Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарның беренче эротик җырын фин татарлары башкарды – Дәниз Бәдретдин

Финляндия татарларының "Башкарма" төркеме чыгарган "Кизләү" альбомында "Эльмира" әсәре бүген дә яратып тыңлана.

(Казан, 18 апрель, "Татар-информ", Мөршидә Кыямова). "Башкарма" төркеме күптән таркалган булса да, биредә яңгыраган җырларны бүген дә яратып тыңлыйлар, ә минем үземне таныйлар. Татарстанда иҗат итүче егетләр дә килеп соклануларын белдерә. Димәк, без башкарган хезмәт, безнең төркем татар яшьләренә йогынты ясаган", - ди Финляндиядә яшәүче милләттәшебез, музыкант, "Башкарма" төркемен оештыручы Дәниз Бәдретдин.
Встреча с лидером финско-татарской группы Башкарма
Казанның "Смена" заманча мәдәният үзәгендә Дәниз Бәдретдин белән очрашу булып узды. Журналист, музыкант Рәдиф Кашапов оештырган әлеге проект фин татарлары "Башкарма" төркеменең 1990 елда чыккан "Kизләү" альбомына багышланган иде. Рәдиф Кашапов сүзләренә караганда, төркемнең "Кизләү" дип исемләнгән тавыш тәлинкәсенә кертелгән әсәрләрне бүген дә яшьләр яратып тыңлый, әмма бу төркем турында, аның музыкантлары хакында аз сөйлиләр, аз язалар.
Һәвәскәр музыкант һәм җырчы Дәниз Бәдретдин - заманында нык яңгыраган "Башкарма" төркемнең җитәкчесе. Бу төркем Финляндиядә 1970 елларда оеша һәм шактый киң таралу ала. Төркемнең составы: Динә Азиз - вокал, Бәтүл Хәйретдин - вокал, Алкара - акустик гитара, Кәрим Шакир - акустик гитара, бас-гитара, Дәниз Бәдретдин - акустик гитара, бас-гитара, вокал.
Встреча с лидером финско-татарской группы Башкарма
Финляндия татарларының "Башкарма" төркеме чыгарган "Кизләү" альбомында "Эльмира" әсәре бүген дә яратып тыңлана. Бу әсәрне музыкант татарның беренче эротик җыры дип тә раслады.
Хәбәр иткәнебезчә, "Башкарма"да профессональ музыкантлар уйнамый, әмма шуңа да карамастан, татар әсәрләренең аһәңен каннарына сеңдергәнгә күрә, җыр-моңнарны үзенчәлекле итеп башкаралар. Европа музыкасының татар көйләре белән күркәм синтезы барлыкка килә. Ул колакка ятышлы ритмнардан, бормалы көйләрдән гыйбарәт.
Встреча с лидером финско-татарской группы Башкарма
"Илһам Шакировның Финляндиягә килгән чакларын хәтерлибез, җырларны аның репертуарыннан отып кала идек. Шул ук вакытта Союздан төрле пластинкалар кайтарыла иде. Җырларны шулай таба идек. Нота буенча түгел, ишетеп-тыңлап өйрәнә идек", -ди Дәниз әфәнде. Татарстанга беренче гастрольләре 1989 елда оештырыла. Мәскәүдә дә чыгыш ясаганнан соң "Башкарма"ны Россия буйлап иҗади сәфәргә чакыралар, әмма төркем музыкантлары бу тәкъдимне кире кага һәм төркем таркала, чөнки музыкантларның "Башкарма"дан тыш төп эш урыннары барлыгын да истән чыгармаска кирәк.

Чыганак: http://mediametrics.ru/favicon/tatar-inform.tatar.ico

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев