Соңгы ун көннән эзләгез!
Бу төн - язмыш хәл ителә торган, көч-кодрәт төне. Гомумән, рамазан аеның соңгы өч төне изге санала. Күп кенә дини китапларда күрсәтелгәнчә, көннәрнең изгесе - җомга, ә кичәләрнең изгесе - Кадер кичәсе. Чөнки бу айда Коръән иңә. Кешеләргә дөрес юл күрсәтелә. Пәйгамбәребез Мөхәммәд с.г.в.: "Кадер кичәсен рамазан аеның соңгы ун...
Бу төн - язмыш хәл ителә торган, көч-кодрәт төне. Гомумән, рамазан аеның соңгы өч төне изге санала.
Күп кенә дини китапларда күрсәтелгәнчә, көннәрнең изгесе - җомга, ә кичәләрнең изгесе - Кадер кичәсе. Чөнки бу айда Коръән иңә. Кешеләргә дөрес юл күрсәтелә. Пәйгамбәребез Мөхәммәд с.г.в.: "Кадер кичәсен рамазан аеның соңгы ун көненнән эзләгез", - дип әйткән. Галимнәрнең күбесе быел ул рамазан-шәрифнең 27нче кичәсенә туры килә, диләр. Бу хакта районның дин белгечләре ни уйлый икән?
Рубис хәзрәт, Күңгәр авылы.
Иң элек шуны ачыклап узыйк - рамазан аеның беренче киче 8 июльдә булды. Беренче тәравихны шул кичтә укыдык. Ә Кадер кичәсен төгәл генә берәү дә белми. Пәйгамбәребез дә рамазан-шәрифнең соңгы ун көнен мәчеттә уздырган. Дөрес, дин галимнәре әйтүенчә, ул кич 3 августка туры килә. Шунысы бәхәссез, 1000 айдан да хәерлерәк бу кичә. Бу төнне гыйбадәт кылып уздыру 82 елга тиң.
Миләүшә ХӘКИМОВА, Күәм авылы, дини мөгаллимә.
Кадер кичәсенең кайчан булуын белмибез. Шуңа күрә мәчетебезнең гыйбадәт кылучылар белән көн дә тулы булуына куанам. Күәм мәчетендә яшь ир-егетләр Тәравих намазын махсус өйрәнеп, микрофон аша бөтен авылга яңгыраталар. Хатын-кызлар арасыннан да дингә ихлас тартылучылар бар үзе. Игътибар итәсездер, урамнарда динебез кушканча киенеп йөрүчеләр күп түгел. Килешмәүчеләр дә булыр, минемчә бу ураза тотуны да, кадер кичәсен дә чын күңелдән кабул итүчеләрнең аз булуын күрсәтә...
Габделмәннән хәзрәт, Югары Көек авылы.
Кадер киче ураза аеның соңгы ункөнлегендә көтелә. Так көнне, ягьни, 21, 23, 25, 27, 29нчы рамазан-шәрифтә булачак. Төгәл кичен белмәсәк тә, билгеләре бар. Әйтик, Кадер кичендә җил, яңгыр булмас. Күктә дә, тирә-якта да тынлык хөкем сөрәчәк. Аяз күк йөзендәге йолдызлар да якты янып, чекерәеп торыр... Ә инде яшьләрнең дин тотуга карашын берьяклы гына бәяләп булмый. Яшьләр арасыннан дин юлына басучылар бар үзе. Дини сабак алучылар да бар. Шулай да динебезгә тартылу киң колач җәя алмый әле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев