Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сөю, сөю, эх син мәхәббәт – «Әтнә таңы»

Сөю, сөю, эх син мәхәббәт, Кемнәрнедер җиңүләргә этәрәсең, Кемнәрнедер югарыга күтәрәсең, Баш югалтып сөям-үләм дигәннәрне Бер мизгелдә кисеп-кыеп төшерәсең. Бул син Ләйлә, ләкин итмә мәҗнүн,(дивана) Зөһрә булсаң - сынама Таһирың Хәлил икән - сөйгәнеңне берүк Ялгыз итмә, сакла күз нурың. Әй син гашыйк... Сөюләрдән шашма, хыянәткә басма Мәхрүм итмә ана...

Сөю, сөю, эх син мәхәббәт,

Кемнәрнедер җиңүләргә этәрәсең,

Кемнәрнедер югарыга күтәрәсең,

Баш югалтып сөям-үләм дигәннәрне

Бер мизгелдә кисеп-кыеп төшерәсең.

Бул син Ләйлә, ләкин итмә мәҗнүн,(дивана)

Зөһрә булсаң - сынама Таһирың

Хәлил икән - сөйгәнеңне берүк

Ялгыз итмә, сакла күз нурың.

Әй син гашыйк...

Сөюләрдән шашма, хыянәткә басма

Мәхрүм итмә ана назыннан,

Мәһрүм итмә ата назыннан,

Шашкын мәхәббәткә сылтау итеп

Аерма син парны,

Күпме гаилә шулай таркалган...

Мәхәббәт диңгезе...

Шул диңгез эченнән

Тап син бердәнберең

Бар сөю - ялкынлы, эчкерсез

Тик янма, сынатма, сакла шул сөюең...

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев