Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“СИН ЯНЫМДА БУЛМАСАҢ...”

Яңа Шимбер авылында 50 ел бергә гомер иткән Флера апа, Нәүфәл абый Фәтхуллиннар белән сөйләшкәндә иң күп әйтелгән сүз әнә шул булды. Моңа тагын һәркайсының "Ул булмаса..." дигәне дә өстәлде.

Кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрнең иң чы­тырманлысы - гаи­лә тормышында. Аның кат­лау­лылыклары, көтел­мә­гән борылышлары, сы­­науларына, ничә еллар яшәсәң дә, төшенеп бетә торган түгел. Чөнки мәхәббәт дәрәҗә белән дә, тәрәзә белән дә исәпләшми. Хак дип белеп ялганнарына батасың, дөрестер дип ялгышына керәсең, адәм баласы әнә шулай тормыш итәргә үзеннән яхшы иптәш, үз яртысын-бәхетен эзли, ә ул бәхет дигәннәре күп очракта янәшәңдә була. Аның үзеңнеке генә икәнен белеп, аерып алып, кадерләп, саклап яшәсәң генә үзең дә кадерле буласың. Быел алтын туйларын бил­геләп үткән бу бәхетле парны тыңлаганнан соң, шундый нәтиҗә ясадым.

"50 ел гомер яшәгән кебек тә түгел, үткән дә киткән. Авыр вакытлары да аз булмады, төрлесен үткәрдек. 4 бала тәрбияләп үстердек, Фәритебез 30 яшендә вафат булды, бала югалту ачысын да күрдек. Калганнары исән-сау, оныкларыбыз күп, "әби", "бабай", дип өзелеп торалар, без дә бик яратабыз. Аллага шөкер, алда да шулай яшәргә язсын. Мин - тол хатын малае, әтием Лотфулла фин сугышында үлгән, әнием Галимә ике бала белән кала, мин - олысы. Белемем 7 класс, 44 ел механизатор булып эшләдем. Миңа 76 яшь хәзер, механизатор булып эшләүчеләр 80не бик тутыра алмыйлар, ми­нем яшькә чыгучылары да бик аз, Флера булмаса бу көнгә кадәр яшәмәгән булыр идем. Сабый бала кебек тәрбияли, әни, әби мәрхүмәләрне дә шулай бакты. Тормыш шундый инде ул, "яратам", "җаныем-бәгърем" дип кенә торып булмый, "любовь" көн саен әйтелә торган сүз түгел, яраткан кеше гамәленнән беленә, яшиләр алайса, үзләре "җаныем да бәгърем", диләр, ә хатын бер тиен акча тотарга, авыз ачып сүз әйтергә курка, алай булырга тиеш түгел, ике җан бер булса, ике сер бер була. Кем өйрәткән, без үзебезчә, бер-беребезгә юл куеп яшәдек, Флера кызу булды, кулыннан бар да килде, чаялыгы да, усаллыгы да бар иде, шул ук вакытта акылын да югалтмады, мин гомер буе өйгә кайтасым килеп кайттым, йорттагы җылыны саклый белде. Тормыш булгач төрлесе була, кичерә белергә кирәк, ачу сакласаң булмый..." - дип сокланып, һәр сүзенең тәмен белеп сөйли Нәүфәл абый. Үзләре гаилә корган 1962 елны, аңа кадәр булган танышкан вакытларын исенә төшерепме көрсенеп, "50 ел нәрсә инде ул", - дип әйтеп куя. "1962 елның 3 июне көнне өйләнештек без. Ялан тә­пи мендем Шимбер­гә. Көндез сабантуйдан кайт­кач, арыткандырмы, ятып то­ра идем. Бабай кереп: "Кызым, сине берәү чакыра", - дип дәште. Чыксам болар. Без язылышкан идек үзе, шулай булса да менәргә түгел иде исәбем. Ә Нәүфәлнең аерым торасы килмәгән. РТСта тора идек, Нәүфәл белән дә шунда таныштык. Ремонтка килгән иде. Иптәш кызым алып чыкты. "Нинди карт егет белән таныштырасың син мине", дигән җөмләне дә әйттем әле, миңа 19 яшь ул чакта... Менә шулай таныштык, табыштык без, әллә ни озак йөрмәдек, ярый әле таныштырганнар, ярый әле кавышканбыз, дим хәзер. Сабыр, кешелекле булды. 17 ел экономист булып эшләдем. Эшкә кайтканда Көекне сайладым, бик хәерче колхоз иде. Тернәкләнде, шуннан соң киттем.. Урлаган кешене яратмыйм, холкым гадел, чираттагы бер рәис килеп эшли башлагач, "Энем, мине кибеткә менгез", - дидем. "Эшли генә башладым, дип үгетләсә дә тыңламадым, ахырдан ул да ризалашты. Шулай итеп сатучы булып киттем, язмыш тормышымны да, эшемне дә Шимбер белән бәйләде..." - дип дәвам итә Флера апа. Күз меңне күрер, күңел берне сөяр, дигәннәре хактыр. Шулай булмаса бу тормышның борылышларына, "этләүләренә" түзелер иде мени. "Кайнанам Галимә 93 яшендә үлде, 43 ел бергә яшәдек. Әнием Разия 78 яшендә үлде, икесен бергә карадым, икесенең уртасына эскәмия куеп йоклый идем, булды инде, Аллага шөкер, хәер-догалары белән яшим, тормышыма бик риза, авырын да, җиңелен дә, югалту ачысын да үттек, мин әти сугышка киткәндә әни корсагында калган бала, үз әтиемнең исеме Нурмөхәммәт булган, үстергән әтием Гыйльметдин исемле иде, сүзләрем дога булсын, кешенең үз әтисе дә алай әйбәт булмас. Гомер үтә ул, кыен булса да ахирәттән күп артык, дигәннәр. Авырлык күрмәгән, рәхәтне белми, Ходай утын биргәнгә суын да бирә икән. Балаларым, онык­ларым исән, Нәүфәлем янәшәмдә, оныкларымнан аермасын Ходай", - дип шөкерана кыла хуҗабикә. "Флера апа алдан тартты, Нәүфәл абый юлдан чыгармады йөкне, болар шулай яшәгән кешеләр. Флера апа заманында данлыклы кибетче иде, безгә колготкиларны Флера апа киертте, әле дә күз тимәсен энергиясенә, ирен сабый баладай тәрбияли, авыл өлкәннәрен күздән югалтмый, кемгә нәрсә кирәк, син анысын үзең дә беләсең", - дип сүзгә кушыла Нәүфәл абыйга укол ясарга кил­гән шәфкать туташы Рузалия апа.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: гаилђ