Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тәэбир авазы

"Гает намазларын укып, Аллаһ ризалыгы өчен корбаннар чалып Аллаһның рәхмәтенә якынаябыз - шуңа күрә бәйрәмебезне шатланып каршы алабыз".

Олы Әтнә мәчетендә узган Корбан Гаетендә иң еш яңгыраган сүзләр иде бу. Быелгы бәйрәм килүчеләрнең күплеге белән игътибар үзәгендә булды. Яңа, дини ки­ем­нәрдән килүчеләрне кү­реп күңел куанды. Дин-кар­дәшләр арасында районыбыз җитәкчеләре дә булу Корбан Гаетен аеруча күркәм итте.

Олы Әтнә мәчете кечкенә тү­гел һәм аның бәйрәмгә ки­лүчеләр белән тулы бу­луы гаять матур кү­ренеш. Бу уңайдан мө­селман-кардәшләрнең дин юлына басып, изге га­мәлләр кылырга, Ислам кушканча яшәргә ом­тылуы күңелләргә шат­лык иңдерә. Гаетне һәм җомга намазларын да бер дә калдырмыйча мәчеткә йөрүчеләр белән бергә, әле беренче тапкыр гына килүчеләр дә бар иде. Шунысына игътибар иттек - бәйрәм котлавын да, вәгазен дә чын күңелләрен биреп тыңладылар. Шөкер, дин юлына көннән-көн ныграк басалар.

Гает бәйрәме район авылларында да гөрләде. Авылдашлар, туганнар, дуслар бер-берсен бәй­рәм белән ихлас котлады­лар. Башкалар кебек үк Каенсар авылы мәчете дә дин-кардәшләрне ир­тәнге намазга каршы алды. Аннан авылның ике ягына юл тотып, тәэбир әйтеп янә мәчеткә юл тоттылар. Гает намазы­на дип өстәлүчеләр исәбенә сафлар шактый тулыланды. Әле кечкенә чагымда ук хәзер инде мәрхүмә әнием: "Колагыгызга тәэ­бир авазы керсен", - дип, барчабызны уята иде. Һәм без тәрәзә төбенә килеп тезелеп, урам буйлап килүчеләрне күзәтә идек. Бу юлы тәэбир әйтеп килүчеләрне тәрәзә аркылы гына түгел, урамга, капка төбенә чыгып тыңлаучылар да булды. Ә мәчетнең түр ягы да, алгы өлеше дә килүчеләр белән тулы булды.

Тагын бер мәртәбә­ле ва­кыйга узды: Гает көн­не Олы Әтнә мәчетендә мәҗ­лес уздырдылар. Авыл­­дашлары Фаил Са­дый­­ков корбанга тә­кә чалды, намазга йөрү­челәр икенде намазы алдыннан мәчеттә җы­елдылар. Икенде нама­зыннан соң, мәҗлес уздырып, соңыннан ахшам намазы укыдылар. Бу уңайдан Наил хәзрәт: "Бик күркәм, күңелле булды. Элек мәчеттә "Авыз ачтыру"лар узгалады, беренче тапкыр корбан чалып, мәҗлес уздырдык", - диде.

Кыскасы, Корбан Гаете барлык мөселманнарны берләштерә, якынайта, күңелләр дә миһербанлык һәм шәфкать хисләре белән тула. Мәчетләрдә, мәҗлесләрдә исә, бу тагын да ачыграк чалына.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: гает, намаз