Сугыш ветеранын үтереп чыкканнар
100 яшьлек ветеран берүзе генә яшәгән.
Күрше Башкортстанда булган бу вәхшилек.Әлеге хәл буенча бүгенге көндә тикшерү бара. Башкорт тикшерүчеләрнең бер версиясе буенча, бабайны йортын баскан вакытта үтергәннәр. Тормыш иптәше вафатыннан соң, ул үзе янында беркемне дә күрергә теләмәгән. Шуңа да карамастан, күршеләре,ике кызы һәм соөиаль хезмәткәр аны гел күз уңында тоткан. Авылдашлары сугыш ветераны белән горурланып яшәгән. Бабай туган көнен 2019 елның ноябрь аенда билгеләп узган булган.
Чыганак: http://elabuga-rt.ru/news/samoe-chitaemoe/v-bashkirii-byl-zhestoko-ubit-100-letniy-veteran
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев