Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сугым чоры җитә

Ялындырып кына кыш ае керде. Авыл халкына күңелле борчу өстәлде. Ике ел буе сугымга дип симерткән хайваннарны суясы бар. Оста мал суючылар авылда күп түгел. Бар алар, тик кайсысының кулы җиңел түгел, кайсысы суйган малның ите тәмле булмый... Осталарның кадере арткан, борыннары күтәрелгән вакыт. Зинһарлап аның гозурына барасың. Ул сиңа...

Ялындырып кына кыш ае керде. Авыл халкына күңелле борчу өстәлде.
Ике ел буе сугымга дип симерткән хайваннарны суясы бар. Оста мал суючылар авылда күп түгел. Бар алар, тик кайсысының кулы җиңел түгел, кайсысы суйган малның ите тәмле булмый... Осталарның кадере арткан, борыннары күтәрелгән вакыт. Зинһарлап аның гозурына барасың. Ул сиңа алда кемнәрдә булачагын аңлата, фәлән көннең фәлән сәгатенә киләм, дип чиратка язып куя. Син шул көнне зарыгып көтәсең, булышырга кешеләр белешәсең, бөтен кирәк-яракны әзерләп куясың, ит чабу, турау өчен балта, пычакларны кайрыйсың, синнән ит сатып алучылар булса, аларны алдан, вакытын күрсәтеп, кисәтеп куясың, кибеттән кирәк булса дип «ак баш»лар, тәм-том аласың. Кыскасы, бәйрәм көткән кебек, мал суеласы көнне зарыгып көтә башлыйсың.
Менә ул көн килеп җитә. Иртәрәк торып мунча ягарга, кирәк-яракны тагын бер кат күздән кичерергә кирәк. Күрсәтелгән вакытта булышыр­га килгән ир-егетләр белән сугымчыны көтә башлыйсың. Ул килеп җитә, әйдәгез егетләр, тизрәк булыйк, мине фәлән җирдә көтәләр, дип ашыктыра башлый. Абзарда бәйдә торып зарыккан зур гәүдәле таза хайван, иреккә чыккач, арканнарга ябышкан 4-5 ирне бар дип тә белми, борын тишекләрен киереп, ярсып өстерәп йөри. Китә бер-береңә кычкыру, акыл өйрәтү, сүгенү... Мең бәләләр белән хайванны егып, кыйблага каратып, бисмилла әйтеп чалып җибәргәндә, җир йөзендә әдәмнән дә ерткычрак җан иясе юктыр дигән уй башка килә. Табигать шулай яратылган, көчле көчсезне ашый дип кенә үзеңне бераз юаткан буласың.
Өйдә бу вакытта зур кәстрүлдә су кайный, хатын-кызлар турарга дип тыштан ит кергәнне көтәләр. Ә ирләр хайванны дүрт аягыннан күтәреп асып куялар, тиз-тиз туныйлар, үпкә-бавырыннан тыш бөтен эчке әгъзаларын, берничә чиләк ап-ак эч майларын агач башларында, өй түбәләрендә күзәтеп утырган чәүкә, ала каргаларга ыргыталар. И, Ходаем, көферлегеннән үзең сакла! Саф иткән чын майны чиләкләп чыгарып ташлыйбыз, ә химия кушылган сыйфатсыз кибет маен кыйммәт бәягә сатып алабыз. Шуннан син адәм баласын акыллы дип әйтеп кара инде. Элекке елларда хайванның эчәгеләрен дә әрәм итми идек. Әни пешергән эчәге бөккәненең үзенә генә хас тәме әле дә авызда тора кебек. Әллә ялкауландык, әллә тамагыбыз туя башлады, белмәссең.
Зур табакны тутырып алып кергән, күзәнәкләре дә үлеп бетмәгән җылы итне (аны урыс «свежатина» дип атый) тиз-тиз турап, кайнап утырган зур кәстрүлгә салалар, үпкә-бавырны тәмләткечләр белән аралаштырып, берничә таба белән духовкага урнаштыралар. Бераздан борыннарны кытыклап өйгә тәмле ис тарала. Шуны сизгән кебек, ир-атлар тышта эшләрен бетереп, хайван сан­нарын хуҗа күрсәткән урынга урнашты­рып­­ өйгә керәләр, аш (аны без­дә «куырдак» диләр) пешкәнне көтә-көтә әң­гәмә куерталар, «Ак-Барс»­ның кичәге уенын анализлыйлар, югарыда утыручыларны, хәзерге заманны сүгәләр...
Ниһаять өстәл янына чакыралар. Яңа суелган иттән пешкән кайнар куырдыкның тәмен әдәби тел белән аңлатып бирү өчен Мөхәммәт Мәһдиев булу кирәктер. Зур таба белән өстәл уртасына килеп утырган кыздырылган үпкә-бавыр да башка вакытларга караганда күпкә ләззәтлерәк тоела. Шәһәр кешесенә бу ләззәт тәтеми, «яшәсен авыл» дип кычкырасы килә. Мал карауның авырлыгы, файдасыз шөгыль булуы, итне кая урнаштырыйм икән дип баш ватулар бу көнне бераз онытылып тора. Ләкин ахырдан сугым малына ике ел буе тоткан чыгымнарны, ике еллык хезмәтеңне акчага әйләндереп исәпләп карыйсың да, мал асрауның зыянга чыгуын күрәсең. Хайван асрауга тотасы акчаларыңны шкафтагы копилкага салып баруың отышлырактадыр әле. Нишлисең бит, авыл кешесе хайван арасында үскәнгә күрә, хайван асрау шөгыле аның канына сеңгәндер, ул аннан башка яши дә, хайван карап кермәсә, тизәк исе белән аралаш хайван исе аның борынын иркәләмәсә, ул тынычлып йоклый да алмыйдыр. Менә шул кешене хәзер хайван асрау ләззәтеннән мәһрүм итәләр. Хөкүмәтнең алып барган аграр политикасы акрынлап авылның бетә баруына, хайваннар санының кискен кимүенә китерде. Русиянең БСОга керүе нәтиҗәсендә чит илләрдән кертелгән арзан, ләкин сыйфаты шик­ле булган ит авылда җитештерелгән яхшы сыйфатлы итне кысрык­лый башлады. Хөкүмәт илдә хайван санының кими баруына борчылган булып, хуҗалыктагы сыер башына карап халыкка акчалата ярдәм иткән булып кылана. Хәзер ул акчага берничә центнер икмәк кенә алып була.
«Хәләл ризык», «Хәләл ит» дип гадәти ризыкны, мактап сату модага кереп бара. Итнең тышкы кыяфәте аның хәләл икәнен күрсәтми бит. Бу хайванны мөселман кешесе асраган, шәригать кануннары буенча суелган дип кем әйтә ала? Шәһәргә барып эшләп йөргән бер авылдаш сөйләгәне искә төшә: «Бер шәһәр әбие яныма килеп, энем, син авылдан бугай, миңа аннан бераз хәләл ит алып килә алмассың микән, - дип сорады. - Әби бездә хайванны кыйблага каратып, бисмилла әйтеп чалалар, аннары аның янына җыйналып эчәләр», - дидем. Әби борылып китеп барды.
Авылда хайван асрау азайса да ул бетмәячәк. Авыл агае үз гаиләсе, шәһәрдәге туганнары өчен генә булса да асрая­чак әле. Бу шөгыль зыянга булмыйча, аз-маз табыш китерә торган булса, авыл хайванны күп­ләп асрар, хайван саны кискен күтәрелер иде. Хәрәм белән баеп ятучыларга юл куеп, үзенең хәләл көче белән хайван асраучыга киртә корып маташкан хөкүмәтне мин аңлый алмыйм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев