Талпаннар үрчи башлады
Татарстан Республикасы территориясендә җылылар башлану белән үк куркыныч йогышлы авырулар, шул исәптән энцефалит вирусын (КВЭ) таратучы талпаннарның үрчүе көчәя.
КЛИНИКА. ПАТОГЕНЕЗ Талпан энцефалиты вирусы – ул табигый чыганаклы (аерым территорияләргә генә хас) үзәк нерв системасын зарарлаучы авыру. Талпан энцефалиты вирусы яз һәм җәй фасылларында күзәтелә. Әлеге авыруның төп таралу юлы талпан тешләүдән килеп чыга. Ул төрле сәбәпләр белән күчә. Табигатьтә инфекция резервуары һәм аны таратучылар булып иксод талпаннары санала. Талпан энцефалитының башлану чоры бер көннән утыз көн аралыгында тирбәлеп, уртача 7-14 көн дәвам итә. Авыруның башлангыч чорында 1-2 көннән соң җиңелчә арганлык, көчсезлек, үз-үзеңне авыр хис итү кебек билгеләр барлыкка килә. Кайвакытта муен һәм җилкә башларында, бил өлешендә җиңелчә авыртулар, тән ватылу, ою кебек хисләр барлыкка килергә мөмкин, баш авырта башлый.
Талпан инфекцияләре бик күп, ә энцефалит һәм боррелиоз – шуларның иң җитди һәм куркынычлары. Тагын анаплазмоз, моноцитар эрлихиоз, бабезиоз, риккетсиоз һәм башка төрлеләре бар. Әлеге йогышлы авырулар кешегә талпаннар тешләгән вакытта керә. Билгеле, «чиста», төкрекләрендә бернинди инфекция булмаган талпаннар да бар, ләкин сезне тешләгәне авыру йөртүче түгел дигән 100% ышаныч юк.
Энцефалит – талпаннан күчә торган иң куркыныч авыру, баш миенен ялкынсынуына китерэ. Симптомнары: хэлсезлек, температура кутэрелу, укшыту, баш авырту, куз hэм мангай тирэсендэ авырту, яктылыктан курку, эпилепсия оянэклэре, ан бозылышы, ин авыр очракта –кома.
Иң куркынычы – энцефалит йоктыручы сезне Себер, яисә Ерак Көнчыгышта төшләсә, чөнки бу яклардагы талпаннар авыруның аеруча авыр төрен йоктыручы булып торалар. Шуны да әйтеп үтәргә кирәк: кешегә берәр тапкыр энцефалит ияргән булса, ул кешедә әлеге чиргә карата гомерлек иммунитет барлыкка килә.
Шунысын онытмагыз: авыру кешедән куркырга кирәкми. Чир кешедән кешегэ күчми, ул талпан тешләгәннән һәм зарарлы продуктлар, мәсәлән, чирле сыерлар һәм кәҗәләр сөте аша да йога ала.
Боррелиоз. Икенче куркыныч авыру – боррелиоз. Тэн тиресе, нерв системасы hэм терэк – хэрэкэт аппаратына зыян сала. Симптомнары: тәннең температурасы югары күтәрелү, тешлэгэн урында 20 см диаметрлы божрасыман эритема, тэннен башка олешлэрендэ дэ кызыл таплар хасил булырга момкин.
Ә иң яманы – боррелиоз авыруыннан прививкалар юк. Иммунитет белән дә шул ук хәл – бер кат чирләвегезгә карамастан, кабат чирли аласыз. Шуна курэ табибка вакытында мөрәҗәгать итәргә кирәк Талпан энцефалиты вирусыннан саклану чарасы – куркыныч тудыручы төркемнәрне вакцинацияләү (эндемик чыганакларда эшләүче аерым һөнәр кешеләре), яки моңа каршы иммуноглобулин белән экстрен профилактикалау иң нәтиҗәле ысулларның берсе булып тора. Прививка ясау курсын куркыныч территориягә керер алдыннан ике атна алдан тәмамларга кирәк. Талпан кадалган очракта, квалификацияле медицина ярдәме алу өчен, якындагы профилактик-дәвалау медицина учреждениесенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Хастаханәгә вакытында мөрәҗәгать итү мөһим роль уйный, чөнки талпан тешләгәннән соң, беренче иммуглобинны 4 көн эчендә кадарга кирәк.
Талпаннардан саклануның икенче ысулы – урманда үзеңне дөрес тоту (бөтен тәнне капларлык махсус кием, баш киеме кияргә, үзеңнең өстеңне ешрак караштыргалап торырга, талпаннардан саклый торган махсус препаратлар да бар). Талпан энцефалиты безнен Этна районында да күзәтелә.
Талпан энцефалиты. Профилактика. Талпан энцефалиты – үзәк нерв системасының зарарлануына, еш кына параличлануга китерүче йогышлы авыру. Авыруның инфекция чыгынагы булып җәйге айларда талпан (урман бете) үрчегән урман массивлары санала.
Халыкны энцефалит вирусы белән зарарланудан саклау проблемасы тулысынча хәл ителмәгән. Шуңа күрә шәхси профилактика чараларын төгәл үтәү зур әһәмияткә ия. Талпаннар юкә, усак агачлары үскән, куе үлән каплаган катнаш урманнарны яраталар, күбрәк сукмак, юл кырыйларында тупланалар. Активлыклары тәүлек дәвамында үзгәреп тора: кояшлы аяз көннәрдә күтәрелә, көндезге эссе сәгатьләрдә кими. Талпан киемгә ябышканнан соң тәннең капланмаган урынын эзләп өскә үрмәли. Шуңа күрә урман бете үтеп кермәслек итеп киенү мөһим. Урманга барганда өскә ачык төстәге киемнән булу (анда талпан тиз күзгә ташлана) яхшы. Аякка резин итек кияргә күлмәк җиңнәрен беләзектән киң тукыма яисә резина белән тарттырып куярга кирәк. Муен ачылып торырлык булмасын. Башны дүрт почмаклы яулык бәйләп саклыйлар.
Урманнан кайткач, киемне, тәнне яхшылап тикшереп чыгарга кирәк. Өске киемне ишек алдында ук салып калдыралар. Гәүдәнең йон белән капланган өлешләренә, касыкка, култык асларына, колакка аеруча игътибар итү мөһим.
Талпан тешләгән кешеләр барысы да медицина учреждениесенә килеп табибка күренергә тиеш. Шуннан соң кешенең сәламәтлеге 21 көн дәвамында күзәтү астында булырга тиеш. Җәмәгать саклану чаралары урман бетен агулау юлы белән бетерүгә юнәлдерелә.
Шәхси саклану чараларына талпанны куркыта торган репелентлар да керә. Һава шартларына һәм химик составларына карап, аларның тәэсир итү көче 2-3 сәгатьтән 10-15 сәгатькә кадәр дәвам итә. Урман бете шулай ук боррелиоз авыруын тарата. Боррелиоз терәк-хәрәкәт аппараты, йөрәк, нерв системасы, тире зарарлануы белән характерлы. Авыру кискен һәм озакка сузылган формада үтәргә мөмкин. Авыру талпан (урман бете) тешләгәндә, шулай ук кайнамаган кәҗә сөте кулланганда үтеп керә торган вирус аша тарала. Ел саен Русия дәвалау учреждениеләренә талпан кадалган 150 меңнән артык авыру мөрәҗәгать итә, әммә зыян күрүче ун кешенең берсе генә шифаханәгә баруны кирәк дип саный.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев