Тарихчылар кайтты - фоторепортаж
Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының ТР халыкларының тарихи-мәдәни мирасын өйрәнү бүлегенең фәнни хезмәткәрләре 18 апрельдә Комыргуҗа мәктәбенең Ш. Мәрҗани музеенда туган як тарихын өйрәнүчеләр, китапханәчеләр һәм тарих укытучылары белән очраштылар. Әлеге вакыйга - күчмә чара бөек галимебез Ш. Мәрҗанинең 200 еллык юбилеена багышлап үткәрелгән чаралар кысаларында узды. Шулай ук Халыкара тарихи...
Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының ТР халыкларының тарихи-мәдәни мирасын өйрәнү бүлегенең фәнни хезмәткәрләре 18 апрельдә Комыргуҗа мәктәбенең Ш. Мәрҗани музеенда туган як тарихын өйрәнүчеләр, китапханәчеләр һәм тарих укытучылары белән очраштылар.
Әлеге вакыйга - күчмә чара бөек галимебез Ш. Мәрҗанинең 200 еллык юбилеена багышлап үткәрелгән чаралар кысаларында узды. Шулай ук Халыкара тарихи урыннарны һәм һәйкәлләрне саклау көне белән дә бәйле иде. Институтның бүлек хезмәткәрләре 2017 елның ахырында дөнья күргән яңа басмалар турында сөйләделәр. Әлеге очрашуны Шиһабетдин Мәрҗани музее мөдире З. Р. Зиннәтуллина алып барды. Чарада шулай ук Әтнә район Советы аппараты җитәкчесе Г. Р. Галәветдинова, Әтнә туган якны өйрәнү музее директоры Э. М. Гыйләҗева катнашты.
Институтның өлкән фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты А. М. Гайнетдинов 2016елның язындагы экспедиция эш нәтиҗәләре буларак чыгарылган "Әтнә районнары эпиграфик истәлекләре" нең каталогы турында сөйләде. Китапта 1567 кабер ташының тасвирламасы урын алган. Автор иске татар имләсе белән язылган кабер ташларын өйрәнеп, аларны гарәп графикасына, аннан соң хәзерге татар теленә күчереп, даталарын билгеләп, колоссаль эш башкарган.
С. Р. Хәмидуллин бу экспедициянең ничек узуы хакында сөйләгәндә Әтнә районы администрациясенең, шулай ук авыл җирлекләренең нәтиҗәле ярдәм күрсәтүләрен әйтеп узды. Шулай ук мәдәни мирас объектлары булган - Даут утары, Олы Мәңгәр авылындагы сәүдәгәр Вәли Бакиров утарының торышына игътибар итүләрен дә ассызыклады. Әлеге тарихи һәйкәлләрне реставрацияләү кирәклегенә басым ясады һәм алар базасында музей оештыруның отышлы булачагына тукталды. Бу, һичшиксез, туристлык потенциалы кискен арттырачак, диде. Шулай ук Әтнә районы һәм бөтен Казан арты белән кызыксыну уятачагы да бәян ителде.
Йомгаклау өлешендә район советы аппараты җитәкчесе Гөлнара Реваль кызы Галәветдинова "Әтнә районнары эпиграфик истәлекләре" китабы авторы, Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының өлкән фәнни хезмәткәре А. М. Гәйнетдиновка, районыбызның эпиграфик мирасын өйрәнеп, аны саклауда зур өлеш керткәне өчен, район администрациясе исеменнән "Рәхмәт хаты" тапшырды.
- Музейга район мәктәпләренда тарих фәненнән белем биргән укытучылар җыйналды. Казан кунаклары да бар иде. Китап буенча, аның эчтәлеге буенча фикер әйтүчеләр дә, чыгыш ясаучылар да булды...- диделәр әлеге чараны оештыручы укытучылар.
Бу китап өстәл китабы булып, безнең тарихыбызны исебезгә төшереп торырлык. Һәр кабер ташында - безнең тарих, һәм бер әле аны белеп тә бетермибез. Өйрәнер өчен бер дигән мөмкинлек.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев