Аксубай районының МЮД бистәсендә үтерелгән кеше - 76 яшьлек хатын-кызны үтереп, мәетен идән астына яшерүдә шикләнелгән 29 яшьлек хатын Чиләбедә тоткарланган мәете үзе яшәгән йортның идән астында табылган. Бу хакта "Авыл таңнары" газетасы яза.
"Бу турыда беренчеләрдән булып гомере өзелгән карчыкның кызы чаң суга - 18 март көнне ул әнисенең...
Аксубай районының МЮД бистәсендә үтерелгән кеше - 76 яшьлек хатын-кызны үтереп, мәетен идән астына яшерүдә шикләнелгән 29 яшьлек хатын Чиләбедә тоткарланган мәете үзе яшәгән йортның идән астында табылган. Бу хакта "Авыл таңнары" газетасы яза.
"Бу турыда беренчеләрдән булып гомере өзелгән карчыкның кызы чаң суга - 18 март көнне ул әнисенең хәлен белергә килә, әмма капкада терәүгә юлыга, авылларда гадәттә, өйдә юклыкны искәртеп, агач таяк куеп калдыралар. Өй ишеге дә йозакка бикләнгән булып чыга, әмма сарайда һәм верандада ут яна. Куркуга төшкән хатын участок вәкиленә мөрәҗәгать итә. Әбине күршеләре соңгы тапкыр 15 март көнне күргәннәр, - дип аңлаткан иде март аенда полиция җитәкчесе урынбасары Владимир Семенов. - Өйне тикшергәндә, әби йоклаган карават тузылган була, бүлмәдә дә тәртипсезлек сизелә".
Көч кулланып үтерелгән хатын-кыз мәете үзе яшәгән бүлмәнең кулланылмый торган идән астында табыла. Өстәвенә идән астына төшә торган урын, беркайчан да ачылмаган сыман, келәм белән капланган була.
Оператив-тикшерү төркеме вакыйга урынында зыян күрүченең битендә якынча дүрт тапкыр кадалган-киселгән яралар булуын ачыклый. Тикшерү төркеменең якынча фаразларына караганда, яраларның канга охшаш куе кызыл төстәге таплар булган кухняда табылган балта белән ясалуы ихтимал.
Әлеге карчык 1967 елгы улы һәм аның 1988 елгы өйдәш хатыны белән бер йортта яшәгән була. Ир яшь хатын белән интернет аша таныша, 2016 елның ноябрендә хатын аның янына яшәргә килә, хәтта пропискага да керә. Лилия Нәбиева 1988 елның 4 гыйнварендә Чита өлкәсендә туа, Ангарск шәһәрендә яшәгән була. Ир 9 март көнне, никахсыз хатынын әнисен карарга калдырып, акча эшләргә китә. Җинаятьнең төгәл кайсы көнне эшләнүе хакында әлегә мәгълүмат юк.
Мәет табылганнан соң, полиция хезмәткәрләре бу хатын-кызның җинаять кылуда катнашы булуына шикләнәләр. Һәм Лилия Нәбиеваны федераль эзләүгә бирәләр.
Әлеге хәлдән соң бер ай дәвамында "Раскольникова" автостоп белән Чиләбегә барып җитә, тимер юл вокзалында "көньяк "ка билет алганда аны Чиләбенең полиция хезмәткәрләре тоткарлыйлар.
Пәнҗешәмбе көнне Лилия Набиева Россия полициянең Аксубай районы буенча бүлегенә китерелде - ул үз гаебен тулысынча таный һәм җинаять кылуына үкенә. Сорау алу барышында эшнең башка моментлары да ачыклана - хатын өлкән яшьтәге хатын-кызны үтереп кенә калмый, аның 70 мең сум акчасын да үзләштерә. Акчаларның бер өлешен "Раскольникова" туздырган, калганы йолып алына. Җомга көнне Аксубай район суды тикшерү эшләре барган чорда шикләнүчене кулга алу турында карар чыгарды.
Чыганак:http://www.saby-rt.ru
Нет комментариев