Сугыш чоры балалары
Бөек Ватан сугышында җиңүебезнең 70 еллыгы якынлаша.Шушы уңайдан мәктәбебездә күп эшләр планлаштырылды.Без дә сыйныф җитәкчебез Гүзәлия Рәфкать кызы белән проект эшенә тоындык .Проектка "Урланган балачак" дип исем бирдек.Максатыбыз- тыл һәм хезмәт ветераннары турында белемнәр туплау булды.Сыйныф сәгатьләрендә сугыш турында кабат сөйәштек,видеофильмнар карадык,интернеттан мәгълүматлар эзләдек.Безне бигрәк тә авылыбыз ветераннары язмышы кызыксындырды....
Бөек Ватан сугышында җиңүебезнең 70 еллыгы якынлаша.Шушы уңайдан мәктәбебездә күп эшләр планлаштырылды.Без дә сыйныф җитәкчебез Гүзәлия Рәфкать кызы белән проект эшенә тоындык .Проектка "Урланган балачак" дип исем бирдек.Максатыбыз- тыл һәм хезмәт ветераннары турында белемнәр туплау булды.Сыйныф сәгатьләрендә сугыш турында кабат сөйәштек,видеофильмнар карадык,интернеттан мәгълүматлар эзләдек.Безне бигрәк тә авылыбыз ветераннары язмышы кызыксындырды.
Менә без тыл һәм хезмәт ветераны Фәния әби Хәкимовада кунакта.Аның авыр балачагы турында укытучыбыз сөйләгән иде инде.Шулай да безнең Фәния әбидән сорашасы нәрсәләребез күп калган булган икән.Ничек инде кыш көне чабата киеп кенә йөреп булсын?Ә черек бәрәңгене ничек итеп ашап була?3 нче сыйныф укучысы(безнең яшьтә) Мари урманнарыннан чанага утын төяп тартып кайта алганмы?Фәния әби сөйли дә сөйли, ә күзләре тулы яшьләр.Безгә бик тә уңайсыз булып китте.Укытучыбыз әйткәнчә,нинди рәхәт һәм бәхетле тормышта яшибез бит без!Кадерен генә белергә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев