Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Суык тисә булышмый торган дарулар исемлеге

Моны медиклар игълан иткән. Күптән түгел суык тиюдән дәвалаганда куллана торган, әмма файдасыз 15 төр дару исеме билгеле булды. Беренче урында данлыклы "Арбидол". Медиклар әйтүенчә, препаратның эффектлылыгы әлегә кадәр расланмаган. Аннан соң вируска каршы көрәшүче "Амиксин", "Ингавирин", "Кагоцел", "Оциллококцинум" препаратлары бара. Иммунитетны көчәйтергә тиешле "Полиоксидоний" да бар бу исемлектә. Табиблар,...

Моны медиклар игълан иткән.

Күптән түгел суык тиюдән дәвалаганда куллана торган, әмма файдасыз 15 төр дару исеме билгеле булды. Беренче урында данлыклы "Арбидол". Медиклар әйтүенчә, препаратның эффектлылыгы әлегә кадәр расланмаган. Аннан соң вируска каршы көрәшүче "Амиксин", "Ингавирин", "Кагоцел", "Оциллококцинум" препаратлары бара.

Иммунитетны көчәйтергә тиешле "Полиоксидоний" да бар бу исемлектә. Табиблар, тикшерү нәтиҗәләре аның да уңай эффектка ия булуын әле расламады диләр.

Шулай ук суык тию һәм гриппны дәвалый торган «Бронхо-мунал», «Галавит», «Гриппферон», «Деринат», «Имудон», «ИРС-19», «Циклоферон», «Цитровир-3» һәм «Эхинацея» да бик үк югары эффектка ия түгел.

Чыганак: http://buinsk-tat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев