Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Татар радиосы” директоры Динә Гәрәева: “Гади авыл егетен дә ир итеп сайлый алыр идем” - Интертат

Автор: Алинә АЙДАРОВА Фото: Солтан Исхаков Татар эстрадасы белән азмы-күпме таныш кешеләр өчен яхшы таныш исем ул. "Татар җыры" концертларында булган тамашачылар да Динә Гәрәеваның кем икәнен беләдер. "Интертат" популяр татар радиосының җитәкчесе булып эшләгән Динә туташ белән таныштыра. Ни өчен "Барс медиа" җитәкчесе Марат Гәрәев кызын эшкә башта кассир итеп кенә урнаштырган? Динәнең йөргән егете бармы? Популяр радио директорының нәрсә алырга акчасы җитми?

"Сез татарча белмисез, ә үзегез татар телен үстерәбез, дисез" Динә турында "татарча белми" дип сөйлиләр. Әмма ул үзе бу сүзләрне кире кага. Ул үзен татар телен белмәүдә гаепләгән журналистны да искә төшерде. - Нинди генә матбугат конференциясе үткәрсәк тә, без ике телдә аралашырга тиешбез. Татар журналистларын гына дәшмибез бит, рус теллеләр дә була. Әгәр дә татарча гына аралашсак, алар бернәрсә аңламаслар иде. Шулай бер журналист (кайсы матбугат чарасыннан булуын һәм исемен хәтерләмим) миңа: “Сез татарча белмисез, ә үзегез татар телен үстерәбез, дисез”, - дип шелтәсен белдерде. Беренчедән, һәрбер конференция алдында ике телдә дә аралашачагыбыз алдан әйтелә. Икенчедән, журналистларга сүз гомумән бирелмәгән иде. - Нәрсә дип җавап бирдегез? - Бу сүзләргә мин, башкалар аңласын дип, миңа шулай дип әйтүче журналистны котыртып, русча җавап кайтардым: “Мин сезне аңладым. Зинһар, утырыгыз”, - дидем. Ә менә нәкъ журналистларны кызыксындырган сорауларга җавап бирү өлешендә мин үзем: “Сезнең нинди соравыгыз бар иде әле”, - дип татар телендә аралаша башладым. Билгеле, кунакларыбыз сүзсез калды. Әлеге журналист үзен өстен куеп, калганнарны аңгыра һәм надан итеп, үзен генә акыллы итеп күрсәтергә теләде. - Ялгышы өчен гафу үтендеме? - Без үткәргән матбугат конференцияләрендә ул журналистны башка күрмәдем дә. Чыннан да, Динәнең татар телендә аралашуына шелтә белдереп булмый. Ике сәгать дәвамында татарча гына сөйләштек. Ул татар классикларын яратып укуын әйтте. Мөхәммәт Мәһдиев, Галимҗан Ибраһимов әсәрләрен телгә алды. Динә Гәрәева 1985 елда Казанда “Барс-медиа” компаниясенең директоры Марат Гәрәев һәм башлангыч сыйныф укытучысы гаиләсендә туган. Инглиз теле курсларына йөри, теннис белән шөгыльләнә һәм бию түгәрәгенә йөри. Акча ягыннан Динә, үзе әйтмешли, комфорт шартларда тәрбияләнә. “Әти белән әни кирәген сатып алалар һәм бүләк итәләр иде”, - дип искә төшерә ул үзе. Үсә төшкәч, ул Казан шәһәренең 155 татар гимназиясенә укырга керә. - Мәктәптә яхшы укыдым. Химия, физика, алгебра һәм башка фәннәрне татарча укыттылар. Безнең класста начар укучылар булмады да. 28 баладан 17 кеше алтын медальгә тәмамладык. Бездә кешелеклелек сыйфатларын булдырдылар. Татар гимназиясендә укуым белән горурланам, - ди Динә. Марат Гәрәева кызы белән. Фото: instagram.com/dina_garaeva “Англиягә укырга киткәндә, әйләнеп кайтуыма шигем юк иде” - Әти миңа һәрвакыт әйтеп килде: “Син безнең гаиләбезгә кызыллык китерергә тиеш түгелсең!”. Шуңа күрә яхшы укырга тырыштым. Мәктәпне алтын медальгә тәмамлап, КФУга бюджет бүлгенә укырга кердем. "Бюджет урынны сатып алганнардыр, әтисенең кем икәнен белгәч, шундый карарга килгәннәрдер". Әлеге сүзләрне еш ишетергә туры килә иде. Ул чорда сатып алу дигән алым, гомумән, киң таралмаган иде. - Белемегез буенча сез кем? - Беренче белемем буенча мин икътисадчы. Шулай ук юридик факультетны да тәмамладым. Укуымны Лондон шәһәрендә дәвам иттем. Инглиз телен камил беләм. - Лондонда укыганда, кайда яшәдегез? - Тулай торакта, әлбәттә. Бездә профком дип аталучы оешма Англиядә дә бар. Шунда эшләдем. - Нишләп анда гына калмадыгыз? - Кире әйләнеп кайтам дип киткән идем, шуңа калмадым. Анда бары тик тәҗрибә туплар, укыр өчен киттем. Калырлык булсам, бәлки 11 сыйныфны тәмамлагач ук башка илгә юл тотар идем. Өстәвенә хәзер уйланам: әгәр дә калган булсам, татар телен дә оныткан булыр идем. Татар телендә генә түгел, рус телендә дә аралашу бик эләкми иде анда. - Англиядә укый алырлык дәрәҗәдәге кешеләр бай була инде, әйеме? Энегез дә Гарәп әмирлегендә укыды... - Әти-әнигә белем биргәннәре өчен рәхмәт. Тик мин алар түккән акчаны акладым. Яхшы укырга тырыштым. Шуны әйтеп китәргә кирәк: бертуган энем белән без беркайчанда акчада коенып яшәмәдек. Акчаның кайдан килүен, аны булдырыр өчен әтинең күпме көч түккәнен без белеп үстек. Әлбәттә, әти белән әни кирәк әйберне сатып алып бирәләр иде. Шулай да, чамасын белеп. “Барс-медиа”га кассир булып урнашкан идем” Беренче курста укыганда Динәнең әтисе – Марат Мәүлет улы, кызының буш вакыты пәйда булуын аңлап ала һәм аны эшкә чакыра. Марат Гәрәев һәм Динә Гәрәева. Фото: instagram.com/dina_garaeva - Кассир булып эшкә урнаштым. Ул вакытта компакт-дисклар барлыкка килгән генә иде әле. Минем вазифам шуларны сату иде. Карьерам нәкъ менә шулай башланды да. Соңыннан инде профессия буенча бухгалтерия өлкәсендә эшләдем. Минем өчен бик яхшы практика булды. Билгеле, “әти кызы” дигән төшенчәне Динәгә дә тагарга була. Әтисе компаниянең “хуҗасы” булгач, ничек инде кызын эшкә алмасын?!. Әмма Динә әтисе кул астында гына эшләмәгән. Англиядән әйләнеп кайткач, ул контракт буенча Мәскәүгә китә. - 2013 елда - Универсиада вакытында, аэропорт белән вокзал арасында электричка ачтылар. Өч көн тестлар үтеп йөргәнемне һаман да хәтерлим. Эшкә алу турында хәбәр килгәч, группа җыеп, Казанга юл тоттым. Тимер юллар белән бәйле эштә дә, радиода да шул ук бер тәртип – кеше белән эшли белү кирәк. Контракт буенча 2-3 ел эшләгәч, янәдән “Барс-медиа”га әйләнеп кайттым. Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/shou-biznes-yanalyklary/tatar-radiosy-direktory-din-g-r-eva-gadi-avyl-egeten-d-ir-itep-saylyy-alyr-idem/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев