Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Шушы кулларын җуймасыннар

Авыл җирлекләре яисә оешма командалары катнашында “Шаяннар һәм тапкырлар клубы” (КВН) бәйгеләрен уздыру узган елларда матур традицияләрнең берсенә әйләнгән иде. Әмма, соңгы елларда ул онытылып торды.


Һәм менә, узган атнаны әлеге клуб үзенең эшен янәдән башлап җибәрде. Бу юлы бәйгене Яшьләр эше һәм спорт бүлеге оештырды. “Безнең максат – яшьләр белән әлеге клуб  уеннарын башлап җибәрү иде. Дөрестән дә, алар арасында тапкыр, шаяннар байтак. Ә нигә әле шуннан файдаланмаска?! Андыйларны сәхнәгә чы­гару, булган сәләтләре бе­лән бүтәннәрне дә таныш­тыру – без әнә шуңа омтылабыз”, – ди Яшьләр бүлеге җитәкчесе Рамил Шәйхиев.
Шаяннар һәм тапкырлар чыгышын караганнан соң, куелган максатка берникадәр дәрәҗәдә ирешүләрен дә аңладым. Уен-көлке, җыр-бию – чын мәгънәсендә күңелле тамаша булды бу. Аеруча, Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы укучыларының “Студstyle” командасы таң калдырды. Вәт уйнап та карадылар, ичмасам. Авызны җыя торган да булмады. Олы Әтнә мәктәбенең “Мастера и Маргаритка” командасы да, Әтнә яшьләренең “Чыш-пыш яки... Әйдә ярый“ командасы шаярулары да аларныкыннан азга гына калышты.
Командалар чыгышын мәртәбәле жюри бәяләде. Район мәгариф бүлеге мөдире Ленар Гарипов, мәдәният бүлеге мөдире Гөлнара Гәләүтдинова, мәдәният йорты директоры Әлфинә Мөхәмәтҗанова, сәнгать мәктәбе директоры Алия Абдуллина һәм Яшьләр эше бүлеге җитәкчесе Рамил Шәйхиев. Игътибар иткән булсагыз, жюридагылар үзләре дә яшьләр һәм моңа охшаш бәйгеләрдә үзләре дә күп катнашкан кешеләр.
Бәйге өч бүлектән торды – сәламләү өлеше, сорау-җавап һәм алдан әзерләп килгән миниатюра күрсәтү. Беренче һәм икенче өлешләрдә чыгыш ясап, техникум яшьләре командасы көн­дәшләрен күпкә артта калдырды. Шунысын да әйтергә кирәк, шаян­нар һәм тапкырлар клубы бәйгесе – беренче чиратта исеменнән үк күренгәнчә, тапкырлык һәм шаянлык белән бәйле. Җыр-бию бәйгесе түгел, вакытны әрәм итеп торасы да юк. Билгеле, музыкаль бизәлеш бәйгедә аерым урын алып торды һәм ул чыгышларга төгәл туры килерлек итеп алынган иде.
Техникум командасы үзенә карата булган ышанычны аклады – беренче урын аларда иде. Икенче урынга “Мастера и Маргаритка” чыкты. Өчтә – “Чыш-пыш...”лар. Командаларның һәркайсына рәх­мәт белдерәсе килә. Әм­ма шул ук вакытта, мәктәп укучыларын яшьләр белән бер сәхнәдә күрү каршылыклы фикерләр дә тудырды. Оештыручылар моңа ки­ләчәктә игътибар бирерләр дип уйлыйм. Шулай ук чыгыш ясаучылар бе­раз әдәп һәм әхлак кагыйдәләре хакында да онытмасыннар иде. Чыгыш вакытында хәтта тамашачы оялып утырырлык булмасын инде. Әнә бит, техникумнарныкы  бер артык сүз дә, хәрәкәт тә юк – башкалар өчен үрнәк. Бу командадан Фирдүс Кәбиров исә “Иң шаян егет” номинациясенә лаек булды.
“Беренче коймак төерле була”, – дияргә яратабыз. Төерне болгатып таратып та була бит. Тырышлык кына кирәк. Киләчәктә тагын да кызыклы чыгышлар күрәсе ки­лә. “Студstyle” да, “Чыш-пыш...” яшьләре дә шу­шы кулларын жуйма­сын­нар иде. Ә мәктәп уку­чыларының әле барысы да алда –  бәйгеләре дә, ярышлары да күп булыр. Уңышлар барысына да!
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев