Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

СУГЫШ КАЙТАВАЗЫ ӘЛЕ БЕТМӘДЕ...

Казан кремлендәге Бөек Ватан сугышына багышланган музей-мемориал житәкчесе Михаил Черепанов кабат Әтнәгә кайтты.

Ел башында, гыйнвар аенда Михаил Черепанов (фотода уңнан беренче) Әтнәгә кайтып, хәбәрсез югалган 58 якташыбызның кайда күмелгәнлеге хакында мәгълүмат биреп киткән иде. "Бәлки туганнары да табылыр", - дигән иде ул. Һәм бу юлы кайтуында аларның туганнарына, балаларына аларның кайда күмелгәнлеген белдергән кәгазьләр тапшырды. "Солдат вафат булса да, ул бүгенге көнгә кадәр якыннары өчен хәбәрсез булып санала. Ә безнең хәтеребезнең төп бурычы - Ватанны саклауда вафат булган солдатларыбызны хәбәрсез югалган дип түгел, үлгән итеп тану. Туганнары өчен аларның кайда һәлак булганнарын белү дә зур шатлык минемчә", - диде ул.

Очрашуда катнашкан ТР хәрби комиссариатының Арча һәм Әтнә районнары начальнигы Алмаз Борһановның чыгышы да һәркем өчен мәгълүматлы һәм үтемле булды. Аның солдатлар тормышы хакында тәфсилләп аңлатуын, сөйләвен һәркем йотлыгып тыңлады. "Ватан өчен һәлак булучылар беркайчан да онытылмый. Ел саен Бөек Җиңү көнен зурлап билгеләп үтәбез. Безнең тыныч тормышыбыз өчен сугышкан абыйлар, әти-бабайларыбызның да батырлыгы онытылмый," - диде.

Чыгышлардан соң, Михаил Валерьевич кайда күмелгәнне белдергән кәгазьләрне тапшырды. Хәбәрсез югалган дип саналган солдатларның, хатыннары, энеләре, туганнары да бар иде. Кемнәрдер кулларына шушы кечкенә генә кәгазь кисәген алганда, күз яшьләрен сөртеп куйса, Михаил Черепановтан "Моның берәр файдасы бармы?" дип тә сораучылар булгалады. Ни хәл итәсең, нәрсәдәндер файда эзли торган заманда яшибез шул.

Кичә-очрашуда чыгыш ясаган район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Радик Шаһидуллин, район ветераннар советы рәисе Мингазиз Зиннәтов та: "Хәзер якыннарыгызның кайда күмелгәнен беләсез, сугыш кайтавазы соңгы солдат табылмыйча бетмәячәк", - дигән фикерләрне җиткерделәр.

Соңыннан ветераннарыбыз катнашындагы концертны да һәркем сокланып карады.

Инде быел Бөек Җиңүнең 67 еллыгын каршы алабыз. Ничә еллар узса да, сугыш кайтавазын татар халыкының: "Үлгәннәрнең каберен, исәннәрнең кадерен бел", - дигән мәкале искә төшерә.

Х.ГАРИПОВ фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сугыш, солдат