Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Син очрадың! - «Әтнә таңы»

Ярый әле соң очрадың, Ярый әле соңга калдым. Әгәр очраткан булсам элек Кадереңне белмәс, Җаныңның ни дәрәҗәдә матурлыгын Күрмәс, бәяли дә белмәс идем. Соңга калып очрадың: Тормышым җимерелгән, Караның ак түгеллеген аңлап Күңел инде күнгән. Өметләрем чәлпәрәмә килгән, Ни аяныч, яшьлек узган. Ә очрадың... Йөрәк сине үзе тапты. Моңа кадәр...

Ярый әле соң очрадың,

Ярый әле соңга калдым.

Әгәр очраткан булсам элек

Кадереңне белмәс,

Җаныңның ни дәрәҗәдә матурлыгын

Күрмәс, бәяли дә белмәс идем.

 

Соңга калып очрадың:

Тормышым җимерелгән,

Караның ак түгеллеген аңлап

Күңел инде күнгән.

Өметләрем чәлпәрәмә килгән,

Ни аяныч, яшьлек узган.

 

Ә очрадың...

Йөрәк сине үзе тапты.

Моңа кадәр аталмаган

таңнар атты.

Өметләр дә кире кайтты.

Бары бер сүз әйттең!

Мин үземне таптым.

Язлар кабат кайтты:

Бары Син очрадың!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев