Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанда 1 млн. 947,6 мең кв. метр торак сафка кертелгән

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов видеоконференция режимында республиканың бөтен муниципаль районнары белән киңәшмә уздырды.

(Казан, 11 ноябрь, «Татар-информ»). Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан 2017 ел башыннан 1 мең 699 тикшерү үткәрелгән. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Хезмәтне саклау нормалары һәм кагыйдәләрен бозу өчен 13 млн. 619 мең сумга 455 беркетмә төзелде. Үзен-үзе җайга салучы оешмалар әгъзалары булган 1 мең 286 оешманы тикшергән. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне видеоконференция режимында республиканың бөтен муниципаль районнары белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.

Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, бүгенге көнгә Татарстанда 1 млн. 947,6 мең кв. м. торак сафка кертелгән, бу узган елга караганда 100,9 % тәшкил итә. Питрәч, Әтнә, Биек Тау һәм Актаныш, Балык Бистәсе районнарында еллык план тулысынча башкарылган. 15 декабрьгә кадәр башка муниципалитетлар да эшне тәмамларга тиеш.

Социаль ипотека программасы буенче төзелүче 79 йорттан әзерлеге югары дәрәҗәдә - 69 объект, уртача - 10 объект.

Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды статистика органнарына 351,0 мең кв. метрлы мәйдандагы 6 мең 196 фатирлы 132 йорт буенча хисап тапшырган инде.

Бөек Ватан сугышы ветераннарының торак шартларын яхшырту программасы буенча 32 ветеранга 12 йорт төзелә. Бүгенгә 4 объектта эшләр тәмамланган, 5 йорт төзелеше тәмамланып килә, өчесендә эшләр уртача дәрәҗәдә.

Ятим балаларның һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларның торак хокукын гамәлгә ашыру программалары кысаларында республика милкенә 305 торак сатып алынган. 10 ноябрь көненә 187 торак урыны республика милкенә сатып алынган һәм яллау шартнамәсе буенча ятим балаларга тапшырылган, 36 торак урыны буенча сатып алу алдыннан башкарылучы гамәлләр әзерләнә; тагын 82 торак урыны төзелеш тәмамланып килүче йортларда сайлап алынган.

Аерым категория гаржданнарының торак шартларын яхшырту буенча 2017 елга 159 гаиләне торак белән тәэмин итү планлаштырылган. 10 ноябрьгә сертификатлар 50 күп балалы гаиләгә теркәлгән, бүгенгә 49 документ гамәлгә ашырылган.

Инвестицион торакны төзү программасы буенча 49 торак йорттан 39 объект төзелеше тәмамланып килә, 10сы - уртача әзерлектә.

Ирек Фәйзуллин сүзләренчә, бүген муниципалитетларда "Татэнергосбыт" бердәм хисап үзәге белән килешүләр төзү эше дәвам ителә. Аның аша халыкның коммуналь түләүләрен берләштерү һәм акча агымын тикшерүгә ярдәм итәчәк.

"Бөтенесе өчен бер линия булырга тиеш. Акча җыю һәм юнәлдерү эше системасын ачык итәргә кирәк. Ышанам, әлеге хисап үзәге белән әлеге эш нәтиҗәле булачак", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/11/11/152119/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев