СОЦПАКЕТ! “АЛМЫЙБЫЗ...” НИК?
"Үзең дә бик яхшы беләсең ник алмаганны, кирәкле дарулары юк бит аның, безгә кирәкмәгәнен кайтарып тутыралар да..." - шулай дәвам итәчәгегезгә шигем юк.
"Бер файдасы да юк аның..." Шул рәвешле дәвам итә ташламалы социаль пакетка кагылышлы сөйләшүләр, үпкәләү, гаепләү... Берничә ел дәвамында аңларга тырышам, район үзәк хастаханәсенең баш табибы Азат Харис улы Гариповның җыелышларда халыкка аңлатканын тыңлаганым булды, әлеге пакетны алучыларның аңа биргән сорау-үтенечләренә бирелгән җавапларны, соңыннан ул вәгъдәләрнең үтәлешен тикшереп, анализлап йөргән көнем. Тик торганда түгел, соңгы вакытларда баш табиб белән еш аралашырга туры килде, сәбәпчесе - сезнең хатлар, сезнең мәнфәгатьләр... уртага салып сөйләшүләр... газетада басылганы, басылмаганы бар. "Бу халыкны шулкадәр аңларга тырышып карыйм, һаман аңлап бетерә алмыйм, Арыдан шалтыраталар беркөн, соцпакет алган идем, кайчаннан инде "энап" ала алмыйм, ник кайтмый, алмыйм икенче..." - ди берәү. Телефонны куюга тикшерергә тотындым, бөтен нәрсә күз алдында хәзер, компьютерның бер кнопкасына бассаң аптекадагы бар дару күренә, миллиграммына хәтле, кайсы көнне кайткан, кайсы көнне килеп алганнар, күпме дару калган... Шул кешенең карточкасын күтәрттем, аптекада алынмаган 11 данә "энап" бар, миллиграммына хәтле туры килә, килеп алмаганнар, ә бит аны авыру кешегә көненә ничә тапкыр эчәргә кирәк. Нәрсә дип әйтәсең... кешегә яхшы булсын дип тырышкан саен, без начар булып калабыз. Даруны алып кайтып бирмәгәннәр күрәсең, кешегә җиңел булсын дип, хәлләренә кереп, фельдшерлар, шәфкать туташларыннан өйләренә илттерә башладык, башта рәхмәт укыдылар, ә хәзер монысын да без эшләргә тиеш дип кабул итәләр..." - шулай дигән иде бер сөйләшкәндә баш табиб. "Керләнеп беттем үзем, дөньяны пакъли алмадым..." - дип Тукай да шундый минутларында язгандыр.
Агымдагы елның да көзенә якынлашабыз, тагын соцпакет мәсьәләсе күтәрелми калмас. Кызыксынып фактлар белән танышканнан соң, сызгыра беләсеңме, дигән мәзәк искә төшеп китте. Ә монда белмәсәң дә сызгырырлык. Быел 2219 кеше соцпакет алырга тиеш икән, табиблар шулай бәяләгәннәр, син дә, мин дә түгел, исемлектә - инвалидлык алучылар, аларга ярдәм йөзеннән бирелә бу пакет. Шул ике мең арасыннан 1621е соцпакеттан баш тарткан, 73 процентны тәшкил итә бу сан. "Дару юк", "Ерак... вакыт күп китә, күпме чират торасы, рецепт алыр өчен табибка керә торган түгел, көне буе утырырга кирәк..." дип аңлаткан булалар, һәр кешенең хәленә кереп тыңлаган булабыз, табибларны сүгәбез. Бәлки... дөрес сүгәбездер, 73 процент кеше соцпакеттан отказ бирерлек булгач, бездә бәлки инвалидлар да юктыр, сатып алынган группалардыр болар, башкача аңлап булмый, 30да 50 процент та түгел бит, 1621 кешегә дару кирәкмәсен әле. Тагын да шаккатмалысы Татарстан республикасы буенча алсак та шул хәл, 373 меңнән артык ташламалы исәптә тора, аның да 70 %тан артыгы социаль хезмәтләр җыелмасынан баш тарткан. Әлеге дә баягы һаман да шул бер шайтан таягы... әллә инде дөрестән дә бик начар хезмәт күрсәтеләме? 3 августка аптекада соцпакет алучылар өчен 779 исемдәге дару бар иде, 243000 сумлык... аннан соң да берничә мәртәбә барладым. "Айның 20нче числосында кайта дарулар, кайтуга рецепт яза башлыйбыз, һәр айга 420000 сумлык дару кайта, әле бу региональ исемлектәгеләр, шикәр авыруы белән авыручылар бар, аларга 50 мең сумлык өстәмә дару, авыр хәлдәге 7 авыру бар, шуның 5сенә 1,5 миллионнан артык суммадагы дару кайта, ә икесенә әлегә дару кирәкми..." - дип аңлаталар табиблар.
Закон буенча 1 кешегә 798 сумлык пакет каралган, шифаханәгә бару да, юл хакы да шуның эченә керә. Бер ташламалы, мәсәлән, 6 айга 4 мең 387 сум 97 тиенлек дару алган. Шушы льгота белән 598 кеше файдалана бездә. Бер елга социаль пакет алучыга 5 миллион 200 мең сум акча каралган - аз да түгел кебек. Бер кеше - йөз тапкыр, йөз кеше бер мәртәбә алданыр, диләр. Бу шул очрактыр, кайда яхшы, кайда яман икәнен аера торган да түгел, һәркем үзенчә хаклы. "Файдалы ягы бардыр бит инде бу пакетның, һай алган булсам, дип үкенүчеләр бер дә юкмыни соң?" - дип тинтерәтәм баш табибны. "Нишләп булмасын, узган ел 4 очрак булды, пакеттан отказ биргәч, уйламаган авырулар килеп чыкты, я булганы көчәйгәндер инде, берсе - онкология; Сәрдәдә яшәүчесе үз акчасына 6 айга - 6000 сумлык дару, Каенсардагысы 6 айга - 3000 сумлык, Җөлбидәгесе 6 айга - 2000 сумлык, Әтнәдәгесе үз акчасына 5 айга 150000 сумлык дару сатып алырга мәҗбүр булды, пакеттан баш тартмасалар бу дарулар бушлай була иде. Шунысын да әйтим, мәсәлән, шикәр авыртуы булган кеше пакет алса, параллель башка авыртулары килеп чыкса, ул төр авыртуга да бушлай дарулар бирәбез. Авыртуларның алдан билгеле булганы бар, булмаганы бар. Начар ягын күрмим..." - дип аңлата Азат Харис улы. Һәркем үзенекен алга сөргән очракта да, баш табибны 73 % өчен бер бастырып сүгәргә мөмкиннәр, ә авырулар...
Арык атта ерак китеп булмаган күк, соцпакеттан баш тартып, аның акчасын алып кына байый алырсызмы? 150000 сумлык дару кирәксә - нишләрсез?.. Әнә шунысы тынгы бирми!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев