Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тамчыдан күл җыела

Ходай Тәгалә кабат адәм баласына зур сынаулар җибәрде. 6 июльдән 7 июльгә каршы төндә Краснодар краенда яуган яңгырлар нәтиҗәсендә кайбер шәһәрләрне су басты, йөзләгән кешенең гомере өзелде. Табигать стихиясе гел кабатланып тора: җир тетрәүләр, су басулар, шартлаулар, юл һәлакәтләре... инде менә кабат фаҗига.

Краснодар крае тарихындагы зур фаҗига нәтиҗәсендә кешеләрнең гомере өзелде. 5 меңнән артык йорт су астында калды. Безнең халык беркайчан да мондый күренешләргә битараф түгел. Һәрвакыт кыенлыклар каршында югалып калучыларга ярдәм кулы сузарга ашыга. Бу юлы да су басу нәтиҗәсендә зыян күрүчеләргә ярдәм итү йөзеннән, күп кенә җирләрдә гуманитар ярдәм җыя башладылар.

Зыян күргән халыкка һәркем ярдәм итә ала. Су, ярма, токмач кебек бозылмый торган азык-төлек, кием-салым, урын-җир кирәк-ярагы, кер юу, шәхси гигиена әйберләре, бер тапкыр кулланыла торган савыт-сабалар кабул ителә. Барлык әйберләр дә яңа булырга тиеш. Гуманитар ярдәм җыю пункты "Изгелек" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә урнашкан. Адресы: Олы Әтнә авылы, Октябрь урамы, 9нчы йорт. Телефоны: 2-16-18.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ярдәм