УКУЧЫЛАР ФИКЕРЕ
Телгә алынган ошбу язмага дистәгә якын укучы үз фикерен белдерде. Ни гаҗәп: көткән булсак та, каләм әһелен эт итеп сүгүчеләр булмады. Бүген әлеге фикерләрне туплап бирергә булдык.
Язма басылган көн - чәршәмбе, 12 апрельдә, Илсур исемле укукчыбыз язган: "Шэп язма! Автор остенэ баскан!))".
Чәршәмбе, 12 апрельдә, Илгизәр исемле укучыбыз болайрак язып куйган: "Күпләр әйтергә куркып йөргән фикерләп җиткерелгән. Авылларда көрәш бетеп бара шул. Профессионалларның Сабантуйда машина бүлүе генә җитмәгән, авылларның да котын алып Сабантуена киләләр. Ә авыл советларына алма ни дә шалкан ни - үз кешесен кайгыртмый, тизрәк бәйрәмне төгәлләргә генә кирәк. Кыскасы, язмагыз урынлы. "5"ле куям".
Чәршәмбе, 12 апрельдә, Алмаз: «Көрәш - безнең милли рух, аңламыйм ник игьтибар юк?" - дигән сораулы фикерен җиткерде.
Чәршәмбе, 12 апрельдә, Илфат Гыйззәтуллин: «Кызганыч Фәрит, но ты прав..." - дигән фикере белән уртаклашты.
Алдагы көннәрдә фикерләрне инде шактый саллылары килеп иреште.
Пәнҗешәмбе, 13 апрельдә, Илсур мондыйрак фикер калдырды: "Набор слов констатация фактов кругом мафия, а мафия бессмертна. Никакое судейство пацанов просто ломают психологически,обновить федерацию».
Җомга, 14 апрельдә, Илшат болайрак язган: "Көрәш федерациясе исполкомынының эш «нәтиҗәсе» бу. Яңа эш алымы керткәне юк Хайруллинның. Көрәшчеләргә приз күләме кимеде, командаларга бүләк юк, районнарда көрәш бетеп бара, хөкемдарларны ул үзенә ошаган кешеләрне генә куя, ә кирәк вакытта үз сүзен әйтә белми. Федерация исполкомын алмаштырырга кирәк. Әнә Россиянекен алмаштырдылар бит».
Якшәмбе, 16 апрельдә, Самат исемле укучыбыз: "Әйе Фәрит, дөрес язгансың. Көрәшкә хәзер интерес юк. Ә нигә соң сайлап алу турлары үткәрергә, республикага һаман да шул состав бара, жиңсә жиңмәсә дә. Кайбер көрәшчеләр «йолдызланды» көрәшәсе килсә генә көрәшә. Үз авырлыкларында көчле корәшчеләр булса, кереп тә тормыйлар, төрле сәбәп табып. Дөрестәндә без яшерәк вакытта Наил Хәмидуллин призы иң көчле турнир иде. Авыллар икешәр команда белән килеп иртәдән карангы төнгә кадәр бара иде. Һәр веста 25әр кеше була иде. Ә син барлык веска 57 дигәнсең. Теләчедә бөтен көчле көрәшчеләр. Болай барса көрәш бөтенләй бетәчәк бу район уровены түгел. Башка өлкәдән эзлисе була көрәшчеләр район данын якларга», - дип Теләчедәге вазгыятьне тагын бер тапкыр әйтеп узган.
Фикердәшләргә ихластан рәхмәт!..
"ЮК, УКЫМАДЫМ!"
Игътибар итсәгез, фикерләрнең күпчелеге беренче көнне үк җиткерелде. Моңа аптырарга кирәкмидер: әлеге язма бастырылган көнне интернет челтәрендә Татарстан матбугатлары арасында иң укылышлы язмалар рейтингының югары баскычында булды.
Фикерләрнең чагыштырмача күплеге укучыларыбыз арасында көрәш темасының популяр булуы белән дә аңлатыла. Ләкин без моның белән генә канәгать булмыйча, аңлы рәвештә федерация һәм Теләче якларыннан фикерләр - бармак янаулар көттек. Сабыр канаты бик тиз сынды: көтеп-көтеп көтек булгач, язма дөнья күреп төгәл бер атна вакыт узу белән "тау үзе Мөхәммәт янына барырга булды" - Татарстан көрәш федерациясе башкарма директоры Равил әфәнде Хәйруллинның телефон номерын җыйдык.
- Юк, ул язманы укымадым. Эш тыгыз. Бернәрсә дә укыган юк бу көннәрдә. Син сал аны безгә. Укырмын! - дип ышандырды Равил Хәйруллин.
Менә шул сүзләр күңелдә йөрткән тагын бер тема - көрәшебезне таныта алмау проблемасын күтәреп чыгарга этәргеч булды да инде.
...Кылт итеп, Татарстанда көрәш федерациясе җитәкчесе, Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовның Татарстанның көрәш федерациясе Президиумының быелгы утырышындагы сүзләре искә төште. Көрәш темасын матбугатта яктырту мәсьәләсе хакында сүз кузгатып, вакытлы матбугатка үтеп керү өчен кесәң калын булырга тиеш, барысы да акча сорый, дигән фикерләр җиткергән иде ул.
Ул вакытта дәшми калынса да, федерация җитәкчесе сүзләрен кире кагарлык дәлилләрне бүген җиткерергә сәбәп туды. Бүген көрәш темасын яктыртучы каләм әһелләре күпме? Аңлап язучыларны санарга кул бармаклары да җитә. Моны федерациянең үзендә дә яхшы беләләр. Шуларның берсе дә, белүемчә, үз язмасына "җан өргән" өчен федерациядән бер тиен дә акча сорамый кебек. Һәрхәлдә, татар көрәше өчен яңалык керткән - республикакүләм ярышларны текст рәвешендә онлайн трансляцияләр алып барган, һәр ярыштан репортаж оештырган, видеоматериаллар әзерләгән Intertat.ru электрон газетасының федерация казнасындагы бер тиененә дә дәгъва кылганы юк. Фәләнчә йөз меңнәр түләп эшләттергән телевидениедәге мәгълүм тапшыру белән, көрәшнең киләчәген кайгыртып, йөрәк кушканга башкарылган эшне бутарга ярамый. Хәер, бутамас өчен андый язмаларны укырга да кирәк бит әле.
Ә безнекеләр бу юлы да укымаган!..
"АКЛАНАСЫМ КИЛМИ"
Ә без укыттык - матбугатагы язма белән мәҗбүри таныштыру укучыга ничек тәэсир иткәндер, әмма Равил Хәйруллин күңелендә фикерләр уяткан иде ул. Аларны эзлекле тәртипкә салып, түкми-чәчми укучыга җиткерергә булдык.
- Аклану буларак кабул итмәгез, күңелемдәгесен җиткерәм, - дип башлады сүзен Татарстан көрәш федерациясенең башкарма директоры. - Бүген вазгыять башка төрлерәк. Элек Сабан туе һәр малайның көтеп алган бәйрәме, кайберләренә елына бер мәртәбә бил алышу урыны иде. Яулык өчен булса да, барыбыз да көрәшеп үстек. Залы да, тренеры да юк иде. Ә бүген, һәр төбәктә спорт комплекслары калкып чыккан, анда башка төрләр белән дә шөгыльләнү мөмкинлеге арткан заманда, егетләрне дә көрәш белән генә җәлеп итеп булмый. Спорт төрләре арасында көндәшлек артты. Әмма массакүләм спорт төрләре рәтенә көрәшне дә кертер идем. Әле җиңүче командаларга машиналар, көрәш келәмнәре бүләк ителгән вакытта 25-29 команда көрәшчеләре бил алышса, бүген андый мөмкинлекләр булмаган заманда көрәшчеләр саны тагын да күбрәк. Республикада башка төр көрәш ярышлары 300дән артык көрәшчене үзенә җыюны күз алдына да китерә алмый. Бер генә районда да ярышларга таяк белән куып кеше җыймыйлар бит.
- Аерым төбәкләрдә көрәшчеләр саны аз булу нәрсәгә бәйле соң?
- Каршылыклы фикер булса да, кырда бер кеше дә - сугышчы, дигән принцип белән яшим. Район башлыгы, авыл җирлеге җитәкчесе, колхоз рәисе генә дә урында көрәшне үстерә ала. Шулай булырга тиеш тә ул. Ә тренерлар бар ул. Аларга рәхмәт кенә укырлык - аз акчага да хезмәт куялар. Көрәшкә, килешәм, игътибар аз. Хоккейчы һәм футболчыларны елына бер гол керткән өчен күтәреп йөрсәләр дә, көрәшчеләргә андый мөнәсәбәт юк. Матур сөйләргә бөтен кеше булдыра, әмма көрәш үсеше өчен акча сарыф итәргә теләк белдерүчеләр юк. Ә көрәшне үстерү өчен миллионнар кирәк. Үз республикабызда гына кайнашып, көрәшне үстереп булмый инде.
Безгә халыкара, Европа дәрәҗәсенә чыгарга кирәк. Көрәшне уртак фикергә килеп кенә үзгәртә алабыз.
КАЛӘМ КӨЧЕ
Әмма көрәш белән читкә чыкканчы, аны үзебездә камилләштерергә кирәклеге бәхәссез. Милли спорт төребезне таныту җитми. Федерациянең көрәшне таныту өлкәсендәге төп кимчелеге - вакытлы матбугат белән эшли белмәү, заманга иярергә теләмәү.
Беренче проблема - республикада иң популяр спорт төрләренең берсе, алай гына да түгел, йөзек кашы саналган көрәш өчен җаваплы федерациянең рәсми сайты һәм социаль челтәрдәге төркеме булмау. Бу - замана таләбе.
Сүз дә юк, моның өчен бераз акча һәм, иң мөһиме, федерация җитәкчелегенең бу эшне аңлап кабул итүе кирәк. Кайсы җитми? Аңлау дәрәҗәсе җитми, дияр идең, әнә, татар көрәшенеке кебек чал тарихы да булмаган Татарстанның Билбау көрәше федерациясе үз сайтын булдырды бит. Югыйсә, анысын да Марат Әхмәтов җитәкләгәнен беләбез. Акча юк, дигән фикерне алга сөрүчеләр бар икән, мәсьәләне хәл итүнең юлын эзләргә кирәк. Инде бүген үк 100 мең сумлап акчаны җиңел генә кайдан табып булуын күрсәтә алабыз. Аяк астында ята ул! Ышанмасагыз, ир-егетләр арасындагы көрәштә әүмәкләшүгә әйләнгән авыр үлчәүдә бил алышуны бетереп карагыз, яисә, элеккечә, икесеннән бергә генә калдырыгыз! Елаучылар, иманым камил, 55 килограмм авырлыкны юкка чыгарган вакыттагыдан әзрәк булачак. Аның каравы, приз фондыннан гына да ел буена 100 мең сумнан ким булмаган акча янга кала. Шул акчаны федерация хезмәткәрләренең берәрсенә премия итеп бирсәгезме?! Татарча иң яхшы спорт сайты көрәшнеке булачак. Ә рәсми сайты булган спорт федерациясенең, колакка киртләп куегыз, бер үк вакытта тарихы да языла, дигән сүз ул.
Икенче проблема - федерациянең матбугат хезмәте булмау. Шуның аркасында бүген көрәшне яктыртучы журналистлар, матбугат чаралары аз. Федерациянең яңалыкларын газета-журналлар, мәгълүмат агентлыкларына яшен тизлегендә таратучы, төрле матбугат конференцияләрен оештыручы, чыккан материалларны "эше тыгыз" түрәләр алдына каһвә белән бергә китереп бирүче хезмәт җитми. Татарстан көрәш федерациясе үз тарихында ничә тапкыр матбугат конференциясе уздырды икән? Ике-өч! Аларына да башлангычны аерым көрәш турнирларын гамәлгә куючылар буларак "Ватаным Татарстан" һәм "Сабантуй" газеталары башлангыч бирде. Аңа карап, федерация дә бөлмәде, ә көрәш яңалыгы гомер булмаганны дистәләгән матбугат чарасында урын алды.
Бүген көрәш сөючеләрнең төп аралашу урыны - социаль челтәрдәге "Батырлар" төркеме. Ләкин аның һич кенә дә федерациягә кагылышы юк. Шуңа төркемдә тәртип тә аксый - мәгълүмат күп, эзлеклелек юк. Ә бит асылда федерациянең үз рәсми төркеме булырга һәм ул көрәш җанлы кешеләрне үзенә бәйләп тотарга тиеш. Әлеге эш өчен сайт тотуга караганда да азрак акча сорала.
Моны аңлау өчен интернет чорында туарга, йә булмаса "яңадан туарга" гына кирәк...
Нет комментариев