Элек хөкемдә булган 31 яшьлек Рамил Гомәров "Җәберләү" һәм "Балигъ булмаган баланы тиешенчә тәрбияләмәү, аңа мәрхәмәтсез булу" маддәләре буенча гаепле дип табылган.
Суд 2016 елның декабрендә Гомәровның даими рәвештә 5 яшьлек улын кулы белән сугып һәм каеш белән кыйнавын ачыклаган.
Гомәров үз гаебен тулысынча таныган. Элегрәк тә хөкем ителү җәзасы булганлыктан, дәүләт гаепләүчесе фикере белән суд Гомәровны 3,5 елга гомуми режимдагы төзәтү колониясенә хөкем иткән.
Нет комментариев