Татарстан мәҗбүри электрон ветеринария сертификациясенә күчә
Ведомство белгечләре учреждениеләрнең "Меркурий" Федераль дәүләт мәгълүмат системасында (ФГИС) ветеринария документларын рәсмиләштерүне дәвам итә.
(Казан, 12 ноябрь, "Татар-информ"). Татарстан мәҗбүри электрон ветеринария сертификациясенә күчә. Хәзерге вакытта 46 район һәм шәһәр дәүләт ветеринария бюджет учреждениесе электрон документлар әйләнеше булдыруга әзерлекләрен белдергән. Бу хакта Россия Авыл хуҗалыгы өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе хәбәр итә.
Ведомство белгечләре Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм Татарстан Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсе белән берлектә учреждениеләрнең "Меркурий" ФГИСы ветеринария документларын рәсмиләштерүне дәвам итә.
Сүз ит, иттән әзерләнгән ризыклар, кош ите, кайнатылмаган сөт, балык, балык продуктларына ( исемлеккә сөттән әзерләнгән ризыклар керми) электрон сертификат бирү турында бара.
Бүгенге көндә мәгълүмат системасында республиканың 670 ветеринария хезмәтен кулланучы теркәлгән. Дәүләт ветеринария белгечләре тиешле өйрәнү уза. Ел ахырына кадәр 140 кеше әзерлек дәресләрен узарга тиеш.
Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/11/12/152163/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев