Әтнәләр сынатмадылар
Авылыбыздан бик күп ир-егетләребез ил язмышын яклап фронтка киткән. Күбесе илебезне яклап дәһшәтле сугышта башын салган. Исән кайтып тыныч тормышта да сынатмады ветераннар. Сираҗиев Минһаҗ абый авыр сугыш юлы үтеп Германиягә хәтле барган. Гомере буе терлекләр докторы булып эшләде. Колхозга, хуҗалык терлекләренә күп ярдәме тиде Минһаҗ абыйның. Бик уен-көлкеле булды...
Авылыбыздан бик күп ир-егетләребез ил язмышын яклап фронтка киткән. Күбесе илебезне яклап дәһшәтле сугышта башын салган. Исән кайтып тыныч тормышта да сынатмады ветераннар.
Сираҗиев Минһаҗ абый авыр сугыш юлы үтеп Германиягә хәтле барган. Гомере буе терлекләр докторы булып эшләде. Колхозга, хуҗалык терлекләренә күп ярдәме тиде Минһаҗ абыйның. Бик уен-көлкеле булды ул. Сугыштан кайтканда немец аккордеоны, гармуны да бар иде кулында. Концертларда да күп уйнады Минһаҗ абый аккордеонны. Энеләре дә өйрәнделәр гармунда уйнарга. Аталы-уллы булды алар сугышта. Сирай бабай да Германиягә хәтле барган. Ул да гармун белән кайтты сугыштан. Бик шат күңелле бабай иде. Гомере буе атлы эштә булды, күп еллар заправщик хезмәтен башкарды. Олыгайгач та смотр-концертарында катнашты шат күңелле бабай. Авылдашым-кәсептәшем Хатибуллин Галимулла абыйны гел исемдә йөртәм. Иптәшлеге бик әйбәт булды аның. Терлекләрне көтү серләрен бик өйрәтте ул миңа. Белеп ашатмасаң хайваннарның күбенү куркынычы бар икән. Бу эшкә ул бик тәҗрибәле иде. Бар эшкә дә бик тәвәккәл кеше булды сугыш ветераны. Бик күп урманнар кисте ул. "Тургай делянкасы" дигән исеме дә бар иде урманның. Җиде чирекле кул пиласы белән юан-юан наратлар кисте ул. Күшәдән курай ясап, бик матур итеп уйный иде. Авыл халкы яратып, шуңадыр "Тургай" дип әйткән инде аңа. Галимулла абый сугышта разведчик булган. Сугыш хатирәләрен бик сөйли иде. "Энем, немецны тизрәк атмасаң, үзеңне ата ул", - дияр иде. Беләгендә зур ярасы да бар иде. "Немец беләккә атты", - дип искә ала иде ветеран. Галимулла абыйның ике улы да Кәримулла белән Гыйниятулла бәхетләрен авылда таптылар. Тракторчы булып эшләделәр. Мул тормышта яшиләр, авылда да үрнәк гаилә алар. Хәзер уллары да штурвал артында киң кырларны иңлиләр. Галимулла абый хезмәт тәрбиясен әйбәт биргән улларына.
Хөснетдинов Сәмигъ бабайга атлы армиядә хезмәт итәргә туры килгән элек. Дисциплина бик каты булган. Командир атның чисталыгын ак кулъяулык белән сөртеп карый торган булган. Бабай атны юарга тотынгач, аты тик тормый башлаган. Аптырагач ул атның ыңгырчаклыгын тешләгән. Ат шунда ук тезләнеп җиргә яткан. Бу хәлне бер офицер күреп алган да, полковникка: "Иптәш, полковник, татарин атны ашый бугай, тешләп екты атны", - дигән. Полковник та кызыксынган бу хәл белән. "Хөснетдинов, тагын шулай атны егып күрсәтсәң, отпуск бирәм, авылыңа кайтып килерсең", - дигән. Сәмигъ бабай, Аллага тапшырып, шул ысул белән полковникка атны егып күрсәткән. Сүзендә торган полковник, бабайны ялга җибәреп кайтарган. "Шпоралы итекләр киеп кайтты Сәмигъ", - дип искә ала иде авыл картлары. Бик гаярь кеше булган ветеран бабай. Бу кадерле-хөрмәтле бабайлар бакыйлыкта инде. Безнең хәтер-истәлекләребез алар рухына догаларыбыз булып ирешсен.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев