Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанда 2018 елда 38 республика программасы тормышка ашырылачак

ТР Президенты республиканың социаль программаларын тормышка ашыру икътисад көчле булганда гына мөмкин, диде.

(Казан, 21 декабрь, "Татар-информ", Лилия Гаделшина). Татарстанда 37 социаль программа тормышка ашырыла, республика Президенты Рөстәм Миңнеханов киләсе 2018 елда 38 программа гамәлдә булачагын белдерде. Бу хакта ул бүген Казанда, "Корстон" комплексында узган ТР Муниципаль берәмлекләр советының XII съездында сөйләде. Съездның көн тәртибенә республика программалары нигезендә җирлекләрнең социаль-икътисади үсешен тәэмин итү мәсьәләсе куелган иде.

Республикада 956 муниципаль берәмлек исәпләнә. Рөстәм Миңнеханов Татарстандагы кебек киң колачлы социаль программалар Россиядә башка бер төбәктә дә шул дәрәҗәдә тормышка ашырылмавын искәртте.

"Безнең төп максат - халык кайда яшәвенә карамастан, - шәһәрдәме, авылдамы - тормыш сыйфаты бертөрле югарылыкта булырга тиеш. Иң мөһиме хәзер сафка бастырылган барлык социаль объектлар нәтиҗәле файдаланылсын. Киләсе елда 38 республика программасын тормышка ашыру көтелә. Муниципаль берәмлекләр җирлектәге беренче чиратта чишелеш таләп иткән социаль мәсьәләләрне әлеге программалар аша хәл итәргә тырышсын. Программаларның уңышлы эшләвенә муниципаль берәмлек башлыклары, икътисадыбызның нигезен тәшкил иткән эре предприятиеләр, төзүчеләр зур өлеш кертә. Шулай ук Россия Хөкүмәтенә һәм Президентына рәхмәт, безгә шактый гына федераль программаларда катнашу социаль мәсьәләләрне чишәргә ярдәм итә", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Президент социаль программаларны төбәк икътисады көчле булганда гына тормышка ашырып булуын искәртте. Бу уңайдан ул Татарстанның 2017 елдагы нәтиҗәләрен телгә алды. Шулай итеп, тулаем төбәк продукты үсеше 3 процент тирәсе, сәнәгать җитештерүе индексы - 2 проценттан, авыл хуҗалыгы продукциясе үсеше 5 проценттан күбрәк булыр көтелә. Татарстан Россиядә авыл хуҗалыгы буенча - 3нче, төп капиталга инвестицияләр буенча - 4нче, сәнәгать җитештерүе һәм шулай ук яңа тораклар төзү буенча 5нче урыннарда килә. Республика тулаем төбәк продукты һәм төзелеш күләмнәре буенча - 8нче, ваклап сату сәүдә әйләнеше буенча 8нче тора. Ә Идел буе федераль округында, төп күрсәткечләр буенча, беренчелекне били.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/12/21/154773/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев