Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

ЗӨҺРӘ ӘБИГӘ – 90 ЯШЬ

"Күкрәгемә куеп ипи кисәр көннәрне күрсәм иде - бар хыялым шул булды".

90 яшен тутырган Зөһрә Заһидулла кызының бүгенге мул тормышка куанып, күргән михнәтләренә уфтанып әйткән сүзләре бу.

Чистай районы Ромашкино авылында туып-үскән Зөһрә апа бүген сеңлесе Сара тәрбиясендә, Олы Мәңгәр авылында яши. 1923 елда, гаиләдә икенче бала булып дөньяга килә ул. Сугыш алдыннан әтиләре үлә, әниләре ишле гаиләне Кострома якларына алып чыгып китә. Тик тыныч кына яшәү насыйп булмый, сугыш башлана. Кечкенә балаларны ятимнәр йорт­ларына җыю башлангач, әниләре "Ичмасам, барыбыз бергә булырбыз", - дип сабыйларын җыеп кире туган якларына юл тота. 1943 елда авылдан чыгып китә Зөһрә апа. Аңа бу вакытта 20 яшь була. Шуннан башлана да инде. Язмыш кагып-сугып ил буйлап йөртә аны. Урманын да кисә, торфын да чыгара, хәрби белем алырга да өлгерә. Ил белән килгән булгач, бер нәрсә дә эшләп булмый шул. Пенсиягә Кострома шәһәрендәге туку фабрикасында эшләп чыга. Олы Мәңгәргә кайтып яши башлавына да 14 ел була икән инде. Бүгенге тормышыннан бик канәгәть Зөһрә апа. Булганына шөкер итеп, сеңелесенә, аның балаларына рәхмәт укый."Бер кояштан, бер кояшка хәтле эшләдек. Ашау ягы бик тә начар иде",- дип үткәннәрен барлый. Тормышлары җитеш, өйләре җылы. Күз тимәсен, Зөһрә апаның зиһеннәре дә бик үткен. Әнә бит, әле 85не генә тутырган сеңлесе дә, берәр нәрсәне искә төшерә алмый торса, "Апа, шулаймы әле?" дип, Зөһрә ападан сорый. Кызганычка каршы, күзләре генә күрми. Шулай чөкердәшеп, бер- берсенә иптәш булып гомер итә алар. Зөһрә Гайнуллинаны 90 яшьлек юбилее белән котларга район башкарма комитеты җитәкчесе Габделнур Мәрданов, социаль яклау бүлеге консультанты Ирина Дәүләтшина һәм Олы Мәңгәр җирле үзидарә җитәкчесе Вазыйх Хисмәтуллин килгән.

Габделнур Гыйльметдин улы РФ Президенты, район хакимияте башлыгы исеменнән котлау­ларны укыганда Зөһрә апаның күзләрендә яшь иде. Чәчәкләр дә, бүләкләр дә бирделәр аңа. Ә аның өчен туган көнендә иң кадерлесе - үзен онытмаулары, искә алып котларга килүләре булгандыр. Күңел булу өчен бик күп кирәкми шул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев