Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Табигать кайгыртуга мохтаҗ

Экология елы кысаларында «Бердәм Россия» партиясенең Әтнә бүлек җирлекчәсенең Олы Мәңгәр башлангыч оешмасы һәм Олы Мәңгәр китапханәсе башлангыч сыйныф укучылары өчен «Экология - балалар күзлегеннән» дип исемләнгән чара уздырды. "Табигать сагында" исе­­­ме астында узган әлеге кызыклы чарага бик зур әзерлек белән килгән оештыручылар. Авыл җир­­леге башлыгы урынбасары Гөлназ Мусина белән...

Экология елы кысаларында «Бердәм Россия» партиясенең Әтнә бүлек җирлекчәсенең Олы Мәңгәр башлангыч оешмасы һәм Олы Мәңгәр китапханәсе башлангыч сыйныф укучылары өчен «Экология - балалар күзлегеннән» дип исемләнгән чара уздырды.
"Табигать сагында" исе­­­ме астында узган әлеге кызыклы чарага бик зур әзерлек белән килгән оештыручылар. Авыл җир­­леге башлыгы урынбасары Гөлназ Мусина белән китапханәче Гөлшат Гарифҗанова укучыларга табигатьне саклау­ның әһәмияте, аның ке­шелекнең аерылгысыз бер өлеше булуы турында сөй­ләделәр, аны яратырга, сакларга кирәклегенә басым ясадылар. Елга-күлләр, инеш-чишмәләр дә, канатлы дусларыбыз - сыерчыклар һәм бүтән кошлар да читтә калмады. Үзләре әзерләгән "Мине чолгап алган әйләнә-тирә дөнья" дигән газета белән дә таныштырдылар. Укучылар үзләре дә чарада актив катнашты, табигать турында шигырьләр сөй­ләделәр, җырлар җырладылар. Өч командага бү­ленеп апалары әйткән та­бышмакларга җавап бир­деләр, әйләнә-тирә дөнья­га кагылышлы би­рем­нәргә җавап бирделәр. Соңыннан командаларны "Иң җитез", "Иң белемле", "Иң тапкыр" исем­нәре белән аерып бү­ләкләр тапшырылды. 2017 ел - Экология елы уңаеннан мәктәпнең баш­лангыч сыйныф уку­чы­лары арасында оеш­­ты­ручылар тарафын­нан "Экология балалар күз­ле­геннән" рә­сем бәй­ге­се игълан ител­гән иде. Бәйгегә бик күп рә­сем­нәр килгән. Кат­на­шу­чы­ларга чара ба­ры­шын­да "Рәхмәт хатлары" һәм кечкенә генә бү­ләкләр тапшырылды. Уку­­чыларга бәйгедә катнашырга ярдәм иткән укытучыларга да грамоталар тап­шырылды. Шунда ук уку­чылар арасыннан китапханәгә иң күп йөрүче бала билгеләп үтелде. Ә беренче сыйныф укучылары китапханә әгъзасы итеп кабул ителделәр.
Әнә шундый кызыклы, шул ук вакытта балалар өчен генә түгел, өлкәннәр өчен дә бик актуаль булган, көн кадагында тор­ган темага бик матур ча­ра булып узды биредә. Дөрестән дә, табигатьне саклау, аны чиста итеп тоту, пычратмау һәркайсыбызның уртак эше. Чүп-чарны ничек җыеп бе­терү турында акыл са­тарга түгел, ә аны җыеш­тырып алырга кирәк. Табигать безнең кайгырту­га мохтаҗ. Шул турыда онытмасак иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев