Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Стиляга-тамадалар: исемлек (видео)

Казанда өченче ел рәттән "Тамада-шоу" фестивале узды. Зәмирә Рәҗәпованың әлеге проекты быел нәрсәсе белән шаккаттырды? Шоу дип аталгангамы, тамашачы шоу белән Филармония фойесына керә-керешкә очрашты. Биредә аларны ике метрлы курчаклар - мимнар каршы алып торды. Шунда ук җанлы музыка тыңлап, биеп тә алырга була иде. Тамашаның үзенә килгәндә, иң элек...

Казанда өченче ел рәттән "Тамада-шоу" фестивале узды. Зәмирә Рәҗәпованың әлеге проекты быел нәрсәсе белән шаккаттырды?


Шоу дип аталгангамы, тамашачы шоу белән Филармония фойесына керә-керешкә очрашты. Биредә аларны ике метрлы курчаклар - мимнар каршы алып торды. Шунда ук җанлы музыка тыңлап, биеп тә алырга була иде.


Тамашаның үзенә килгәндә, иң элек аның башкаларны кабатламый торган, заманча, көчле режессуралы булуын билгеләп үтәр идем. Быел ул "стиляги" тематикасында үтте. Сәхнә бизәлеше дә, катнашучыларның һәм музыкантларның киемнәре дә 40-60нчы еллардагы совет чорына аваздаш иде.

Стилягалар булып биеп йөргән тамада-резидентлардан тыш сәхнәдә шулай ук никах күлмәкләре коллекциясе күрсәтелде. Ут театры һәм заманча бию балеты чыгышларын аерым билгеләп үтәр идем. Концерт саен төрле җырга бер үк хәрәкәт-күнегүләрне тапталып беткән аяк киемнәре белән тыпырдатып торучы "Сәйдәш" бию ансамбле түгел инде! (Гафу, әмма бу факт!!!)

Тамашаны Зәмирә Рәҗәпова үзе һәм Салават Миңнеханов алып барды. Бу сезонда үз осталыкларын күрсәтүче тамадалар исә - Гөлназ Шәрипҗанова, Зөлфәт Зиннуров, Илшат Исхаков, Марсель Әхмәдуллин, Салават Миңнеханов, Газинур Фәйзуллин, Марсель Мәхмүтов, Рафил Галимуллин, Айнур Сөләйманов, Раил Габдуллин, Лилиана Ирназарова, Җәвит Шакиров. Аларга үзләренең осталыкларын күрсәтү йөкләнгән иде. Залдагы халыкны уятырга, җанландырып җибәрергә, кыскасы. Узган елгы тамашадан аермалы буларак, быелгысында катнашучыларның берсе дә бу яктан сынатмады. Һәр чыгышлары да кызык һәм кызыклы булды. Кемнәрдер бүгенге туйны сәхнәләштерде, кемнәрдер уеннар уйнатты, кемнәрдер мәзәк сөйләде һәм җырлады. Үз эшләренең остасы булулары аларның бу өлкәдә күптәннән эшләүләренә бәйле, күрәсең. Үткән ел исә ике җөмләне дә кушып сөйли алмаган, залдагы тамашачыны үзенә карата алмаган алып баручылар бар иде.

Фестивальнең махсус кунаклары - узган ел шушы тамашада йөкле көе катнашкан Зәмирә Рәҗәпова, Гүзәл Идрисова, Лилия Муллагалиева, Гөлназ Шәрипҗанова һәм Айгөл Шәйхетдинованың нәни ул-кызлары. Кайсы тәпи генә киткән, кайсы әле атламый да. Шулай да алар сәхнә бизәкләре булып җырчы әниләре белән бергә балкып алдылар.


Фестиваль турында озын сүзнең кыскасы шул - алдагы ике елда ниндидер төерләре булса да, быелгы коймак тәмләп йотарлык итеп пешерелгән иде.


Галия РАХМАН

Чыганак: http://mediametrics.ru/rating/ru/843/day.html?search=intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев