыта.
Уйлары өркетә:
яшәрме татарым гел шулай
вакытның агышын тоймыйча.
Үзенең милләтен,
үз телен, үз көен белмичә...
Уйларым көннәр күк бик озын,
Еллары гел кыска...
Сүрия Мингатина
Хыял идең!..
Өмет идең…
Сындың. Китек күңел…
Алып килгән язың - Буран!..
Туңды яшел чирәм
баш калкытмас борын.
Сулык-сулык сызам…
Син Наз идең…
Кышны эретә алган.
Гөрләвекләр уйды эзен…
Юл сапмады,
җуйды юлын көзен.
Хыял идең…
Мине сыендырган шау чәчәкле җәйдә.
Җирне җылытырлык
очкын синнән иңде
кышкы суык айда…
Яз җылысы алдаганын
белә идем. Күндем.
Күңел төбе тирән -
анда сине күрдем.
Яктыртмакчы булдым…
Бер нурымнан көйдең…
Ә мин Кояш идем…
Сүрия Мингатина,
18.04.2017
Яз хөкеме
Табигатьтә күптән инде яз хөкеме,
Кышның килми түрне бирәсе.
Тарткалаша тамчы белән карлар,
Имеш була җиһан иясе.
"Син дә килеп кунак булдың,- диеп,
Салкын җилен язга кыш өрә.
Ашыкма син бозлар кузгатырга,
Карлар кирәк әле кешегә."
Күндеме яз, диде:
"Ихтыярың,
Вакыт бирәм сиңа, булса да аз.
Исеңдә тот, күзләр буясаң да,
Күңелләрдә исә күптәннән яз!"
23.03.2017
Райлә Корбанова
Гайбәт
Дөнья тулган кеше гайбәтеннән,
Уйларда да бүген яманат.
Сүзгә-сүзне кушып ялган сөйли,
Әйтерсең лә тәкъбир- ярканат.
Елга булып аккан яман сүздән,
Намус көймәсенә утырып,
Коры үзән буйлап йөзеп барам,
Һәвәс теллеләрдән котылып.
Төтәп торган төсле кеше сүзе,
Җай чыгуга дөрләп кабына.
Шул чагында кычытканлы телләр,
Җиһад башлап утка табына.
Раилә Нигъмәтҗанова,
Әтнә районы, Иске Мәңгәр авылы
Язмаганың...
Син- минем "Язмышым түгел",
Мин- синең " Язмаганың".
Гомер буе өметләнеп,
Китәргә базмаганым.
Син -бер очрашуны көтеп,
Гомерләр яшәрлегем.
Юллар аша, еллар аша
"Җаным"- дип дәшәрлегем.
Рәшәдән үргән хыялым-
Син- төшем өнемдәге.
Янымда булалмасаң да,
Өметем күңелдәге.
Шул очрашулар хакына
Сакла гына узеңне.
Мәхәббәтем һәм язмышым
Сыный гел дә түземне.
Син- минем "Язмаган ярым"
Мин- сиңа "Язмыш тугел"…
Ни дисәк тә, безнең сөю-
Һич тә "Бер ялгыш" түгел!
Рүзия Камаева
Тукайга
Миллионалган кеше көтеп ала
Хисләргә бай, җырлы бу айны.
Апрель килде җиргә, тагын бер кат
Искә алу өчен Тукайны.
Кошлар шавын,гөрләвекләр чыңын
Тал бишектә тыңлап үскәнгә.
Сабый күңелендә бала чактан
Шигърияткә сөю үрләгән.
Биләүләргә генә сыя алмый,
Моңы күчкән һәрбер йөрәккә.
"Су анасын" ишетмәгән кеше
Мөгаен юк, һичбер төбәктә.
Фани дөньялардан бакыйлыкка
Үлемсез зат булып күчкәнсең.
"Туган теле"ң бүген синең рухка
Изге дога булып ирешсен.
×××××××××
Табигатьнең төсләренә
Хәйран калам,
Ал гөлләргә, сөмбелләргә
Гел сокланам .
Исем китеп карап торам
Барысына.
Күбәләкнең алларына,
Сорысына.
Зифа каен әнә яшел
Шәл бөркәнгән.
Тирән күлдә ак төнбоек
Җай тирбәлә.
Ялгыз йолдыз кыса күзен
Зәңгәр күктә.
Мөгаен, ул, тулган сары
Айны көтә.
Кара җирдә мул уңышлар
Үсә күкрәп,
Киң аланда кызыл җиләк
Пешә мәмрәп.
Һәммәсе дә Аллаһының
Нигъмәтләре,
Хозурлана алуыма
Мин бәхетле.
Резеда Сәмигуллина,
Күшәр авылы
Хәзергә туктап торыйк. Танышуны тагын дәвам итәрбез. Укыйсыгыз килсә, сайтыбызга рәхим итегез: http://ijat-rt.ru/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев