Син хатын-кыз - табигатьнең таҗы
Кояш нуры белән бер хатын-кыз Чәчәк чикте болыт читенә... "Салкын әле!"− димә, әй, гүзәл зат! Синең алда кыш та чигенә... Күрәсеңме, гөрләвекләр бүген Тәүге җырын җырлый башлады: Март аеның нечкә билле җиле Нәкъ Такташча, карны ашады... Калкан итеп хатын-кызлар көнен Яз башына куйган кемнәрдер. Суыкларга каршы торсын, дигән, Җылы алып...
Кояш нуры белән бер хатын-кыз
Чәчәк чикте болыт читенә...
"Салкын әле!"− димә, әй, гүзәл зат!
Синең алда кыш та чигенә...
Күрәсеңме, гөрләвекләр бүген
Тәүге җырын җырлый башлады:
Март аеның нечкә билле җиле
Нәкъ Такташча, карны ашады...
Калкан итеп хатын-кызлар көнен
Яз башына куйган кемнәрдер.
Суыкларга каршы торсын, дигән,
Җылы алып килсен, дигәндер.
Күз нурыңнан карлар − челтәр-челтәр,
Күңел җылың язны уята...
Син − хатын-кыз − табигатьнең таҗы,
Ачылмаган синдә сер ята:
Кирәк чакта корыч ныклыгы бар,
Өрфиядәй юка җаныңда.
Син сөярлек,
сине сөярлек зат
Булса иде һәрчак яныңда!..
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев