“Сәхнәдә артың белән басмаска”...
Бертуган апам кечкенәдән җырлаган, гармунда уйнаган минем. Күрше егетләреннән өйрәнеп, тырыша-тырмаша көй чыгарган апама әти Әтнәдән өр-яңа баян алып кайткан. Иң беренче өйрәнгән көе дә борынгы татар җырларыннан "Умырзая" булган апамның. Баянда уйнап, җырлый- җырлый Казанга телевидениегә хәтле барып җиткән . Тик тормышын җыр сәнгате белән бәйли генә алмаган. Беренче...
Бертуган апам кечкенәдән җырлаган, гармунда уйнаган минем. Күрше егетләреннән өйрәнеп, тырыша-тырмаша көй чыгарган апама әти Әтнәдән өр-яңа баян алып кайткан.
Иң беренче өйрәнгән көе дә борынгы татар җырларыннан "Умырзая" булган апамның. Баянда уйнап, җырлый- җырлый Казанга телевидениегә хәтле барып җиткән . Тик тормышын җыр сәнгате белән бәйли генә алмаган. Беренче сыйныфта укыган чакта Флера Сөләйманова кайтып, музыка училищесына алып китергә дип үгетләп тә йөргән, югыйсә. Әмма әтинең кызын никтер артист итеп күрәсе килмәгән. Ә безнең әти бер әйтсә - мәңге сүзеннән кайтарып булмый иде. Әти димәктән, ул үзе дә гармунда уйнарга ярата торган иде. Алтмыш яшенә бүләк ителгән саратский тальянында капка төбенә чыгып уйнап утырганын безнең Акбай урамында күпләр хәтерлидер. Менә шул апам артыннан мин дә кечкенәдән сәхнәдә булдым. Дүртенче сыйныфта укыганда, һич онытмыйм, басуда чөгендер алабыз.Ноябрь ае, кар катыш яңгыр ява. Ул чактагы клуб мөдире Дамира апа басуга төшкән. "Сеңлем, бүген зинһар кич клубка чыга күр. Бәйрәмгә концерт куябыз, җырларсың инде", - диде ул. Алга китеп шуны да әйтим, бу минем мәдәният йортында иң тәүге чыгышым булды. Әмма алай җайлы гына түгел әле, әтидән рөхсәт аласы бар. Кәефе әйбәт булса, ярый, бик матур итеп сорасаң, йомшап китеп, ризалыгын бирергә дә мөмкин. Ә кәефе булмаса, хет утырып ела.Әтидән рөхсәт сорарга Дамира апа бик еш керде инде безгә, апамны исә авыл советы рәисе сорарга кереп тә, кире борылып чыккан чаклары күп булган. Шуңа да карамастан, ул чакта катнашмаган концерт калмады. Авылда катнашу бер мәсьәлә, әле бит район смотр концертларында катнашырга кирәк. Монда инде безнең" кикрик шиңә". Гомәр абыйның бер карашыннан калтырап торабыз. Аның сәхнәгә чыккан һәркемгә үз таләбе. Тишек башлы аяк киеме кимәскә, сәхнәгә артың белән басмаска.Бу - сәхнә этикеты, язылмаган закон. Инде җырны җырлаганда шагыйрь сүзләрен ялгышрак бутап җибәрсәң - үзеңә үпкәлә. Бастырып әйтмәсә дә, шундый итеп "чеметтереп" ала, түзсәң - түз, түзмәсәң... Бүгенге көн күзлегеннән Гомәр абыйның бу таләпләре дөрестән дә урынлы булган, дип уйлыйм. Сәхнәгә чыккан яшьләргә дә нәкъ менә аның шул шелтәле карашы җитми сыман. Ә бер елны бөтен Әтнә үзешчәннәре белән бергәләп Казанга, Гәлиәскәр Камал театрына, якташлар белән очрашуга бардык. Хәтерлим, Мәңгәрләр алтмышлап кешедән торган хор белән чыгыш ясадык. Ул чакта бик актуаль булган патриотик ике җыр өйрәндек. Җырлар "кузгал, уян" тибында иде. Ике тавышка һәркөн килеп безне әлеге дә баягы Гомәр абый өйрәтеп йөрде. Шуның хәтле халыкны җыйган клуб мөдире Дамира апа, авыл советы рәисе Рауза апага исем китә. Олы дими, кечкенә дими, бөтенесен тигез күреп, кирәк икән эш урынына, кирәк икән мәктәпкә яки өйгә килеп берәмтекләп кеше эзләделәр алар. Арада бер тапкыр сәхнәгә чыгып карамаганнар да бар иде. Гомәр абый әнә шулардан Казан сәхнәсенә чыгарлык итеп номер әзерләде Белүемчә, бүтән мондый чыгышлар белән Казанга баручылар булмады. . Хәзер исем китеп утырам, бәйрәм уңаеннан концерт куяр өчен 5-6 кеше табылмый. Кешесе табылса, карарга килүче тамашачысы булмый. Белем җитмиме, кызыксындырумы... Күлле Киме авылына дәүләт җыр һәм бию ансамбле егет- кызлары килгәч, кызыксынып музейга да керделәр. Луиза апа Шәмсиеваның сөйләгәннәрен йотлыгып тыңладылар алар. Араларында " Их, тормыш иптәшемне дә алып киләсем калган икән..." - дип уфтанучылар да булды. Сүз дә юк, Луиза апа телгә бай, белемле, барыбыз өчен дә үрнәк шәхес. Әмма әнә шул күпне белүе, стандарт кысалардан чыгып, кызыксындыра алырлык итеп сөйләве аны бүтәннәрдән бер башка өстен куя да инде. Бәлки дөрестән дә өлкәннәр тәҗрибәсенә кире кайтыргадыр...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев