Штрафны вакытында түләмәсәң
Район суды мәгълүмат үзәге
Административ җәза буларак, штраф административ хокук бозу өчен җавап дәүләт тарафыннан җаваплылыкка тарту чарасы булып тора һәм яңа хокук бозуларга юл куймауны тәэмин итә.
Әмма еш кына җаваплы затлар штраф түләүдән намуссыз рәвештә баш тарта. Административ хокук бозулар турындагы кодексның 32.2 маддәсе нигезендә, административ җаваплылыкка тартылган зат тарафыннан штраф әлеге штраф салыну турындагы күрсәтмә үзенең законлы көченә кергәннән соң 60 көн эчендә түләнергә тиеш. Штраф түләнгәнлеге турында документ яки дәүләт һәм муниципаль түләүләр турында Дәүләт мәгълүмат системасында мәгълүмат булмаган очракта, күрсәтмә чыгарган орган яки вазыйфаи зат, ун көн эчендә административ штраф турындагы күрсәтмәне, түләнмәве турында билге куеп, закон нигезендә башкару өчен суд приставларына юллый. Суд приставы административ штрафны түләттерү максатында бурычлы затның транспорт чарасына, шулай ук гражданинның Россия Федерациясе чикләреннән чыгуына чикләү кертергә хокуклы. Моннан тыш, административ хокук бозу турындагы эшне караган федераль башкарма хакимият органының, структур бүлекчәнең яисә территориаль органның, башка дәүләт органының вазыйфаи заты яки административ хокук бозу турындагы эшне караган коллегиаль органның вәкаләтле заты административ штраф түләмәгән затка карата административ хокук бозу турында Россия Федерациясе кодексының 20.25 маддәсе 1 өлешендә каралган административ хокук бозу турында беркетмә төзи.
Административ штрафны билгеләнгән вакытта түләмәгән өчен түбәндәге җаваплылык чаралары каралган: түләнмәгән штраф суммасының ике тапкыр күләмендә, ләкин 1 000 сумнан да ким булмаган күләмдә административ штраф; 15 тәүлеккә кадәр административ арест; 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләр.
Моннан тыш, административ штрафны вакытында түләмәү суд приставлары тарафыннан башкарма җыемны түләттерү турында карар чыгаруга китерергә мөмкин (башкарма җыем түләттерелергә тиешле сумманың җиде проценты күләмендә яки түләттерелә торган мөлкәт хакы күләмендә, әмма бурычлы граждан яки бурычлы граждан-шәхси эшкуардан бер мең сумнан, ә бурычлы оешмадан ун мең сумнан да ким булмаган күләмдә тотыла). Акча түләттерү яки акчаны кулга алу турында карар кичекмәстән башкарылырга тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев