Татарстанның чиста урманнары
Елның елында республикада "Татарстанның чиста урманнары" акциясе уза. Татарстанның Министрлар Кабинеты урманнардагы санитар-экологик халәтне яхшырту максатыннан махсус карар кабул итте: 15 апрельдән 15 июньгә һәм 15 сентябрьдән 15 ноябрьгә кадәрге аралыкларда шул исемдә табигатьне саклау акциясе үтә. Хәтерлисездер, мондый акцияләрнең элеккеләре турында да газетада һәрдаим хәбәрләр биреп бардык. Заманында "Ашыт"...
Елның елында республикада "Татарстанның чиста урманнары" акциясе уза.
Татарстанның Министрлар Кабинеты урманнардагы санитар-экологик халәтне яхшырту максатыннан махсус карар кабул итте: 15 апрельдән 15 июньгә һәм 15 сентябрьдән 15 ноябрьгә кадәрге аралыкларда шул исемдә табигатьне саклау акциясе үтә.
Хәтерлисездер, мондый акцияләрнең элеккеләре турында да газетада һәрдаим хәбәрләр биреп бардык. Заманында "Ашыт" сакланышы хезмәткәрләре белән берлектә Дусымга бара торган юлдагы агачлыкны чүп-чардан арындырып, җыештырып та йөргән идек әле.
Күптән түгел Татарстанның Урман хуҗалыгы хезмәткәрләре тарафыннан җирле үзидарәләр белән берлектә мондый акцияләрне уздыру территорияләрен тәгаенләделәр. Ә без, вакытлы матбугат хезмәткәрләре, аларның кайда һәм ничек үтәлешен, газета битләрендә даими рәвештә яктыртып барачакбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев