(Казан, 10 апрель, "Татар-информ", Алмаз Шиһабетдинов). Мәскәүдә үтәчәк "Эшли башлаучы фермер" ("Начинающий фермер") V интеллектуаль уенын финалында Татарстанны ике команда тәкъдим итәчәк. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына команда вәкилләре белдерде.
Уенның беренче этабы Россиянең 45 субъектында узган, анда 43 аграр югары, 23 махсус йорты, 7 укучылар төркеме катнашкан. Тәкъдим ителгән 73 эштән 43е сайлап алынган. Шулар арасында Татарстаннан ике команда бар.
"Алтын мөгез" - болан үрчетү проекты
Алар - "Алтын мөгез" ("Золотой рог") крестьян-фермер хуҗалыгы базасында болан үрчетү проекты тәкъдим иткән Казан дәүләт аграр университеты студентлары һәм "Сөтле үзән" ("Молочная долина") кәҗә үрчетү проктын тәкъдим итүче белән Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумы командасы.
Казан дәүләт аграр университетының 4 курс студенты Айгөл Шәмәгъсүмова "Алтын мөгез" проектын чынга ашырырга теләген белдерде.
"Безнең проект боланнарны үрчетүгә корылган. Бу проектны без юкка гына сайламадык. Маралларның (болан токымы) мөгезләре бик кыйммәт йөри. Мөгезләрдән ясалган дарулар кешегә бик тә шифалы. Итләре дә диетик, шуңа аларга сорау зур. Маралларны үрчетүнең тагын бер сәбәбе: алар Татарстанда бары тик туризм өчен генә үрчетелә, ә без аларның керем китерүчеләр буларак та карыйбыз," - ди студент.
Студентлар фикеренчә, боланнарны үрчетүнең иң уңайлы урыны Биектау районы: "Биектау районында инфраструктура уңай. Район Казанга да якын урнашкан, һава шартлары да туры килә," - ди студент.
Айгөл бу проектны эшмәкәрләргә дә тәкъдим итә. Аның исәпләве буенча проект елына 1,6 млн.чиста керем китерә ала: "Боланнарны үрчетүдә хәзер күп акча эшләп була. Моның өчен бары тик теләк һәм башлап җибәрү өчен акча кирәк. Безнең хисап буенча елына минималь 1,6 млн, максималь 2,5 млн сум акча эшләп була. Болан үрчетү Татарстан өчен актуаль, чөнки терлекчелекнең бу тармагында конкуренция юк диярлек. Табигать шартлары да маралларны үстерүгә туры килә. Алар гадәти ризык ашыйлар, шул ук печән, салам, бодай, борчак. Җәен көтүлекләргә чыгарсаң да, агуланырлар дип куркырлык сәбәп юк".
Проектның җитәкчеләре: Михайлова Лилия Валериковна һәм Әүхәдиев Фаяз Нурислам улы. Проектны әзерләүчеләр: Зөһрә Низамова, Айгөл Шәмәгъсумова һәм Айгөл Бикулова.
Тәтеш студентларыннан "Сөтле үзән" проекты
Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумы бу бәйгегә кәҗә үрчетү ысулын тәкъдим иткән. "Сөтле үзән" проекты җитәкчесе Шамил Гафуров "Татар-информга" моның сәбәбен сөйләп китте.
"Без проект итеп кәҗә үрчетүне сайладык. Моның берничә сәбәбен атап китеп була: беренчедән, кәҗә сөте төрле авыруларга файдалы, икенчедән, сөттән сыр ясап була. Бу проектны ясаганда без сыр ясауны һәм сөт эшкәртүне күздә тоттык. Проектның үз чыгымнарын аклау вакыты - 2 ел", - ди ул.
"Кәҗә сөте ана сөтен тулаем алыштыра. Сөте булмаган аналар кәҗә сөтен курыкмыйча балаларына эчерә ала. Кәҗәнең сөтеннән күбесе ис килә дип зарлана, әмма тиешле рәвештә ашатсаң һәм карасаң, моны булдырмаска мөмкин", - ди проект җитәкчесе. Аның фикеренчә, кәҗә сөтеннән ясалган продуктлар һәрвакыт халыкка кирәк булачак. "Сөтне сыйфатлы эшкәртсәң, ул балаларның алергияләрен бетерергә һәм өлкән яшьтәге кешеләргә булыша ала. Кәҗәне, беренче чиратта, дөрес ашатырга кирәк. Хайван һәркөн микроэлементлы витаминнарны алып торырга тиеш. Кишер, кәбестә кебек яшелчәләр бирсәң, була.
Икенче фактор ул - чиста урын. Төрле авырулар таралмасын өчен урын җирләрен чисталыкта тотарга кирәк. Өченче фактор - кәҗә тәкәләрен аерым бер бүлмәдә тоту кирәк", - ди ул.
Проектның җитәкчесе: Гафуров Шамил Иргиз улы. Проектны әзерләүчеләр: Үлмәс Акдәүләтов, Екатерина Волкова, Дмитрий Гришин, Валентина Еремеева.
Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумы бу бәйгедә 3 тапкыр катнаша. Финалда - икенче тапкыр. "Финалга чыгу Тәтеш өчен җиңүгә тиң" - ди Шамиль Иргизович.
Үзенең 95 еллык тарихында техникум студентлары 2 тапкыр Мәскәүгә бару мөмкинлегенә ирешкәннәр. Икесе дә әлеге бәйгегә катнашу нәтиҗәсендә ирешелгән уңыш.
Финалда җиңүчеләрнең проектлары "2013-2020 елларда башлангыч фермерларга ярдәм" бәйгесендә катнашып, үз авыл хуҗалыгы бизнесын башлау өчен грант ота ала.
Нет комментариев