Казан, 25 июль, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Быел Татарстанда ике һәм аннан күбрәк предметтан бердәм дәүләт имтиханы буенча 100 баллны 4 укучы җыйган. Былтыр берәр имтиханын булса да 100 баллга тапшыручылар 135 булса, быел алар - 123. Әлеге мәгълүматларны бүген Татарстанның Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов җиткерде.
Мамадыш шәһәренең академик Вәлиев исемендәге 2 нче лицей укучысы Алинә Нурмиева рус теле һәм биологиядән БДИ буенча 100 балл җыйган. Казанның 177 нче лицее укучысы Алмаз Дәүләтшин химия һәм биология буенча имтиханнарын бер хатасыз эшләгән. Казанның Идел буе районы 139 нчы гимназиясен тәмамлаган Илсинә Гыйльметдинованың рус теле, химия, биология буенча имтиханнары 100 балл дәрәҗәсендә бәяләнгән. Бөгелмәнең 16 нчы мәктәбенең чыгарылыш сыйныфы укучысы Анастасия Золотухина да рус теле, химия һәм биология буенча имтиханнарын 100 баллга тапшырган.
Әйтергә кирәк, Татарстанда рус теле буенча 100 баллга ия булучылар кимегән - 88 дән 51 гә калган. Математиканың профильле юнәлеше, география буенча да 100 балл алучылар кимегән. Былтыр математиканы 100 баллга 16 кеше тапшырган булса, быел - нибары берәү. Географиядән 2016 елда 100 баллны 6 укучы җыйган, быел берәү дә юк. Аның каравы, физика (3 тән 5 кә кадәр арткан), химия (8 дән - 21 гә), биология (4 тән - 14 кә кадәр), информатика (8 дән - 23 кә кадәр), рус әдәбияты (2 дән 7 гә җиткән) буенча уңай динамика күзәтелә.
Соңгы 4 ел эчендә беренче тапкыр җәмгыять белеме буенча бер укучы 100 балл җыйган. Ул - Яр Чаллының Пушкин исемендәге 78 нче лицеен тәмамлаган кыз.
Югары баллга ия булучылары белән Бөгелмә, Түбән Кама, Азнакай, Саба, Лениногорск, Яшел Үзән, Казан, Чаллы горурлана ала. Кама Тамагы, Апас, Кайбыч, Мөслим, Ютазы, Тукай, Балык Бистәсе районнары бу мәсьәләдә калыша.
Энгель Фәттахов әйтүенчә, якынча мәгълүматларга караганда, Татарстанда рус теле буенча БДИ нәтиҗәләре, Россиянең күпчелек төбәкләре белән чагыштырганда, югарырак. Рус теле буенча Мәскәү 0,7 баллга гына уздырган. Профильле математика буенча Мәскәү һәм Санкт-Петербургта да, безгә караганда күрсәткечләр түбәнрәк.
Рус теле буенча БДИ ның уртача баллы узган елдан 0,43 баллга гына ким. 2009 ел белән чагыштырганда, рус теле буенча белем дәрәҗәсе 54,5 тән 72,57 процентка кадәр арткан. Рус теле буенча иң югары нәтиҗәгә ирешүче - Бөгелмә районы. Казан, Чаллы, Саба, Түбән Кама, Лениногорск, Кукмара районнары да тотрыклы рәвештә югары күрсәткечләргә ия. Әлки, Чүпрәле, Балык Бистәсе, Кайбыч, Апас районнарында рус теле буенча уртача балл түбәнрәк. Питрәч, Мамадыш, Спас районнары былтыргы күрсәткечләрен берникадәр яхшырткан.
Профильле математиканы 64,5 процент укучы тапшырган. 2009 ел белән чагыштырганда, уртача балл 41,9 проценттан 55,2 процентка кадәр арткан. Буа, Мамадыш, Сарман, Спас, Питрәч, Теләче, Ютазы районнары республика буенча уртача баллдан югарырак нәтиҗә күрсәткән. Апас, Баулы, Нурлат, Тукай районнарында уртача балл кимегән.
Татарстанда барлык предметлар буенча минималь бусаганы уза алмаучылар да Россиянең башка төбәкләренә караганда азрак. Республиканың чыгарылыш укучылары барысы да рус теле буенча минималь чикне узган. Профильле математика буенча минималь бусаганы 7 кеше уза алмаган, ягъни 0,07 процент дәрәҗәсендә, Россиядә исә бу күрсәкеч 14,3 процент. Математиканың база өлешен уза алмаучылар 0, 08 процент, Россиядә ул - 3,45 процент. Минималь бусаганы уза алмаучыларның күпчелеге - биология тапшыручылар. Алар - 192 бала, ягъни, 6, 93 процент. Химия буенча минималь чикне үтә алмаучылар - 5,5, җәмгыять белеме буенча 4,81 процент дәрәҗәсендә. Физика һәм химия буенча имтиханнарның уртача баллы арткан.
Нет комментариев