Татарстан Президенты велосипед белән эшкә килде
Бүген иртән Рөстәм Миңнеханов бер төркем велоспортчылар белән Казансу ярында очрашты. Әлбәттә, һәркем үз велосипеды белән килгән иде.
"Казан" Милли-мәдәни Үзәк янындагы очрашуда велоспорт тарафдарлары Президентка рәхмәтләрен җиткерделәр. Бүгенге көндә Казансу яры буенча велосипедта йөрү өчен уңайлы шартлар тудырылган, ә 1 июнь көнне зур масштабта "Велотөн" акциясе узган иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев