Чүп-чардан арынабыз
Санитар-чистарту икеайлыгы әле старт алмаса да, районда бу юнәлештә эшчәнлек башланды инде.
Оешмалар үз территорияләрен көзге, кышкы чүп-чардан арындыру эшенә керештеләр. Дөрес, чүп-чарның әлегә бер өлеше генә күзгә күренә, күпчелеге кар астында. Шулай да акрынлап кар астынннан чыккан шешә, полиэтилен, кәгазь калдыкларын җыеп чүплеккә илтеп ташласаң да, тирә-ягыбыз матурланып киткәнен күрәсең. Әмма һава торышы мондый торганда калганнары да да озак көттерми баш калкытыр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев