Суфия ханым тагын җиңүче
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте газета-журналларга язылучылар арасында оештырган "Языл һәм телевизор от" чираттагы бәйгегә нәтиҗә ясады. Әлеге бәйгене уздыру «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте тарафыннан күркәм традициягә әверелде. Елдан-ел катнашучылар саны да артканнан-арта бара. Бу юлы 10 савыт-саба җыелмасы, өч фотоаппарат һәм истәлекле бүләкләр уйнатылды. Ә төп бүләк - телевизорга Арчадан Фирдания Мифтахетдинова...
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте газета-журналларга язылучылар арасында оештырган "Языл һәм телевизор от" чираттагы бәйгегә нәтиҗә ясады.
Әлеге бәйгене уздыру «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте тарафыннан күркәм традициягә әверелде. Елдан-ел катнашучылар саны да артканнан-арта бара. Бу юлы 10 савыт-саба җыелмасы, өч фотоаппарат һәм истәлекле бүләкләр уйнатылды. Ә төп бүләк - телевизорга Арчадан Фирдания Мифтахетдинова лаек булды.
Шунысы сөенечле, районыбызда яшәүчеләрнең дә әлеге бәйгедә катнашып, бүләк отулары турында ел саен Казаннан шатлыклы хәбәр алабыз. Бу юлы да якташыбыз Суфия Галиеваны истәлекле бүләкләр тапшырылучылар арасында күргәч, чын күңелдән сөендек. 8 Март бәйрәме алдыннан Күңгәр урта мәктәбенә барып, бүләкне тапшырып та кайттык. Шунысын әйтергә кирәк, әлеге бәйгедә районыбыздан газета укучыларыбыз бик актив катнаша. Ел саен райондашларыбызны җиңүчеләр арасында күрү, куанычлы хәл. Димәк, бездә халык газета-журналларны яратып укый.
Җиңүчебез Суфия Галиева да:
- Өйгә барысы 12 данә газета-журнал килә. Мин аларның кайберләрен укып та өлгерә алмыйм. Әткәй белән тормыш иптәшем укып, менә бу җирне укып чык әле, синең өчен файдалы мәгълүмат бар, дип сызгалап та куялар хәтта, - ди ул елмаеп.
- Ә район газетасын яратып укыйбыз. Гомумән, китап, газета-журнал укучы кеше әхлаклы, тәртипле була. Беркайчанда башка кеше турында начар фикердә булмый, - диде ул.
Исегезгә төшереп, шуны әйтәсебез килә: бүгенге көндә "Әтнә таңы" газетасына алдан язылу бара. Бәяләрнең 1 апрельдән артуы көтелә. Шуңа күрә дә алдан язылу барышында "Әтнә таңы" газетасына язылып калырга ашыгыгыз. Үзегез дә игътибар итәсездер. Подписканы бер сан белән тәмамласак, безнең газетаның тиражы ай саен акрынлап арта бара. Димәк, язылмый калучылар, кабат безгә килеп кушылалар дигән сүз бу. Шуңа күрә дә, вакытында язылып калыгыз. Һәрвакыттагыча бергә калыйк, хөрмәтле газета укучыларыбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев