Суслонгерда корбан чалынды
Бу саваплы гамәл узган шимбәдә башкарылды. Арча-Әтнә хәрби комиссары Алмаз Борһанов бу юлы үзе белән Суслонгерга республиканың йөзгә якын кешесен алып барды.
2015 нче елдан бирле Суслонгерга барып зыярәт кылабыз. Үзем генә дә бу җиргә дүрт тапкыр бардым. Барган саен хис-кичерешләр языла, газетабызның электрон сайтын республика халкы да укый, кызыксынучылар, мәгълүмат бирүчеләр күбәя. Араларында “Без дә барыр идек, юлын белмибез, урман эченә ничек керәсе, блиндаж урыннарын ничек табасы?” дип сораучылар артканнан-арта.
Моңа кадәр баруыбызда ТНВның “Халкым минем” белән бергә “Татарлар” тапшыруын да алып баручы Ләйсәнә Садретдинованы да чакырган идек. Ул әзерләгән тапшыруны караганнан соң, республика халкы аңа да мөрәҗәгать белән чыккан. “Мин сезнең белән Суслонгерга кереп баттым, бу кадәрле йөрәккә тигән тема булыр да, шуның кадәр кеше мөрәҗәгать итәр, дип уйламадым” дип хәбәр бирде ул безгә. Бергәләп фикер алышканнан соң, халыкның үтенечен канәгатьләндерү һәм әрвахларның рухын шатландыру өчен, хәрби комиссар республика халкын да чакырып, Суслонгерда корбан чалдыру нияте барлыгын әйтте. Арча хакимияте әлеге фикерне куәтләп, чарага матди ярдәм күрсәтте. Оештыру эшләре бергә башкарылды.
Шимбә көнне алдан хәбәр биргән 33 кеше, иртәнге сәгать 7 дә Арча-Әтнә хәрби комиссариаты яныннан ике автобуска утырып сәфәргә кузгалды. Алдан килешенгәнчә, үз машиналары белән баручылар безне Суслонгерда көтеп торып, сәгать уннар тирәсендә ике төркем бергә кушылдык.
Республиканың иң ерак районы Әлмәттән килүче Марсель Мортазин гаиләсе белән беррәттән Кукмарадан, Балтачтан, Яңа Кенәрдән, Теләчедән, Биектаудан, Казаннан, Әтнәдән баручылар күп иде. Мари иленнән килгән татарлар, җирлек җитәкчеләре, Суслонгер имамы Зиннәт Әхмәдуллин, төбәк тарихын өйрәнүче Галина Лихачева безне каршы алып, озатып йөрде. Зыярәт кылучылар арасында өлкәннәрнең күплегенә гаҗәпләнмәдек, иң олылары – әтисе Кави бабайдан 5 яшендә калган 81 яшьлек Мәдинә Фәйзуллина, әтисе, абыйсы шушы җирдә хезмәт иткән 90 яшьлек Сания Хәсәнованың булуы азрак куркытты да. Ерак юл, кичерешләр тирән, күтәрә алырлармы дип борчылдык. ТНВның - “Татарлар”, ТВнең 24 сәгатьлек хәбәрләр барган каналына керүче ГТРКның журналист-операторлары, “Ватаным Татарстан” газетасы журналисты да кайтты корбан чалу мәҗлесенә.
Безнең өчен иң куанычлысы, бу юлы Суслонгерга “Хәрби Дан клубы” ассоциациясе рәисе Михаил Черепанов та килде. Ул үзе белән Суслонгерда вафат булучыларның исемлеген дә алып кайтты. Һәм вафат булучыларның исем-фамилияләрен укып чыкты.
Тагын да куанычлысы, “Хәтер” китабына хәбәрсез югалган булып кергән авылдашларыбыз - Күәмнән Мәгъсүм Сабиров, минем бабамның бертуганы Кави Батталов та әлеге исемлеккә теркәлгәннәр. Алардан тыш Арча- Әтнә районнарыннан бу исемлектә 19 кешенең исем-фамилиясе табылды.
Шуның унысы – әтнәләр: Әхмәтҗанов Сәлимҗан, 1899 елгы, Яңа Шашы (Күәм), 21.04. 1942 елда үлә. Әхмәтов Салих, 1899, Күәм авыл, 30. 04. 1942, Батталов Кави Баттал улы, 1902, Күәм, 20.05.1942, Закиров Хәкимулла Закир улы, 1905, Иске Шимбер, 1941 елда үлә.Мирхәев Нургали Мирхәй улы, 1917 елгы, Кышлау, 11.1942. Мөхетдинов Бәдретдин, 1904, Түбән Шашы, 01.1942. Сабиров Мәгъсүм, 1909, Күәм, 06.1942. Сабиров Нурмөхәмәт Сабир улы, 1901, Ябынчы, 1942 елда үлә. Ситдиков Нургали Әүхәди улы, Таш-Чишма, Туктаров Нури Хәйретдинович, 1906, Ябынчы, 30.12.1941
Нинди җир ул Суслонгер?
Аның нинди җир икәнен, үзләренең башларына төшкән кешеләр белә. Ә менә нилектән шулай булганын алар да белеп бетердеме икән?! Бүгенгедәй хәтеремдә, әтиемнең елый- елый Суслонгер хәлләре турында сөйләүләре, - ди Дания Шәрипова. Суслонгерга баргач, мемориаль такта янында әтисе Мөхәррәм Шәриповның “Казан утлары”нда басылган менә шушы язмасы укылды:
...Сталинград өчен барган сугышларда 1942 елның җәй башларында каты яраландым . Казан госпиталендә өч ай буе дәваланырга туры килде . Шуннан соң безне, берничә кешене, Мари АССР ның Суслонгер тимер юл станциясенең ике - өч чакрымлы урман эчендәге запас полкка җибәрделәр .
Хәер, анда берничә полк булган икән. Безне гаҗәпләндергәне шул, ни өчендер солдатлар кәефсез йөри. Үзләре бик ябык, хәлсезләр, барган җирләрендә сөртенеп егылалар. Килү белән 2нче батальонның 4нче ротасына беркеттеләр . Кичен яртышар җир астына иңгән ашханәгә алып бардылар . Ике такта киңлегендәге озын өстәлгә иллешәр кеше утырдык. Ун кешегә биш литр сыешлы кәстрүл белән кәбестә шулпасы, дөресрәге кайнаган су, 200 грамм дип исәпләнсә дә 100 граммнан артмаган икмәк сыныгы - башка бер нәрсә юк. Бер рота солдатлык землянкага 240- 250 кеше шыплап тутырыла. Иртәнге физзарядка дигәне: 3 чакрым йөгереп барып, берәр метр итеп киселгән ике утын пүләнен бил каешына бәйләп алып кайтасың. Кәбестә баландасыннан соң - тагын урманга 3-4 чакрымга дүртәр тапкыр барабыз. Кайбер ротадагыларны 15-17 чакрымга да йөртәләр. Алты кеше бер бүрәнәгә ябышасың. Озынлыгы 6,5 метр, юанлыгы 25 - 30 сантиметрлы агачны иңбашыңа күтәреп ташыйсың. Кешеләр барган җирдән егылып та үлә.
Ашау - эчү начар. Без ит, май, шикәр ише ризык күрмәдек. Икмәккә туймадык. Шул сәбәпле кырылды солдатлар. Иртән торышка землянкадан һәр көнне 4-5 мәет чыгарылды. Ә бит землянкалар саны 23 иде бугай. Димәк, көн саен йөздән артык кеше үлеп торган. Моң - зарыбызга колак салмадылар. Ашханә янындагы черегән бәрәңге кабыгын җыеп ашаган өчен дә җәзалыйлар иде. Мондый гөнаһым өчен мине дә штабка алып кайтып, өч тәүлек гауптвахтада утырттылар. Хатларыбыз бик нык тикшерелеп чыгарылды. Үзебезгә килгәннәрен дә энә күзеннән үткәрделәр.
Шулай бервакыт безне урман эчендәге станциягә продуктлар бушатырга алып киттеләр. Бик куанышып, тамак туяр дип өметләндек. Кая ул! Тимер әрҗәләргә, капчыкларга тутырылган әйбер брезент белән яхшылап томаланган. Алып та, эчендә ни барын белеп тә булмый. Үткен генә бер урыс егете качып кына капчыкны тешләп тишкән. Киптерелгән икмәк, ди . Күгәрә башлаган. Булдыра алганча тутыра бу сохариларны. Безне дә шуның белән сыйлады. Соңыннан солдатларга дигән әлеге сохарины җиргә күмделәр. Мин үзем Суслонгер лагеренда 28 көн тордым. Әгәр тагын бераз яшәсәм, аяк сузган булыр идем. Сугышка дигәч, шатланып киттем. Юлда хәлсез солдатларны өстәмә паек биреп тергезделәр. Мәскәү янындагы урманлыкта унбиш көн буе өстәмә норма белән тукландырдылар. Шуннан соң гына Көнбатыш фронтка җибәрделәр. Суслонгер турында соңыннан ишеткәләдем. Әгәр хак булса, анда Ворошилов килгән икән. Чөнки лагерьда калган солдатлар безнең аша югары оешмаларга хат язып җибәргәннәр иде . Комиссия шул нигездә килгән. Корткычлык булган икән. Күп офицерлар атылган. Дошманга сатылган явыз җаннар безнең халыкны күп кырды шул анда ... "
- бу язманы Мөхәррәм Шәриповның Биектау районыннан килгән кызлары Галиуллина Флера, Галиуллина Люция, Галиуллина Зәйнәп, Фидания алып килеп, беррәттән үзләренең хатирәләре белән дә уртаклаштылар. Шуңа охшаш хатирәләрне Кукмара районының Ядегәр авылыннан килгән 90 яшьлек Сания апа Хәсәнова да сөйләде.
“Сугыш башлануга әтием Галимов Хәсәнне фронтка алдылар. Әтием менә шушы Суслонгерга эләкте. Колагы начар ишетү сәбәпле, азрак хезмәт иткәч аны трудармиягә Кизнер шәһәренә җибәрәләр. Ул анда биш ел хезмәт итә. Аннан 1943 елда 18 яше дә тулмаган туганымны, 16 малай белән белән бергә, аякларына ыштыр урап, чабата киертеп сугышка алалар. Алар берни эшли белми. Шуңа күрә өйрәтергә менә шушы Суслонгерга китерәләр. Әнигә “Бәрәңге булса да алып килә алмыйсыңмы?”- дип хатлар яза иде. Монда бернинди дә өйрәтүләр булмаган, аларга урман кистереп, шул кискән агачларны обедка кадәр бер якка, обедттан соң икенче якка ташытканнар. Килгән кухняны да ашатмыйча, шул ач солдатларга чокыр казытып, шул азыкны шунда салдыртып күмдергәннәр. Абыем мең газап чигеп, моннан сугышка чыгып китә. Мәскәүгә кадәр барып җитеп, 1944 нче елда геройларча вафат була. Без 7 бала идек, сугыш аркасында берүзем калдым”, дип сөйли 90 яшьлек ветеран.
Менә шул ач солдатлар күпме мәсхәрәләүгә дә дучар ителә әле. Безнең Кави бабай Батталовны Суслонгерга ашказаны җәрәхәте белән җибәрәләр. Бирегә барасын белгәч, ул зиратка менеп, әти-әнисе кабере арасына җиргә ятып, “Исән сау кайтсам ярар иде, каберем сезнең янәшәдә булса иде”, дип елый. Өйдән киткәндә “Аятөл көрси” догасын үзе белән ала. “Ләә иләһә илләллаһ, Мөхәммәт рәсүлуллуһ” сүзләрен кәгазь битенә язып, “Ләә иләһә илләллаһ” дигән өлешен кесәсенә тыга, ә икенче өлешен өендә калдыра. Кабып калдырган сыныгы да, Фатыйма әби белән калган 3 кызы да, доганың калган өлеше дә көтеп ала алмый аны. 5 яшендә калган Мәдинә апа хәтта әтисенең йөзен дә хәтерләми.
Ашказаны җәрәхәте белән җибәрелгән Кави бабай, ачлыктан хәлсезләнеп, җәрәхәте ачылып эшли алмас хәлгә килә. Бүрәнә күтәреп барган көйгә егыла. Егылган саен аны мылтык түтәсе белән кыйныйлар. Ахыр чиктә кыйнап үтерәләр. Бу хакта Көектән бергә хезмәт иткән иптәше Суслонгерга барган Фатыйма әбигә сөйләп, аның тетелеп беткән шинелен бирә. Яртылаш язылган догалы шинельне дә әби мең газап белән өенә алып кайта.
Мондый ерткычлыкны аңлатырга нинди сүзләр табарга кирәк. Үз илеңдә үз солдатларыңны шулай вәхшиләрчә үтерергә кем рөхсәт биргән? Тик торганда эшләнмәгәнлеге дә мәгълүм. Уннарча лагерьда берүк төсле шартлар булган дип сөйли Галина Алексеевна. Һәм мондый лагерь барлыгын бөтен Татарстан, фронт белгән. Суслонгердан чыгып сугышка китә алучылар ул хакта күп сөйләгәннәр, язганнар. Тик чара күрүче генә булмаган.
“Биредә рөхсәт белән урлашканнар”
“Биредәгеләрнең һәм югарыдагыларның мәнфәгатьләре туры килгән. Рөхсәт белән урлаганнар. Солдатлар ризыгын сатып баючылар булган. Суслонгердагы ачлыкны югарыдагылар да белгәннәр. Чөнки бу хакта тәртип урнаштыруларын сорап язучылар да, сөйләүчеләр дә булган. Лагерь легендага әйләнгән. Бухенвальд, Дахау белән рәттән сөйләнелгән Суслонгер. Тик чара күрүче генә булмаган. Теләмәгәннәр. Биредәге солдатларның бәхетсезлеге шунлыктан дәвам иткән. Суслонгерга кулак ярлыгы тагылган, репрессиягә дучар ителүчеләр балаларын җибәргәннәр. Рус булмаган төрле милләт вәкилләре дә бу лагерь аша үткән. 1941 нче елда гына биредән уннарча мең кеше узган. Кырым татарлары да бирегә китерелгән. Суслонгер белән янәшә Сурок лагере да эшләгән. Анда да безнең 53 кеше үлгән. Тик анысы бу кадәр үк булмаган ”,- дип сөйли Михаил Черепанов. Чәчләр үрә торырлык чынбарлык. Ворошилов килеп киткәч кенә монда тәртип урнаша һәм лагерь ябыла, дигән мәгълүматны да әйтте ул. Бу хакта полковник Әнәс Закиров “История медицинского обеспечения военных городков Суслонгер и Сурок 1941- 1946годы” дип исемләнгән китабын яза. Авторга госпитальләрдә үлүчеләр турында гына язарга рөхсәт бирелә. Китапта исемлек тә бар. Госпитальләрдә барлыгы 422 кеше үлә.
“Ул елларда биредә госпитальләр Суслонгер, Красногорск, Волжскида эшли. Аларда нәкъ менә ачлыктан шешенүчеләр, үлем хәлендәгеләр дәвалана. Дөрестән дә 1943 нче елда Суслонгерга Ворошилов килә. Тик ул киткәч тә лагерь ябылмый әле. Кер юучылар, соңгы кешеләр булып, бу лагерьдан 1946 нчы елда чыга. ”, - дип ачыклык кертеп сөйли төбәк тарихын өйрәнүче Галина Алексеевна Лихачева. Михаил Черепанов үзе белән алып килгән бу китапны Татарстан халкы исеменнән Галина Алексеевнага бүләк итте.
Ворошилов килгәнлеген Суслонгер имамы Әхмәдуллин Зиннәт абый да хәтерли. Ул вакытта аңа 8 яшь була. “Күн плащтан, уртача буйлы бу кеше килеп туктады, халыкка кулын селкеде дә машинага утырып китте. 3-4 машинаның кайсына утырганын да күрми калдык. Саклаучылары күп иде. Аңа лагерьдагы тәртипсезлекләрне язып, кеше җибәрәләр. Агачны кисеп, зур куыш ясап, кешене шуның эченә тыгалар да, тимер юл белән җибәрәләр. Тагын шунысы истә, үлгән офицерларны музыка белән күмәләр иде. Ә гади солдатларны тачанкага 3-4не бергә салып, өстен каплап зиратка күмәләр. Зират бик пычрак юеш иде. Шунда казып ташлыйлар да өстен ком белән күмәләр иде. Мәетләр бик күп булды, дип сөйли Зиннәт ага. Киенеп килгән кешеләрне дә чишендереп киендергәннәр. Монда кием, ашамлык, корал складлары бар иде дип тә өсти. Ә төбәк тарихын өйрәнүче Галина Лихачева агач куышына кеше утыртып җибәрү хакында үз фикерен әйтә. “Бәлки җибәргәннәрдер дә, тик ул кеше барыбер җитәкчеләр янына барып җитә алмагандыр. Чөнки тар “Узкоколейка” дигән тимер юлдан 10 км баргач, бүрәнәләрне Суслонгерда вагоннарга төйиләр, ул кешене барыбер күргән булырлар иде. Безнең олы кешеләр хәбәрне госпитальдә ятучылар аша җибәрделәр дип сөйлиләр”, -дип дәвам итте.
“Зур йөк төшкән күк булды”
Ничек җибәрсәләр дә, СССРның халык комиссары Климент Ворошилов Суслонгерга килә. Аның бирегә килгәнен Сарман районының Бикмәт авылыннан 1919 нчы елгы Нәбиуллин Исмәгыйль дә кайтып сөйли һәм гомере буе үлгәнче Ворошиловка рәхмәт укып яши. Аның бер аягы икенчесеннән 19 смга кыска була. Шулай булса да аны сугышка алалар һәм Суслонгерга җибәрәләр. Ворошилов килгәч солдатларны бер сафка тезәләр. Ул һәр солдатны карап үтә. Шул вакытта бер аягы кыска булган Исмәгыйль абыйны күреп ала да, “Сине бу көе монда кем алды”, дип, аны кайтартып җибәрә. “Солдатларга ул көнне бәйрәм булды, ашарга да алдык, аяктагы чабаталарны салдырып, кирза итекләр дә бирделәр дип сөйли бабай әнием Вәлиева Гөлнурга,- ди Олы Әтнәдә яшәүче Гөлнара Шаһиева. - Исән булсам, шушында килеп, Суслонгерда үлгән солдатларга дога укып кайтыр идем” дигән нәзере була бабайның. Җитмешенче еллардан соң, бер Мәскәүдән кайтканда Казанда төшеп калып, мең газаплар белән Суслонгерга килеп, җирне үбә-үбә, елый-елый дога кылып, иптәшләре рухына багышлап кайта. “Шундый җиңел булып китте, өстемнән зур йөк төшкән кебек булды”, - дип кайтып әйтә ул.
Гөлнара сөйләгәндә Мәдинә апаның һәр карыш җирне сыйпап барганы, автобус туктаган саен, мүкле җиргә утырып, “Йәсиин”догасын укуы, укылган догаларны багышлап, “Әтием, риза булып ят, җаннарын тыныч булсын...”дип багышлап, агачларны сыйпап алуы, әлеге чараны оештыручыларга иксез-чиксез рәхмәт юллавы күзалдымнан үтте. Сания апаның Суслонгерга барасы дигән төнне йокламый уздыруы, сугыш башланганда ничек дулкынланса, бу юлы да шундый тирән тетрәнү кичерүен сөйләве дә колагымда яңгырагандай булды.
Корбанны хәзрәт үзе чалды
Суслонгерга хәрби комиссар, Әмир хәзрәт Миңнемуллин һәм табын коручылар иртәнге сәгать 4 тә китте. Без барганда корбан чалып, аны эшкәртеп, пылау пешереп, табын корылган, Газель машинасына челтәр япма ябып, сәхнә ясалган иде.
Иң элек Көмеш күл буенда өйлә намазы укылды. Намаз укылганнан соң табын артына утырдык. Килүчелә пылау белән сыйланганда, сәхнәдә Алмаз Борһанов чыгыш ясап, сүзне Әмир хәзрәткә бирде. Бик эчтәлекле вәгазь тыңладык.
Догалар укылды. Михаил Черепанов чыгышын бер калтырап, бер өшеп, бер куанып тыңладык. Ул һәлак булучыларның һәрберсенең исем-фамилиясен укып чыкты. Бар урманга яңгыраган бу исемлек солдатларны бер сафка җыйгандай булды. Бәлки ул шулай да булгандыр. Параллель дөньяда яшәүчеләр һәрчак безнең белән янәшә йөри. Моны тоеп, ара-тирә ишетеп тә була. Сеңелем Наилә дә: "Янәшәмнән барган кешеләрнең йөрәге типкәнен ишеткән кебек булдым, куркып берничә тапкыр як-ягыма борылдым. Сез дә ишетәсезме, дип сорадым туганнарымнан. Поезд тавышы ишетелгәндәй булды, ди берсе... Кайткач та 3 көн буе Суслонгер җибәрмәде. Авырлыгы да, рәхәтлеге дә булды. Аллага шөкер, бабай булган җирләрне күреп кайттык. Ә Мәдинә апаның сөенгәнлеген әйтеп аңлатып та булмый", - диде.
Ә ул көнне табын җыеп бетергәндә, кап-кара болыт килеп чыгып, яңгыр тамчылары сибәли башлады. Әмир хәзрәт монысын да изге гамәлнең кабуллыгына ишарә дип аңлатты. Әмиин, шулай булсын. 1941-1946 нчы елларда Суслонгер лагеренда кыелган җаннар риза булып ятсын.
Суслонгер үзеннән җибәрми
Кайткач та озак уйладык. ТВ тапшыруларын да карадык, газета язмаларын, социаль челтәрдә басылган шигырьләрне, һәр язылганга каршы язылган комментарийларны укып бардык. Хәрби комиссар Алмаз Әгъзәм улы Борһанов белән бергәләп йомгак та ясап алдык. Икебезнең дә күңелендә Галина Алексеевнаның әйткән үтенече йөри икән.
"Татарстаннан гел киләләр, һәр район аерым таш куеп китә. Татарстан Республикасы исеменнән бер зур монумент куелсын иде монда, ул елларның афәтен күрсәткән язуы да булсын иде. Алайса үзегез күреп торасыз "Көмеш күл" буенча палаткалар тезелгән, ял итүчеләр бәйрәм ясый. Алар әгәр бу җирдә шундый ерткычлык кылынганын белеп, күпме кеше үлеп, шушы җир астында ятканын белсәләр, тыйнаграк булырлар иде", - дип чыгыш ясады ул.
- Бу сүзләр дә уйлата әле,- ди хәрби комиссарыбыз.
Республика халкы белән бер булганда, монысы да эшләнмәслек эш түгел. Тик бер булу кирәк. Бер хәрби комиссар тырышлыгы гына булмасын иде бу. Галина Алексеевна мондагы мәетләрнең җәсәдләре алып бетерелмәүгә дә борчыла. "Саба районында бер солдат бабай бар, дигәннәр иде. Ул шул елларда күмү отрядында эшләгән. Сорарбыз урынын дип киткәннәр иде. Тик кабат ул урынны күрсәтүче, хәбәр бирүче булмады", - дип борчыла төбәкне өйрәнүче.
Ничә ел йөрибез. Барган саен Мари илендә яшәүче дусларыбыз, мари халкының әхлагы сокландыра. Аларның югарылыгына җитәсе килә. Чисталык, пөхтәлек, әйткән сүздә тору..., һәр кешегә хөрмәт белән карау - соклану уята.
Ике дин әһелен тигез дәрәҗәдә күреп сөйләшү, хәләл белән гадәти өстәл әзерләү, намаз уку өчен шартлар тудыру - беренче тапкыр барганда ук телсез итте. Бездә мондый мөнәсәбәт була алар идеме икән, дип тә еш уйлыйбыз.
Барган саен каршы алып озату да, урман буйлап йөрү дә күп вакыт сорый. Ә алар барына әзер. Сүз дә юк, хәрби комиссарыбызның дәрәҗәсе дә, хөрмәте дә бар. Сөйләшә белүе дә зур роль уйный. Тик кешенең үз асылында булмаса, мондый сыйфатларны тәрбияләп тә булмый. Хөрмәтебез арта гына бара. Шуңадыр булган мәгълүматыбыз белән гел бүлешәсе килә. Алар без сөйләгәнне киләчәк буыннарга тапшыручылар да бит әле. Сәламәт булсыннар.
Автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев